• Новости

    Юксынам дисен син...

    Әдәби сәхифәне бүген  тагын бер талантлы авылдашыбыз, “Исеңдәме?” дигән җыентык авторы Зөфәр Гыймадиев иҗаты белән дәвам итәбез. Бу җыентыкка туган ягын, туганнарын, якыннарын чын күңелдән яраткан Зөфәр Гыймадиевның шигъри мирасы туплап бирелгән. Китапның кереш өлешендә авторның үзе йөгерек матур тел белән язылган автобиографиясе дә урын алган. Еллар, тормыш авыр булуга да карамастан үзенең балачагы, яшьлеге турында менә ниләр яза ул: “Балачагым, үсмер елларым Бәзәкә дә үтте. Бәләкәйдән эш тә эш инде. Бәләкәй арба белән чокыр-чакырдан печән ташу дисеңме, эт яки бозау җигеп Тау астындагы чишмәдән су ташу дисеңме  – әкияти мизгелләр булып хәтердә яшиләр. Үсә төшкәч, әти-әнинең кул арасына кереп, саллырак эшләргә тотындым. Һәрнәрсәгә үземнең тырышлыгым, авылча үҗәтлек белән ирештем дисәм, хата булмас. Мәктәпкә барырга китаплар кирәк. Өлкәннәрдән берсе дә акча бирәм дими, чөнки ул чакта акчасы да булмагандыр. Нинди авыр, хикмәтле еллар иде бит ул сугыштан соңгы дәвер. Һәр адымга – җитмәүчелек, кая барып бәрелмә – юклык сиздерә. Китап 7 сатып алырга да акча табу үземнең эшем булып калды – тәки җаен таптым: бакчада җиргә коелган алмаларны җыям да, Тихие Горы пристанена алып барып сатам. Алма саткан акча күп булмаса да, кибеткә кереп, тәмле ипи алып кайтам, китап алырга да акчам җитте...

    Үсмер булып җитешкән мәлләр, атна-ун көн мәктәпкә бармыйча йөрдем, ахырда, әни ягыннан туган тиешле Рәшит абый Бәшәров килеп, әтине нык кына үгетләп, хәтта катгый таләп тә иткәч, әти чигенде, бик теләп мәктәпкә йөри башладым. Укуны яраттым, башсыз түгел идем. Урта мәктәпне тәмамлауга, мин уку ягын кайгыртам, әти колхозда эшлә дип аптырата. Хәтта Алабугага барып, техникумга документларны тапшыргач, имтиханнарга әзерләнәсе урынга, Минзәлә болынына печән чабарга җибәрде. Эшкә дә һәвәс идем, гармунда уйнарга да өйрәндем, егетләрне, кызларны биетеп, җырлатып, кичләрне үзебезчә ямьле итеп үткәрә идек. Халкыбыз җырларын, татар композиторларның мәгънәле җырларын бик яраттым. Хәзер дә күңелгә яттышлы җыр ишетсәм, өйрәнмичә тынычланмыйм. Ни хикмәттер гомер буе шигырь яраттым, кайчакларда, илһам килеп, үзем дә язгалап куям.

    КАЙТАМ ӘЛЕ ТУГАН АВЫЛГА
    Кайтыйм әле туган якларыма,
    Эчим әле чишмә суларын.
    Сызгырып ла тагын үтәр идем
    Бәбкә куган инеш буйларын.
    Инеш буендагы тал-тирәкләр,
    Кая сезнең сылу чагыгыз?..
    Кая безнең матур Пирәнәдә
    Балык тотып йөргән чагыбыз?..
    Туган якның матур болыныннан
    Җырлый-җырлый үтәр идем мин.
    Яңа чапкан печән өсләрендә
    Ятып яллар итәр идем мин...
    Булмас инде, булмас беркайчан да,
    Хыялларым үксеп яндылар.
    Болыннарым, чабар печәннәрем
    Су астында инде калдылар.
    Ә шулай да кайтам, кайтам әле тагын,
    Туган якка, туган авылга.
    Мине монда туган туфрак тарта,
    Мәңгелеккә шунда калырга.

    БӘЗӘКӘ БОЛЫННАРЫ
    (Түбән Кама ГЭСы төзелү уңаеннан)
    Киләм дә тау итәгенә,
    Күз саламын еракка.
    Бер карыймын акчарлакка,
    Бер карыймын аръякка.
    Уйлар китә үткәннәргә.
    Яшь тула күзләремә:
    Болыннарым су астында,
    Яшьлегем эзләре дә...
    Су өсте тулы акчарлак,
    Кайда яшел аланнар?..
    Кайда күлләр, кайда урман,
    Кайда кызыл баланнар?..
    Таңнарда кошлар сайрамый,
    Алар кая киттеләр?
    Киттеләр алар кайтмаска,
    Безне ятим иттеләр.
    Болыннарны су бастырып,
    Түрәләр нишләдегез?
    Табигатьне тар-мар итеп,
    Зур зыян эшләдәгез.
    Аннан-моннан гына уйлап,
    Башкарасыз зур эшләр.
    Сүз бит эштән аерыла,
    Ил кадәр илкәй нишләр?..
    Катгый әйтәм – җитте сезгә!
    Бәлки җитәр көчегез –
    Күктә болыт кумагыз сез,
    Җиргә, җиргә төшегез!

    ТУГАЙЛАРЫМНЫ САГЫНАМ
    Тау буендагы болынга
    Йөрдек без җиләкләргә.
    Хәзер анда чал дулкыннар...
    Зар-сагыш йөрәкләрдә.
    Сагынып кайтам да авылга,
    Яшьлек юлларын үтәм.
    Болын тулы гөл-чәчкәләр, –
    Дулкын астына киткән.
    Акчарлаклар, әйтегезче,
    Яшьлек эзләрем кайда?
    Дусай, Пинәрә күлләре,
    Кайда сез, кайда, кайда?..
    Кабатланмас гүзәллекләр
    Сыкрыйдыр су астында.
    Кем һәм кйчан ил алдында
    Җавап тотар барысына?

    Өметеңне өзмә - Зөфәр Гыймадиев сүз., Данияр Кабиров көе. Башкара Д.Кабиров

     

     библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться