• Новости

    Дети войны. Альта Махмутова

    Альта Мәхмүтова

    Балачак хатирәләре. Өченче кисәк

    Балачакта откан әкиятләрнең
    Азагы бит әле бетмәде:
    Сагындыра туган авылымның
    Балачакта калган көртләре.

    Рашат Низами

     

    1943 елда безнең күршедәге өйгә Исмәгыйль абзый һәм Хәмдиттәй (Хәмдениса) Бәхтегәрәевләр күчеп килде. Алиса һәм мин аларның кечкенә җылы өйләрендә бик тиз сыеныр урын таптык. Безнең өебез зур, салкын, кеше юк, ә аларда һәрвакыт кемдер өйдә була иде. Исмәгыйль абзый гел диярлек өйдә. Ул 1943 елны, сугышта яраланып, озак кына госпитальдә ятканнан соң инвалид булып кайтты. Ул еш чирли, шулай да өендә эшли, промартельгә кәрзин, халыкка чабата үрә. Шуңа күрә аларның кечкенә генә өйләрендә юкә кабыгы, талчыбыкның тәмле исе аңкып тора. Мин Исмәгыйль абзыйның эшләвен карарга яратам (ул шул кадәр пөхтә, җиңел эшли, кулына күз иярми, син үрергә тотынсаң, синең кул астыннан да шундый ук матур чабаталар килеп чыгар кебек!). Хәмдиттәй һәм аларның үсмер уллары Зәки абый колхоз эшендә я әрәмәдә булалар, өйләренә кич кенә кайталар. Ә кызлары Зафира апа (ул миннән 7-8 яшькә олырак иде) мәктәптә укый, мәктәптән соң өй эшләрен эшли, әтисенә ярдәм итә. Нәкъ менә Зафира ападан мин бәйләргә һәм башка күп кенә көндәлек эшләргә өйрәндем. Аның ярдәме белән мин хәтта мичкә ягарга өйрәндем һәм алты-җиде яшемдә беренче тапкыр плитә өстендә аш та пешердем. Ул аш тәмле булгандырмы, юкмы, әйтә алмыйм, ләкин без аны ашадык, ә әни әле мактады да. Ләкин шунда ук ул миңа, янгын чыгу мөмкинлеге хакында аңлатып, зурлардан башка мичне кабызуны катгый тыйды.

    Безнең тыкрыктан чыкканда уң якта Ясәви абзыйлар яши, сулда - Гайшә әбиләр йорты. Гайшә әби сугышка дүрт баласын да озаткан – Галиәхмәт, Хуҗахмәт, Минәхмәт абыйларны һәм Нәгыймә апаны. Аның белән кызы Мәчтүрәттәй һәм оныгы Вафира апа яши. Аларга каршы якта Рәхимәттәй берүзе яши (энесе сугышта, балалар юк). Рәхимәттәйнең бакча почмагында җәйләрен безне бик кызыктыра торган зур шомырт агачы үсә, кайчак малайлар аны селкетеп шомыртын коялар (ә без аны җирдән җыеп ашыйбыз – авызлар камаша, иреннәр зәп-зәңгәр була...).

    Аның белән рәттән дүрт баласы – Хәдичә апа, Фәйрүзә, Фәния, Шәрипҗан белән - Гайшәттәй Кәримова яши. Кечкенә генә гәүдәле, ябык кына бу хатынның, ире Галиәхмәтне сугышка озатканда, Хәдичә гына кул астына керә башлаган булгандыр. Фәйрүзә миннән, Фәния Алисадан берәр яшькә олырак иделәр. Улы Шәрипҗан исә әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән. Гайшәттәй ирен күрү бәхетенә ирешә алмады – Галиәхмәт абзыйның Сталинград сугышында һәлак булуы хакында хәбәр килде. Шундый зур кайгыга карамастан, Гайшәттәй элеккечә кайгыртучан, гадел, шат күңелле булып калды, һәрвакыт сугыш чоры балаларының күңелен күтәрергә нәрсә булса да уйлап таба иде. Үз балаларына нәрсә ашатырга белмәгән иң авыр көннәрдә дә ул безне дә кайгыртырга өлгерә иде, балаларына нәрсә бирсә (бәрәңге кәлҗемәсеме ул, юа боткасымы, балтырган ашымы), шуны безгә дә бирергә тырыша иде. Дистәләгән башка күршеләрем-авылдашларымның исемнәре дә бүгенгедәй минем хәтеремдә саклана. Беренче карашка кырыс күренсәләр дә, алар үз балаларына гына түгел, безгә дә бетмәс-төкәнмәс эш арасында күз-колак булырга вакыт табалар иде.

    Авыл халкына (ә сугыш елларында ул, нигездә, хатын-кыз, бала-чага һәм карт-коры) авырлыклар иртәдән кичкә кадәр авыр эшләр башкарудан гына тормаган; аңа ачлыкны да, суыкны да, төрле авыруларны да үз җилкәсендә татырга туры килгән. Ләкин, әлбәттә, иң авыры фронттан хәбәр көтү булгандыр. Күршедәге карт әбиләр, яз җитә башлагач, җиңел сулап куялар иде: “Кышны да уздырдык. Алла теләсә, хәзер җиңелерәк булыр: төрле үләннәр җыярбыз, тартып-сузып булса да, җиткерербез. Ә анда сугыш та бетәр, безнекеләр дә кайтыр, алла бирсә, элеккедән дә яхшырак яшәрбез”. Яз җитү белән (әле кар да эреп бетмәгән була), күрше яшүсмерләр, бәләкәй көрәк, пычак, чиләк һәм капчыклар алып, басу-кырлардан кар астында кыш чыккан өшегән бәрәңге җыярга китәләр иде. Дистәләгән чакрымнар узып, күрше авыл кырларына да барып чыгалар, кайда нәрсә тапсалар, шуны җыеп кайталар иде (бәрәңгенең бик вагы да калмый, өшегәне дә, черегәне дә эшкә ярый). Аны юлда ук очраган бозлы суда юалар, өйгә кайткач, бик яхшылап эшкәртеп, бәрәңге кәлҗемәсе пешерәләр иде. Ә инде җәйгә таба, апрель-май айларында төрле үләннәргә чират җитә: кычыткан, алабута, юа, балтырган, кузгалак – берсе дә калмый...

    Күрше йортларда балалар күп (гомумән, һәрбер йортта, иң кимендә, 2-3 бала үсә торган чор бу). Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкка карамастан, без күп вакытыбызны урамда уйнап уздырабыз. Нинди генә уеннар юк иде безнең – җәй көннәрендә качышлы, куышлы, “чирталы” (классики), “саңгырау телефон”, кыш көне аларны тау шуу алмаштыра... Без, әлбәттә, җәй көннәрендә үзебезне бик рәхәт хис итәбез. Җәен урам һәм ишегалларын яшел чирәм каплый, урам уртасыннан гына арба эзе күренә. Гадәттә, без яланаяк, киемебез дә бик җиңел – ямаулы күлмәк-ыштан гына. Җәй уртасына аяк-кулларыбыз чебиләп бетә иде. Кыш көннәре күбрәк өйдә уза, чөнки балаларга кием җиткереп булмый (гаиләдәге балаларның барысына бер бишмәт, аякларына – олтанлы итек яки иске чабата була иде).

    Биш-алты гына яшьтә булсак та, безнең башкарырга тиешле бурычларыбыз да бар – ул хуҗалыктагы кош-кортларны карау (аларны ашатырга, каз-үрдәкләрне инешкә алып төшәргә-алып кайтырга кирәк), тау буена әни-апалар бәйләп киткән бозауларга су алып барып эчерү, көтү кайтканда малларны барлау һ.б. Ләкин безгә йөкләнгән иң зур бурыч – ул эне-сеңелләрне карау. Безнең белән (барыбызның да диярлек) сеңелләребез дә йөри – минем белән Алиса, Фәйрүзәнең Фәниядән башка әле энесе Шәрипҗан да бар, Хәлимә һәм Сәлимә, Саҗидә һәм Сания. Әлбәттә, безнең әни-апалар ясап биргән курчакларыбыз да бар. Тормышта нәрсә күрсәк, шуны да уен итеп уйныйбыз – кем әни, кем әби, кечкенәләрнең барысы да бәби була. Ә инде уен планы буенча әти я бабай кирәк булса, малайларны чакырабыз. Безгә уенчыклар да кирәкми – иске чабата чана я арбага әйләнә, савыт-саба ватыклары (керәч), әрекмән яфрагы затлы савыт була һ.б. Ашавы да табыла –песи борчагы, кукы, кәҗә сакалы һ.б. үләннәр (әни-апалар алып кайткан юа, кузгалак та ярап куя). Без һәрвакыт диярлек ач, ләкин ашау турында сөйләшмәскә тырышабыз – искә төшерсәң, ныграк ашыйсы килә...

    Әтиләр сугышта, әниләр эштә, безнең арттан әбиләр күзәтә. Гомумән алганда, Бәзәкә халкы кырыс, балаларга артык иркәләү эләкми, ягымлы сүзләрне дә бик сирәк ишетә идек. Ләкин өлкәннәр балаларга карата гадел, игътибарлы: безне кирәкмәгәнгә ачуланмыйлар да. Урамда үссәк тә, “безнең тәрбиячебез булмады” дип әйтеп булмый – без, балалар, авыл халкының күмәк тәрбиясендә идек. Авыл өчен “урам тәрбиясе” – уңай күренеш. Өлкәннәр безне сүз белән түгел, эш белән тәрбияли. Безнең иң зур тәрбиячебез – хезмәт; һәркем үз эшен яхшы һәм вакытында башкарырга тиеш. Болай эшләгәндә, безгә беркем дә начар сүз әйтми; шулай без кечкенәдән “яхшы-начар” төшенчәсен белеп үстек...

    Җәй көнендә безгә әтинең әнисе Шәмсекамал әби кунакка килә. Аның белән күрешергә туганнары-дуслары җыела – Чишмә башыннан Көдрә әби, Тау башыннан Сәрби әби, күршедән Гайшә әби керә (әби безне өйдән озатырга тырыша; ә мин, ничек булса да, өстәл я карават астына качып калам). Алар хәл-әхвәл белешәләр, намаз укыйлар, чөкердәшеп чәй эчәләр. Минем өчен иң кызык вакыт җитә – мөнәҗәт-бәетләр әйтү башлана. Мин аларны йотлыгып тыңлыйм, кунакларны озаткач, әбигә ялына башлыйм: “Әби, теге “Сак-Сок” бәетен җырла әле...”. Әби: “Ах, явыз, син качып калдыңмы?! Мин җырламыйм. Җырлау гөнаһ. Бәетне җырламыйлар, әйтәләр”. Мин: “Ярар инде, әби, шул бәетне әйт инде, менә шул җирен генә кабатла инде...”. Әби: “Юк. Бар, югал күземнән, ана, Алиса нинди акыллы бала, бар әйткәнне үти, ә син, киребеткән, гел үзеңчә эшлисең...”. Шуннан соң инде мин Гайшә әби янына китәм...

    Үз әбиебезнең безгә карата җылылыгы җитмәгәч, без аны күрше Гайшә әбидән эзли идек. Гайшә әбинең үз оныклары булмагангамы, миңа калса, ул безнең белән бик теләп аралаша иде. Кайчак ул безгә әкият-риваятьләр сөйли, бәет-мөнәҗәтләр көйли. Бу хәлләр еш булмый. Менә Гайшә әби, кичкә таба өйдәге эшләрен бетереп, капка төбенә ял итәргә чыгып утыра. Без шуны гына көтәбез: аның тирәсенә җыелабыз, безгә берәр нәрсә сөйләү-көйләвен сорыйбыз. Мин, бигрәк тә, аның мөнәҗәт-бәет әйтүләрен ярата идем – “Сак-Сок бәете”, “Алабуга бәете”, “Әхмәдиша бәете”, “Таһир-Зөһрә”, “Бәдәвам” һәм башкаларны Гайшә әби нечкә генә тавыш белән безгә көйли, аннан соң аларның эчтәлеген дә аңлата, безне “тәрбияли” иде. Шулай без мәктәпкә кадәр үк күп кенә әкият-бәетләр белән таныштык.

    Дәвамы бар.

    дети войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться