• Новости

    «Рэхмэт Сезгэ, яхшы кешелэр!»

    «Рәхмәт, Сезгә, яхшы кешеләр!»

    Алдагы язмамны Фәнис  Яруллинның “Сорау һәм җавап” дигән шигыре белән башлыйсым килә:

    Кабатлыйм бер сорауны
    Өнемдә һәм тәшемдә:
    ”Кеше булып яшәргә
    Нәрсә кирәк кешегә?”
    Диңгез әйтә: - Тирәнлек.
    Урман әйтә:-Бердәмлек.
    Таулар әйтә:-Горурлык.
    Юллар әйтә: Турылык.
    Җир эндәшә: -Юмартлык
    Чык суы әйтә: -Кыюлык.
    Ипи әйтә:-Олылык.
    -Гүзәллек,-диләр Гөлләр
    -Иреклек, -диләр Җилләр.
    -Нык канат,-ди Бөркетләр.
    -Биеклек,-диләр Күкләр.
    Һәм шушылар өстенә
    Кирәк тагын иң элек,
    Кешене кеше иткән
    Бер нәрсә-кешелеклелек!

    Сүзем, Фәнис абый шигырендәге кеше булып яшәр өчен барлык сыйфатларны да узләренә җыйган авылдашларыбыз Әнисә апа Мәхмүтова һәм аның кызы Светлана, кияве Тимур турында. Авылыбызның мәдәниятын үстерудә аларның өлеше бик зур.

    Әнисә апа гаиләсе белән без якыннан Альта апа Мәхмүтова язган “Бәзәкәм, туган бишегем” китабы презентациясендә таныштык. Ана хәтле без тыгыз аралашмаганбыз күрәсең. Аралаштык та дуслашып та киттек. Әнисә апаның яшьлеге шушы сәхнәдә үткәнгәме, ул авылыбызның мәдәният тормышы белән кызыксына, ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Ә аның алтын баганалары-балалары һәрвакыт аның янәшәсендә, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Әнисә апа куп кенә кичәләребенең сценарий авторы. Ул оештырган кичәләр, бәйрәмнәрне халык бигрәк тә көтеп ала. Туры сүзле, тәмле телле, мәдәният тормышы белән янучы Әнисә апага тирән рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга таба да бергәләп матур, кызыклы бәйрәм кичәләре оештырырга язсын дигән теләктә калабыз.

     

     

    Бу язмамның төп сәбәбе- авылдашларыбыз белән зур шатлыгыбызны уртаклашасы килү иде. Мәдәният йортында эшләп килүче “Бизәк” бию төркеменә бугенгесе көндә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә 24 бала йөри. Быел шушы 24 балага яңа сәхнә костюмнары тектерү бәхетенә ирештек. Бу бәхетне безгә Әнисә апаның кызы Светлана буләк итте. Кыска гына вакыт эчендә, үзенең көчен, вакытын кызганмыйча, төн йокыларын йокламыйча кисте, текте, бизәде ул аларны. (Акчага тугел, дуслар, ә бушлайга!) Ничә тапкыр Алабуга шәһәреннән Бәзәкәгә килеп, балаларның гәүдә улчәмнәрен алып, әзер булган өлгеләрен кабат кигезеп карап, әзерләде ул аларны. Бу зур хезмәтнең җайлы, уңайлы ягын эзләмәде Светлана, ә киресенчә “Әйдәгез моны болай итик, монда сәдәфләр өстик, малайларга читек тегик, алай матуррак була,”- дип үзенә эшне өстәде дә өстәде. Тарышлыгына, осталыгына исебез китте. (Күзләр генә тимәсен!) Билгеле тормыш иптәше Тимурның, Әнисә апаның да ярдәме зур булгандыр. Алтын куллы, ярдәмчел, кешелекле авылдашларыбыз Әнисә апа, Светлана һәм Тимур. Аллахның зур рәхмәтләре яусын Сезгә!!! Безнең рәхмәтебез, балаларның сөенече үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Фотосын карарга тәкъдим итәбез. Күз явын алырдай костюмнар!

     

    Менә ул шикарный костюмнар! Баларга ничек килешеп тора!
    Без бу костюмнарны киеп “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында катнаштык.

     

    Әнисә апа безнең биюче кызларыбызга “Капка төбе” биюенә дә матур күлмәкләр тегеп безне шаккаттырган иде. Көтмәгәндә килеп чыккан күңелле сюрпризга без бик сөендек, әмма пошаманга төштек. “Әнисә апа, безнең кулмәкләр тектерергә көчебез җитми бит эле” – дигәч, “Миңа сездән берни дә кирәкми, рәхәтләнеп биесеннәр генә яшьләр!”- диде ул.

    Алдагы фотода да Әнисә апа белән Светлана теккән костюмнарны курәсез.

     

     

    Менә нинди алтын куллы, киң күңелле, юмарт, кешелекле, мәрхәмәтле авылдашларыбыз бар безнең. Аллаһы Тәгаләбезгә мең шөкер, шундый дусларыбыз булуына.

    Әнисә апа, Светлана, Тимур! Сезгә мәдәният йорты хезмәткәрләре , балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән зур рәхмәт сүзләребезне җиткезәбез. Исән сау булыгыз. Аллаһ сезне рәхмәтеннән ташламасын, хәерле, бәрәкәтле гомер насыйп итсен, әмин!

    Язмамны Фәнис абый шигыре белән башлаган идем, ахырын да матур шигырь белән тәмамлыйсы килә: 

    Мин үземне бик бәхетле саныйм,
    Көнләшсеннәр, әйдэ, көнчеләр.
    Тормышымда очрап торды Минем
    Киң кунелле, әйбәт кешеләр.
    Кайвакытта очрап торсалар да
    Аяк чалучылар, көнчеләр.
    Өстен бул, дип, барлык ваклыклардан
    Кул суздылар әйбәт кешеләр.
    Рәхмэт, Сезгә- яхшы кешеләр!!! (Фәнис Яруллин)

    (Гүзәлия Гомәрова.Хәреф хаталарым өчен гафу итәрсез инде.)

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться