• Новости

    Этием турында истэлеклэр

    Безнең әти Мөхәммәтҗанов Галимҗан Шакирҗан улы 1915 елның 9 маенда Бондюг районы  (хәзерге Менделеев) Бәзәкә авылында крестьян гаиләсендә туа. 

    Әтигә барлыгы 8 ел хәрби хезмәттә булырга туры килгән. Чөнки Тын океан флотында матрос хезмәтен тәмамлап кына килгәндә Бөек Ватан сугышы башлана.

    Әтинең бертуган энесе -  1918 елгы Минешәехны да сугышка алалар. Тик Минешәех абыйга кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, сугышта башын сала.  Әти Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 1 ел япон милитаристларына каршы сугышта да  катнаша әле.

    Әтинең кешелеккә кия торган костюмының түшендә орден-медальләре бик күп иде. Әмма ул, 9 май бәйрәмендә, бүләкләр планкасы тегелгән гимнастерка гына кия иде. “Иптәшләрем җир астында ятканда бүләкләр тагып, мактанып йөрергә оят миңа, аннары, һәлак булганнарның әниләре күзенә ничек карармын”,  дип әйтә иде. Әти “Ватан сугышы ордены”, “Жуков медале”, “Японияне җииңгән өчен” , “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләр өчен” медальләре иясе иде. Ә “Кызыл йолдыз” ордены белән ул  генерал

    В.Абрамовны үлемнән коткарып калганы өчен бүләкләнгән.

    Гарәп, латин, кириллица алфавитларын белгәне, үзе тыйнак һәм бик тә җаваплы кеше булганы өчен (бусы командующий куйган шарт) аны адъюдант итеп билгелиләр.

    Җиңү көнен әти  генералы белән Венада, госпитальдә дәваланып яткан җирдә каршылый.

    Сугыштан соң авылга кайткач, әтием белән әнием Минерәйсә (Нәҗметдин белән Һәдия кызы) бергә гаилә корып җибәрәләр. Алар 5 бала (4 кыз, 1 малай) тәрбияләп үстерәләр. Безнең әти чын гаилә башлыгы иде. Ул үзенең әнисе(безнең әби), балалары турында (ашату, киендерү һ.б.) гел кайгыртып торды. Без үсеп җиткәч тә өйдә хатын-кыз күп иде бит инде, безгә матур күлмәкләр алып кайта иде, һәркайсыбыз үзенә ошаганын сайлап ала идек. Аның беребезгә дә тавышын күтәреп эндәшкәне булмады. Без әтигә мәңге рәхмәтле.

     Әти авылда төрле эшләр башкарды. Ул елларда Югары очта алмагачлар үстерәләр иде, анда бригадир булып эшләде. Можгадан күптөрле сорт алмагачлар алып кайтып утырттылар, карап-тәрбияләп үстерделәр. Ул алмагачлардан күп еллар авыл халкы файдаланды. Үзебезнең бакчада  әле дә бар  әтинең алмагачлары. Түбән очтагы яшелчәлек бригадасында да эшләргә туры килде аңа. Анда төрле яшелчә түтәлләре тезелеп ята иде. Әтигә бу вакытта хатын-кызлар белән эшләргә туры килде.Үзегез беләсез,  алар белән уртак тел табу аерым осталык сорый. Әмма алар белән дә яхшы мөнәсәбәттә булдылар, дус, тату эшләделәр. Пенсиягә чыгар алдыннан әти заправкада эшләде. Колхоздагы техниканы ягулык белән тәэмин итеп торды. Гомумән, әти бик эшчән, тыйнак, тырыш кеше булган, нинди генә эшкә алынса да башкарып чыккан. Безнең әтигә бәһа юк иде.

     Үзебезнең хуҗалыкта да мал-туар асрадык, умарталар тоттык. Көчебезлән килгәнчә без дә әти-әнигә булыштык. Абыйлар булмаганлыктан печән, утын әзерләү кебек авыр эшләр дә безгә эләкте. Энебез ул чакларда кечкенә иде әле.

    Әти-әнинең безне укытасы, белемле итәсе  килде. Мәктәптә укыганда ук алар безнең укуыбыз белән нык кызыксынып тордылар. Өй эшләрен эшләп бетермичә әдәби китап укырга рөхсәт юк иде.

    Әти-әниебез хыялларын тормышка ашырдылар, барыбызга да укырга мөмкинлек тудырдылар. Олы кызлары Әнисә Бәзәкә мәктәбен тәмамлап АБПИ да укый. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Әлки районы Базарлы Матакта укытучы булып эшли. Икенче кызлары Сәкинә дә апасы юлыннан китә. АДПИ тәмамлап Алабуга района Юраш урта мәктәбендә рус теле һәи әдәбияты фәнен укыта. 35 ел эшләгән дәвернең 15 елын директор урынбасары вазыйфасын башкара. Өченче кылары Гөлсинә КПУ ның китапханәчеләр әзерли торган бүлегендә укый, озак еллар китапханәче булып эшли. Бердәнбер уллары Шәрифҗан 50 яше тулар-тулмаста фаҗигале төстә вафат булды. Язмышы шулай булгандыр инде, берни эшләп булмый. Кечкенә кызлары Гөлсәрия КПУ ның бию бүлеген тәмамлый. Концертларда бик матур бии. Ләкин сәламәтлеге сәбәпле аңа биергә ярамады. Ул Чаллыда яши, 1 кыз үстерә. Хәзерге вакытта бар балалары да лаеклы ялда. Әнисәнең 2 кызы, Сәкинәнең 2 кызы. Гөлсинәнең 1 кызы һәм 1 улы бар.

    Әтиебез тыйнак булса, әнием Минерәйсәнең холкы исеменә бик тә туры килә иде. Минерәйсә - җитәкче, шат күңелле, җор телле, үзенә буйсындыра торган кеше иде. Әни урта хәлле крестьян гаиләсендә туа, шул заманда алар 6 почмаклы өйдә яшәгәннәр. Колхозлашу башлангач Нәҗметдин бабай колхозга кермәгән, шуның өчен өенең  бер почмагын хәтта сүтеп алып киткәннәр.  1939 елда әнинең әтисе Нәҗметдин бабай вафат була.

    Әни авылда укып 7 сыйныф тәмамлый, яхшы укый, аеруча математика фәнен яхшы үзләштерә. Ләкин мәктәптән соң укуын дәвам итәргә мөмкинчелеге булмый. Шуңа күрә аны колхозга учетчик итеп эшкә алалар. Гомере буе бухгалтер булып эшләде әни. Пенсиягә чыккач та әнине тик тотмадылар. Квартал отчетлары эшләгәндә һәрдаим чакыралар иде. Үз гомерләрендә алар ике өй, өч мунча җиткерделәр. Ә бит өй салуның никадәр авыр  икәнен һәркем белә. Олыгайган көннәрендә әти-әни оныкларына иң яраткан , сөйкемле, гадел әби-бабай булдылар, оныклары белән якын аралашып, алар шатлыгына куанып яшәделәр.

    Әтиебез 1990 елның 23 ноябрендә вафат булды, Бәзәкә зиратына җирләнде. Әниебез әле әтидән соң 13 ел яшәде.

                                     Г.Мифтахетдинова (Мөхәмәтҗанова). 2020 ел, сентябрь

     

    Нигә кеше туа бу дөньяга,
    Калдырырлык булгач барын да.
    Нигә кеше туа бу дөньяга,
    Куып җиталмагач артыннан?
    Әтием-бәгърем, менә син дә киттең
    Кинәт кенә китеп югалдың.
    Тормыш иптәшеңне, балаларын
    Мәхрүм итеп ятим калдырдың.
    Искә төшә, әтием бергәләшеп
    Әрәмәдә күрән чапканнар.
    Кайсы елны хәтта, кыш көне дә
    Шатланышып утын кискәннәр.
    Олы җанлы идең, мәрхәмәтле,
    Игътибарлы булдың һәрчакта.
    Ишетмәдек синнән бер авыр сүз
    Тормыш сукмагына баскач та.
    Туңдырмадың безне салкыннарда,
    Сусатмадың эссе челләдә.
    Синнән күргән барлык яхшылыкны
    Онытмабыз гомер-гомергә.
    Әби өчен син фәрештә булдың,
    Ә әнәйгә - тугрылыклы ир.
    Безнең өчен иң олы таяныч,
    Иң кадерле кеше идең син.
    Әтием-бәгърем, зинһар үпкәләмә
    Кайталмадым соңгы вакытта.
    Күңелем белән синең янда идем,
    Йөрәгемдә йөрттем һәрчакта.
    Һәркөн ятам зур өметләр баглап,
    Күрермен дип сине төшемдә,
    Карармын дип зәңгәр күзләреңә,
    Басылганчы сагыш күңелдә.

    Подробнее

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться