• Новости

    Минем бабаларым -“Талтиннар”: Нигъматуллин Калимулла и Калимуллин Илалетдин

    Минем бабаларым -“Талтиннар”: Нигъматуллин Кәлимулла һәм Кәлимуллин Илалетдин

        Безнең нәсел борынгы вакытларда ничек тормыш көткән, ничек эшләгән һәм яшәгән? Бу сорауларга җавапны Альта апа Мәхмүтованың “Бәзәкәм, туган бишегем” китабында таптым мин (170 бит) һәм “Приложение №15. “Вторая Всероссийская перепись 1917 года по Елабужскому уезду Вятской губернии деревни Бизяки- Подворная перепись 1917 года”(439 бит). Бәзәкәдә “Башка бөртеклеләрне- бодай, арпа, борай, карабодай, борчак, җитен, киндерне бик аз чәчкәннәр. Аларның барысын да бары ник бер хуҗалыкта- Кәлимулла Нигъматуллин (минем Илали бабамның әтисе бу) хуҗалыгында гына чәчелгән.

         Бу хуҗалык хакында мәгълүмат: хуҗаның үзенә- 60 яшь, хатынына 55 яшь булган. Алар белән 35 (Мифтахетдин), 29 (Илалетдин), 25 (Кираметдин), 19 (Гиләҗетдин), 10 (Миннәхмәт) яшьлек биш улы һәм 19 (Ситдыйка), 17 (Гилмиямал), 16 (Фатыйха) яшьлек өч кызы яшәгән. Ике өлкән уллары өйләнгән, киленнәре 33 һәм 29 яшьлек; ике яшь гаиләгә өч бала күрсәтелгән ( 7 һәм 5 яшьлек малайлар һәм 6 яшьлек кыз бала). Шулай итеп хуҗалыкта 15 кеше- 8 ир-ат һәм 7 хатын-кыз яшәгән. Икенче улының (Илали бабай) Бондюг заводында эшләгәнлеге әйтелгән. Кәлимулла Нигъматуллин хуҗалыгында 8 ат, 3 сыер, 2 бозау, 12 сарык тоткан. Аның 5 имана җире булган, тагын 3 имана җирен ул арендага алган. Бу җирләрдә 43 пот арыш, 45 пот солы, 5 пот бодай, 13 пот арпа, 6 пот борай, 2 пот борчак, ярты пот җитен, һәм 0,1 пот киндер чәчелгән. Барлык бу мәгълүмат хуҗалыкның аягында нык торуын, гаилә әгъзаларының эшчән булуын күрсәтә. Эшче кулларны читтән яллау хакында бернәрсә дә әйтелмәгән, барлык эшләрне үзләре башкарганнар. Бу хуҗалыкта игенне ашарга гына түгел, сатарга да, ягъни товарлыклы ашлык та үстергәннәрдер дип уйлау урынлы. Ә атлар саны буенча (8 ат) гаиләдәге ир-атлар, өстәмә керем булдыру өчен, олаучылык белән шөгыльләнгәннәрдер дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.”

          Аннан соң инде безнең нәсел чылбыры Илали бабайга күчә. Белмим, кайдан кереп калгандыр, Кәлимулла һәм Илали бабай ягыннан безнең нәселне “Талтиннар” нәселе дип атыйлар (авылда таралган “Кабак” кушаматын безнең гаиләгә Илали бабайның хатыны Фәхрениса әби алып килгән, бу нәсел атамасы түгел. Ни өчен “Кабак”?- кыска буйлы, юантык гәүдәле, түгәрәк битле бит без. Нәкъ кабак инде!))).

         Нәсел башлыгы Нигъматуллин Кәлимулла бабайның 5 улы була: иң олысы Мифтахетдин (1883-?), аннан соң Илалетдин (1884-1945), Кираметдин (1893-74), Гыйлаҗетдин (1897-1970) һәм Миннәхмәт (1907-?). Алар барысы да шул замандагы гадәт буенча әтиләре исемен фамилия итеп алалар- Кәлимуллиннар булалар. Шунысы да кызыклы- агай-энеләр бөтенесе дә бер тирәдә- “Югары очта” милекле булып яшиләр. Кәлимулла бабай, шул вакыттагы гадәт буенча, аларны барысын да үз милеге тирәсендә йорт төзеп башка чыгарган, күрәсең. Шулай ук гаиләдә 3 кыз да үсә: Ситдыйка (1886-?), Гилмиямал (1890-?) һәм Фатыйха (1895-?). Кызганычка каршы, кызларның нәсел җебен без инде югалттык. Ә менә бабайның бертуган агай- энеләренең эзләре тарихта сакланып калган. Иң олы абыйлары Мифтахетдиннең фотосы буенча аның патша гаскәрендә хезмәт иткәне мәгълүм (аның нәселе алга таба Мифтахетдиновлар фамилиясе алдылар). Илалетдин бабайның Бондюг химзаводына пропускка төшкән бары тик бер генә начар сыйфатлы фотосы сакланып калган. Бернинди дә “фотошоп” эшли алмагач, фотосын шул көе генә күрсәтербез. Кираметдин белән Гыйлаҗетдин бабайларның фотолары военкомат архивында сакланып калганнар- алар икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераннары. Безнең нәсел инде үсте дә, тармакланды да- боларны Рөстәм Рәүфәт улы Кәлимуллин ясаган шәҗәрәне һәм Альта апа Мәхмутова китабындагы документлар нигезендә үзем ясаган нәсел чылбырыннан карап күрергә була.

         Илали бабайның 4 улы: беренче хатыныннан туган Касыйм (1912-194?), Фахрениса әбидән туган Миннәхмәт (1924-1997), Хаҗиәхмәт (1929-1997), Хаҗинур (1932-1993), 1 кызы-Рәшидә (1936-1952) һәм 1 үги улы (Фахрениса әбинең 1920-1921 еллардагы ачлыкта үлгән беренче ире Ибатуллин Миннешаехтан туган) Ибрагим (1918-1942, Волхов фронтында һәлак) була. Илали бабай олы улы Касыймны Гөлҗиһан апага өйләндереп, үзенең милеге каршында үк йорт салып башка чыгара (ул вакытта безнең бүгенге милек, Илали бабайның төп милеге, авыл чите булгандыр инде- яңа милек өчен җир табу җиңел булган, күрәсең). Касыйм абый бердәнбер кызын- Хәлимә апаны гына күрү бәхетенә ирешеп, яшьли вафат була. Касыйм абый безнең Фахрениса әбигә үги улы булса да, әби аның семьясын бик якын итә иде. Мин әле хәтерлим, безнең өйдә мичтә әни берәр әйбер пешсә, әби иң беренче коймак-шәңгәне ике тәлинкә белән каплап: “Киленне сыйлап чыгыйм әле”,- дип юл аркылы Гөлҗиһан апаларга кереп китәр иде. Шулай килеп чыккан бит, Илали бабай гаиләсендәге ике үги ул да яшьли вафат булалар. Бәлки Фархениса әби Касыйм абыйның кызы Хәлимә апада үзенең өйләнергә дә өлгермичә сугыш кырында ятып калган улы Ибраһимның туарга өлгермәгән кызын төсмерләгәндер... Әни кеше йөрәге бит!

         Илали бабай яхшы балта остасы була. Шуңа күрәдер инде аны Бондюг химзаводында эшләгән плотниклар бригадасына чакыралар. Әтиләреннән өйрәнеп, ике улы Хаҗиәхмәт белән Хаҗинур да балта осталары булып китәләр. Минем әти безнең бүгенге йортны дуслары Исмагилов Муллаян абый һәм Тазиев Шайхенур абый белән бергәләп төзеделәр. Үзенә йорт салыр өчен акчаларны әти җәйге отпускалары вакытында дуслары белән Бәзәкәдә 7 ләп йорт һәм башка авылларда йортлар-сарайлар салып эшләде. Әтинең балтасы “почеркысын” мин әле бүген дә кайбер Бәзәкә йортлары эченә керсәм күреп таныйм һәм озак итеп карап торам...

                                                                     Кәлимуллин Рәшит, 2020 ел, июнь

    Илали бабай нәселе агачы:

    Бөхәрмәт бабай *-382бит, п.53

     

    Бөхәрмәт бабай улы:

    Сәлим (1766-1816) *-382бит, п.53

     

    Сәлим бабай уллары:

    Аюп(1790-1826/34),

    Галикәй(1792-1834),

    Халит(1794-1827/34),

    Рахматулла(1800-?),

    Йөзкәй(1809--?) *382бит, п.53

     

    Галикәй бабай уллары:

    Ибатулла(1817-1845),

    Хисматулла(1818-1853),

    Нигматулла(1821-1858/?),

    Хабибулла(1825-?),

    Гобәйдулла(1833-?) *382бит, п.53

     

    Нигматулла бабай уллары:

    Гатаулла(1848-1925/?),

    Калимулла(1857-1917/25)

    Сәлимулла(1862-?)  *-382бит, п.53

     

    Калимулла бабай- хатыны Шамсениса Гайнулла кызы(1860-1896/?).  Уллары:

    Мифтахетдин(1883-?),

    Илалетдин(1884-1945),

    Кираметдин(1893-1974),

    Гиләҗетдин(1897-1970),

    Миннәхмәт (1907-?)

    кызлары- Ситдыйка(1886-?), Гилмиямал(1890_?), Фатыйха(1895-?) **-стр.475, п.361

     

    Илалетдин бабай- хатыны Фахрениса Мөхәмәтзакир кызы(1895-1968).  Уллары:

    Касыйм-беренче хатыныннан (1912-194?, хатыны Гөлҗиһан, кызы-Халимә белән ире Рафис, уллары Рәмис),

    үги улы Ибраһим (1918-1942, Волхов фронтында вафат), Миннәхмәт(1924-1997),

    Хаҗиәхмәт(1929-1997),

    Хаҗинур(1932-1993, хатыны Галимә Фассах кызы), кызы- Рәшидә(1936-1952)

     

    Хаҗинур (1932-1993. Хатыны Галимә Фассах кызы ,1934-1991):

    улы Рәшит (1958),

    кызы Рәзилә (1965).

     

    Рәшит (хатыны Гөлнур Мөхәмәтша кызы, 1960):

    кызы Гөлназ (1985),

    улы Фәрит (1987).

     

                     Искәрмә (примечание):

    1. *- А.Мәхмүтова.“Бәзәкәм, туган бишегем”

                   **-А.Махмутова.“Колыбель моя, Бизяки”

    1. Кызыл шрифт белән безнең нәсел җебе күрсәтелгән.

     

     подробнее

    Талтиннар (Кәлимуллиннар)- Күчәгәрләр (Гайнуллиннар) нәселе

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться