«Чәчәк ат, Татарстан!»
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Бәзәкә мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә әзерләнгән “Чәчәк ат, Татарстан!”- дип исемләнгән иҗади кичә булып узды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Татарстан тарихына кагылышлы сораулар белән кызыксындылар. “Дуслык”, “Ватанга мәхәббәт” төшенчәләрен кечкенәләргә аңлаттылар.
Кичәнең икенче өлеше итеп бу көнне велосипедларда фигуралы йөреш буенча бәйге оештырылды. Бәйгедә 1 урынны Исмагилов Райнур яулады. 2 урынга Гимазов Рафаэль, 3 урынга Исмагилов Рүзәл лаек булды. Кичә күңелле дискотека белән тәмамланды.