• Новости

    Дети войны. Альта Махмутова

    Альта Мәхмүтова.

    Сугыш елларында. Икенче өзек

     

    Барлык халык (укытучылар да) кебек, әни дә бик күп эшли иде. Сеңлем белән мин аны күрми дә идек. Әни (Вәлиәхмәтова Рөкыя) истәлекләреннән: “Әтиегезне озатканнан соң мин дүрт кыз бала белән калдым. Олылары – сезнең апаларыгыз Наҗия белән Рәмзия – мәктәптә укыйлар, Альта балалар бакчасына йөри, ә кечкенә Алиса – өйдә. Аны күршедә тора торган Бәдәр апагыз карады. Әтиегездән хат-хәбәр юклыгы бик борчый: аның юлдан бер генә хаты килде дә, башка бер хәбәр дә булмады... Мәктәптә эш бик күп: ир-ат укытучылар бер-бер артлы сугышка китеп тордылар, алар укыткан фәннәрне кемдер укытырга тиеш. Ир-ат укытучыларны (ә алар мәктәптә күпчелек иде) без – хатын-кызлар алмаштырырга тиеш булдык. Беренче чиректә берничә мәктәп директоры һәм завуч алышынды (аларны РОНО билгели генә, военкоматтан повестка килеп, сугышка китеп баралар). Шуннан соң мине завуч, Гөлсем Гайнуллинаны директор итеп куйдылар. Без, киткән ир-ат укытучылар урынына, мәктәпне бетергән берничә кызны чакырдык, хәтта унынчы класс укучылары да укытты”.

    Әни сөйләвенчә, 1941-1942 елгы кыш бик салкын булган, колхоз бакчасындагы һәм өйләр янындагы бакчалардагы алмагачлар, шулай ук безнең бакчадагылар да, өшеп беткән. Зәмһәрир суыклары белән килгән кырыс кыш, сугыштан килгән хәбәрләрнең кырыслана баруы, көзен хәзерләнгән азык-төлекнең язга таба бетә башлавы халык күңелендә төшенкелек тойгылары уяткан, коточкыч кайгыларны арттырган. Шулай да бу кыш ачлык башлану белән түгел, беренче сугыш кышы булуы белән халыкны күбрәк өркеткән, чөнки хуҗалыкларның күбесендә язга кадәр җитәрлек запаслары булган әле. Кешеләр түземсезлек белән язны көткән, яз килгәч барысы да рәтләнер, җиңү дә килер, ашавы да табылыр кебек тоелган аларга. ...

    Тагын кыш җитте. Бер көнне әни, колхоздан ат һәм ярдәмчеләр алып, Кама аръягына утынга чыгып китте (аннан укытучыларга утынга дип хәзерләнгән бүрәнәләр җибәрәләр иде). Алар бик соң кайттылар, без инде куркып та, ачыгып та беткән идек. Әни безне тынычландырып, ашатып, йокларга яткырды. Төн уртасында бик каты итеп капка дөбердәүдән уянып киттек. Әни, тиздән кайтасын әйтеп, чыгып китте. Алиса белән без икәү, бер-беребезгә сыешып, тагын әнине көтә башладык... Сыерыбызга бүреләр өере һөҗүм иткән булып чыкты (капка ачык калып, сыер чыгып киткән, аны эзләүче булмаган; кич кайткач, әни бераз эзләп караган, таба алмагач, иртәгегә калдырган. Сыер басуга чыгып киткән булган, төнлә аны бүреләр куа башлаганнар; ул басу капкасы төбенә кадәр кайтып җиткән, ләкин капка бикле булып, ул аны үтә алмаган. Бүреләр өере урап алган сыерны каравылчы күреп, ничектер аларны куып җибәрә алган). Өйгә сыер үз аягы белән кайтты, ләкин аның җилене өзгәләнгән булып, сыерны суярга, иткә тапшырырга туры килде. Шулай 1943 ел башында без сыерсыз калдык. Сугыш чорында моның нәрсә икәнен аңлатып тору кирәкми.

    1943 елның языннан әниебез колхоз эшенә чумды. Без аны тагын сирәк күрә башладык - кайбер кичләрдә генә алар безнең өйдә бригадир Фәйрүзә апа Гыйлфанова белән икесе нәрсәдер язып-сызып утыралар иде.

    Без сеңлем Алиса белән гел бергә. Иртән мин бакчага китәм, ә сеңлем Мөхәммәтҗанова Әдияттәйнең кызлары Гамилә яки Гайшә белән я бездә калалар, я алар аны үзләренә алып китәләр иде. Мин бакчадан соң аларга барам, Алиса минем карамакка күчә. Без икәү өйгә кайтып китәбез, анда әниебез хәзерләп калдырган ризыкны ашыйбыз (ул, гадәттә, иртәдән калган кабыклы бәрәңге, ипи, кайчак сөт була), аннан, әни кайтканчы, үз көнебезне үзебез күрәбез – уйныйбыз, укыйбыз, арсак, ятып йоклыйбыз... Безнең гаилә ачлыктан интекмәсә дә (укытучыларга ай саен азык-төлек паегы бирелә иде), безгә дә аның белән танышырга туры килде. Ләкин ул әни өйдә безгә ашау хәзерләп калдыра алмаганда гына була иде.

    Әни, эштән кайтып, өй эшләрен карый (ашарга пешерә, сыер сава һ.б.), безне ашатып йокларга яткыра да, үзе тагын эшкә китә (газет чыгару, концерт хәзерләү һ.б.). Ул елларда бер безнең әни генә түгел, бөтен кеше (үсмерләрдән алып картларга кадәр) шулай гел эштә була иде. Язның беренче көннәреннән кышка кадәр эшкә яраклы бер кешене дә өендә табып булмый – колхоз эшендә булмаса, әрәмәдә утын-печән хәзерли, гөлҗимешен-баланын җыя һ.б.

    Шул ук 1943 елның бер язгы көнендә әни, колхоздан сатып алып, ачлыктан күтәрәмгә калган, аягында көчкә басып тора торган бер тана алып кайтты. Без аңа элеккеге сыерыбызның исемен бирдек - Манька дип атадык. Ул шул кадәр ябык, тире белән сөяге генә калган, ашарга да көче юк, алдына куйган печән-саламны да берәмтекләп кенә ашый. Ул акрынлап тазарды, зурайды, икенче кышка безгә бозау да алып кайтты, сөт бирә башлады.

    Сугыш еллары исемә төшкәндә, 1942-1943 ел кышы миңа, шулай да, иң авыр кыш булган кебек тоела. Әтидән элеккечә бер хәбәр дә юк, әни бик борчыла. Ул военкомат аркылы эзләтеп тә карады, “хәбәрсез югалган” дигән хәбәр генә алып кайтты. Әлбәттә, үзләренең сугыштагы якыннары өчен борчылу һәр өйдә, һәр гаиләдә сизелә иде. Көз һәм кыш көннәрендә иртә караңгылана, әни дә өйдә күбрәк була иде. Кичләрен безгә күрше апалар җыела: килгән хатны укырга яки фронтка хат язып җибәрергә, хәбәрләр алышырга яки фронтка җибәрер өчен оекбаш-бияләйләрне бергәләп бәйләргә.

    Авылда электр уты юк, йортлар керосин лампалары белән яктыртыла, ә керосинны, лампа фитильләрен һәм куыкларын табуы бик авыр. Керосинны кибеттән укытучыларга, анда да бик азлап кына, саталар, ә базарда бик кыйбат, колхозчыларның алырга акчалары юк. Шуңа күрә күрше өйләрнең күбесендә кичләрен яктылык казан астындагы күмердән яки айдан гына төшә иде. Күршеләр кич утырырга кергәндә, әни зур лампаны кабыза. Күршеләр үз яңалыкларын әнигә сөйли, кайгыларын уртаклаша. Мин, утның яктылыгыннан файдаланып, бер почмакта китап тотып утырам (мәктәпкә әлегә йөрмәсәм дә, инде шактый калын китаплар укыйм), ләкин олыларның сүзләре дә кызык, мин  аларның сөйләшүләрен тыңларга яратам.

    Әниебез борчулы апаларны тынычландырырга тырыша, ирләре, уллары табылачагын, озакламый тагын хатлары киләчәген сөйли (миңа ул, бу сүзләре белән, үзен дә тынычландыра кебек тоела). Сүзләрен куәтләгән кебек, ул шкаф башыннан ак сөлгегә төрелгән китабын ала, фал ача: китапны кайдан туры килсә, шуннан ачып, нәрсәдер кычкырып укый да, апаларга аңлата. Аныңча, китаптагы сүзләр дә алда бар да яхшы булачагын күрсәтә, авыр вакытларны ничектер уздырып җибәрергә, авырлыклар, билгесезлек алдында бирешмәскә генә кирәк, ди ул. Әнинең фал ача торган китабы – Габдулла Тукай шигырьләре. Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан белеп тә, әни бу китапны еш кулына ала иде – кешеләр алдында да, үзе генә булганда да. Мине бу бик гаҗәпләндерә. Мин, әлбәттә, әнидән сорамыйча калмадым: “Нигә син бу китапны гел укыйсың? Син аны яттан беләсең ич!”. Әнинең җавабы: кирәк чагында тиешле юллар шунда ук искә төшми, ә китапны очраклы рәвештә ачып укысаң, Тукайның беренче җөмләсе үк җавап табарга ярдәм итә. Әнинең шкаф өстендә сөлгегә төреп тота торган тагын бер китабы бар иде. Аны ул бик сирәк, кеше югында гына, кулына ала. Мин, әни бу китапларны, укый алмасам да, шкаф өстенә миннән яшерә, дип уйлый идем.

    1943-44 елгы кышны мин берөзлексез барган озын кич кебек хәтерлим, чөнки алар бер-берсен кабатлый иде: безгә, үз кул эшләрен тотып, күршеләр җыелган була; зур лампа кабызыла, кем эрли, кем бәйли. Башта авыл хәбәрләре сөйләнә, фронттан алынган хатлар укыла. Әни фронт хәлләре хакында сөйли, аннан соң, миңа газет биреп, үзе күрсәткән җирдән кычкырып укырга куша да, үзе дә бәйләргә утыра. Ул кышны солдатлар өчен бияләй-оекбашлар бик күп бәйләнде. Бер мәлне гел өч бармаклы бияләй бәйләделәр: берсе баш бармак өчен, икенчесе имән бармак өчен, өченчесе калган өч бармак өчен (алай мылтыктан ату җиңелерәк була икән). Минем дә шундый “ата торган” бармакны бәйлисем килә. Күп кенә ялынганнан соң, мине энә тотарга өйрәткән күрше үсмер кыз Зафира апа (бу кич утыруларда ул да була иде) миңа үзе бәйләгән бияләйгә имән бармак өчен булган бүлемне бәйләргә бирде. Зурлар бер кичтә бер пар бияләй бәйләсәләр (артыгырак та булгандыр), мин кич буена шул бармакны бәйләдем. Бәйләп бетерә алгач, күпме сөенгәнемне хәзер дә ачык хәтерлим. Ә инде Зафира апа бияләй эченә: “Бу бияләйне бәйләргә Альта исемле алты яшьлек кыз булышты, ул сугышчы абыйсына төз атуын, җиңеп тиз өенә кайтып җитүен тели”, - дигән язу салгач, минем горурлыгым чиктән ашты.

    Дәвамы бар.

    Башы

    Дети войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться