• Новости

    Карга боткасы

    Карга боткасы

    Бәзәкә мәдәният йорты, 2020 ел.

    Быел, коронавирус белән килеп чыккан катлаулы ситуациягә бәйле, Карга боткасы бәйрәмен өйләребездә генә уздырырга туры килде. Матур традициягә кергән бу бәйрәм өстәлен без ойләребездә әзерләдек, тәмле ризыкларыбызны ТАССРның 100 еллыгына багышлап бизәдек. Менә шундый гади дә, матур да, кызыклы конкурс килеп чыкты. Конкурс шарты буенча, ризык әзерләунең чикләүләре юк иде, кем салат, кем ботка, кем чәй тәм-томнарын , онлайн рәвештә авылдашларбыз хозурына тәкъдим итте. Конкурсның судьясы итеп, шул көнне туган көнен бәйрәм итүче, үзенең хезмәте белән ботен дөньяга танылган хөрмәтле авылдашыбыз Рифкат Минһаҗ улы Тазиев билгеләнде. Көн буена дәвам иткән конкурс кичке сәг. алтыды тәмам булды. Җиңучеләр имбирь  белән буләкләнде.

    1 урын Нуретдинова Гөлнур

    2 урын Фатхуллина Гөлсәрия

    3 урынны Кулакова Гөлфия яулады.
    Ә креатив чыгыш номинациясендә җиңүче итеп Сибгатуллиннар гаиләсе билгеләнде.

    Барлык катнашучаларга, комментарий язучыларга, судья Рифкат абый гаиләсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызга да саулык – сәламәтлек телибез. Куңел көрлеге,  җан тынычлыгы ташламасын үзегезне!

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться