• Новости

    Латыйпова (Каримова) Фания Галиахмат кызы: ерактан хат.

    Латыйпова (Кәримова) Фәния Галиәхмәт кызы: ерактан хат

    Хөрмәтле якташлар, сайтны алып баручылар! Сезгә үземнең чиксез рәхмәтемне белдерәм минем әтием Кәримов Галиәхмәт язмышы һәм минем яшьлегем турында сагынышлы мәкалә белән Бәзәкәдәге якташларымны, туганнарымны, дусларымны таныштырган өчен. Алдагы көннәрдә дә безнең кебек сугыш чоры балаларын шатландырырга язсын сезгә. Сезнең белән элемтә тотарга ярдәм иткән Хәдичә апам кызы Рәйсәгә рәхмәт, Фәйрүзә апам улы Илдарга (Валиевка) рәхмәт, Хаҗи абый кызы Альтага (Махмутовага) һәм Гәрәй абый кызы Рәмзиягә (Мөхетдиновага) рәхмәт! Сезне, сезнең семьяларыгызны, барча авылдашларыбызны Җиңү бәйрәменең 75 еллыгы белән котлыйм. Телимен бәхетле шат көннәр, зур уңышлар, көннәрегез якты булсын, төннәрегез айлы булсын, картлык хәсрәтләре һәм балалар кайгысы күрмәгез. Аллага шокер кылам сезнең белән танышуга, колакларым ишетүенә, укыр өчен күзләрем күрүенә, зиһеннәрем барлыгына! Авылдан читтә яшәгән яралы кош булып, бер талпынып якын җаннар эзли, җаннар нур көтә. Бер-беребезгә шатлык бүләк итеп яшәүдә дөньяда ни җитә?!

          Сезгә изге теләкләр теләп калучылар Фәния апагыз һәм Әхмәтгәли абыегыз. Красноярск крае, Железногорск шәһәре. 2020ел, май ае.

    Каримов Галиахмат









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться