• Новости

    Эдэби марафан тантанасы

    Х Дөньякүләм #әдәбимарафон тантанасы

    21 февраль көнне башкаланың Пирамида мәдәни-күңел ачу үзәгендә

    Х Дөнькүләм #әдәбимарафан финалы тантанасы үтте.  Чарада Дәүләт Советы депутаты, Ратникова Римма Атлас кызы, татар халкының күренекле язучылары Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов,Йолдыз Шәрәпова   һәм 1000!!! гә якын әдәбимарафончы катнашты. Шулай ук Г.Камал театрының яшь, талантлы артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, популяр җырчы Айгөл Бариева һәм башка бик күп күренекле кунаклар килгәннәр иде. Әлеге күркәм чарада алар белән фотога төшү үзе бер бәхет булды. Менделеев районыннан бу юлы тантанага  марафонда катнашкан 10 укучының 7се  барды.

    Бу юлы #әдәбимарафонда катнашучы бәзәкәлеләр өчәү булды: Лилия Мөнирова 21 көн дәвамында авылдашыбыз, абыйсы М.Гыймазетдиновның “Яшәү мәгънәсе”, Рәхилә Мирзаянова шулай ук авылдашыбыз Ф.Шакированың “Очар кошым”,Фәния Бәшәрова барыбызга дә яхшы таныш шагыйрә Ә.Ситдыйкованың “Тансык бәхет” китабын укыдылар һәм ВК социаль челтәрендә шигырьләрен урнаштырып бардылар.

    Тантананың 21 февраль – Халыкара Туган тел көнендә үткәрелүе дә очраклы булмагандыр. Туган телебез турында олпат язучылар тарафыннан яңгыраган сүзләрне сезгә дә җиткерәсем килә.

    “Бик зур хәвеф алдында торабыз. Чөнки мең елга беренче тапкыр милли мәктәпсез чорга керәбез. Ә бу бер-ике буыннан милли әдәбият, театр, журналистика юкка чыга дигән сүз... Ата-аналар балаларына татар телен өйрәтергә теләми, диләр. Димәк, мин бу халык белән баласын мәктәпкә җитәкләп алып барырлык итеп эшләп җиткермәгәнмиен... Милли мәктәпсез калып бара торган язучының әсәре милли рухны, ислам әхлагын, азатлык көрәшен тасвирларга тиеш!” Ф.Бәйрәмова.

    “23 февраль  - илне саклаучылар көне, ә бүген – Телне саклаучылар көне. Милләтебез ни өчен сакланып калган? Чөнки безнең динебез, мәгърифәтебез, китабыбыз булды. Без гомергә китаплы халык”. Р.Вәлиев

    “ Төрки халыклар туган тел дими, Ана теле, ди. Чөнки ауга, сугышка чыгып киткән ирләрнең бала тәрбияләргә вакыты булмаган. Шуңа бөтен йолаларны, гореф-гадәтне, телне ана кеше өйрәткән. Халыкны саклаучы – ана кеше”. Р.Батулла

    “21 февраль – Бенгал студентларының үз телләрен яклап корбан булган көннәре. Марафон үзе дә  көрәш бәйрәме – тел өчен көрәш, китап өчен көрәш, аңыбыз, рухыбыз өчен көрәш”. Г.Гыйльманов

    Бу фикерләр белән килешмичә мөмкин түгел.

    Тантанада катнашкан туган телен, татар әдәбиятын сөючеләр рухи яктан зур канәгатьлек алып кайттылар.

    #әдәбимарафон

    #татнетныүстерүфонды

    #татарстанкитапнәшрияты

    #миллионтатар

    Ф.Бәшәрова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться