• Новости

    Гыймазов Дамир

    Гыймазов Дамир Гарифҗан улы: якты күңелле кеше

    Август аенда коллегабыз, 35 елдан артык хезмәт стажы булган педагог, мәктәп директоры Дамир Гарифҗан улы Гыймазовның арабыздан китүенә нәкъ бер ел тулды. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

    Дамир Гыймазов Бәзәкә мәктәбендә 70 нче  еллар башында эшли башлый. Укыту елларында ул төрле классларда укучыларга математика фәненнән белем бирде. Үз фәнен яхшы белүе, дәресләрен мавыктыргыч алымнар кулланып уздыруы белән укучыларда үз фәненә карата кызыксыну уята алды ул. Сыйныф җитәкчесе буларак та, һәр баланы шәхес буларак күрде, аларда бары тик уңай сыйфатлар тәрбияләп, игелекле, булдыклы, мәрхәмәтле, рухи яктан көчле булуларына омтылды.

    Дамир Гарифҗан улы бик тыйнак, әдәпле, сабыр кеше иде. Ул коллектив белән 13 ел җитәкчелек иткән дәвердә тыныч кына, низагларга кермичә, киңәшләшеп эшли белде. Шунлыктан аны коллегалары да, ата-аналар, авылдашлар да хөрмәт иттеләр.

    Гадилеге белән дә ул күпләребезгә үрнәк булды. Укытучылар бүлмәсенә баянын күтәреп килеп керер иде дә: “Кызлар, (һәрберебез 2-3 бала анасы!) сезнең эшегезне бүлмимме? Бераз күңелегезне күтәрим дигән идем, рөхсәтме? – дип, ( билгеле инде, без биш куллап риза) салмак кына моңлы татар көйләрен уйнап алыр иде. Әйе, ул сәнгатькә, көй-моңнарга гашыйк кеше булды.  Махсус музыкаль белеме булмаган килеш баянда, курайда уйнады, нотасын бирсәң, балаларга яңа җырлар өйрәтте, концерт-кичәләрдә катнашты. Ә күпме спектакльләрдә уйнадык без бергәләп!  “Мин директор кеше, сәхнәдә рольләр башкарып йөрмим,” – димәде.

    Сабан туйга авыл буйлап әйбер җыйганда да бизәлгән ат янәшәсендә баяны белән ул атлады, капка төпләрендә әби-бабайларны биетеп тә алды.

     Спортны да үз итте ул, чаңгыда йөрергә, шахмат-шашка уйнарга яратты.

    Гаиләдә Шәмсия апа белән бер ул, бер кыз үстерделәр, аларга югары белем алырга булыштылар.

    Менә шундый ихлас, ачык йөзле, якты күңелле кешебезне мәңгелеккә югалттык. Аны гаиләсе, укучылары, мөгаллимнәр,  авылдашлары онытмыйбыз, бары тик яхшы яктан гына бик еш искә алабыз. Аның турында язган сүзләребез Дамир Гарифҗан улының рухына изге дога булып барсын, урыны җәннәтләрдә булсын, дигән теләктә калабыз.

     

    Педагогика хезмәте ветераны Рәмзия Мөхетдинова. 2020 ел, август

    личности

    ГИМАЗОВ ГАРИФЯН ГИМАЗОВИЧ

     

    Родился в 1901 году в Елабужском уезде Вятской губернии д. Татарский Сарсаз, ныне Менделеевский район РТ.

    Мобилизован Бондюжским райвоенкоматом в 1941 году, красноармеец, 219 отдельный стрелковый батальон.

    Демобилизован в 1945 году. Работал ветврачом.

    Умер в 1986 году, похоронен в д.Тат.Сарсаз.

     Гарифҗан Гыймаз улы Гыймазов Дамир абыйның әтисе









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться