«Онытырга мөмкин түгел»-
менә шундый исем астында Бәзәкә авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган онлайн шигырь конкурсы утте. Әлеге конкурста Бәзәкә,Тат Тәкәш, Чаллы, Алабуга, Тукай районы һәм хәттә Мәскәу шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз катнашты. Бәйге интернет челтәре аша булгангамы, бу конкурстан киленнәр, кодачалар да читтә калмады, рәхәтләнеп аралаштылар, бер –берсенә мактау сузләре юлладылар. Менә бит, читтә дә күпме талантларыбыз бар икән, Аллага шөкер.
Конкурста катнашучылар Бәзәкә авыл җирлеге башлыгының
РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ белән бүләкләнделәр.
Барлык катнашучыларыбызга да зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сау – сәламәт булыгыз, дуслар. Канкойгыч сугышлар кабатланмасын, күңелләребез тыныч, елларыбыз имин, кук йөзләребез һәрвакыт аяз булсын!
Г.Гумерова