• Новости

    Юксынам дисен син...

    "Юксынам дисең син" сәхифәсен Бәзәкәдә туып-үскән, бүгенге көндә районыбызның Бигәш авылында гомер итүче Гафия апа Файрушина шигырьләре белән дәвам итәбез.

    ТАРАЛМЫЙ ИКӘН АВЫЛЫМ
    Бәзәкәмә кайтып килдем,
    Урамнарында йөрдем.
    Авылым йортларының
    Үзгәргәнлеген күрдем.
    Яңартылган барлык йортлар
    Матур булып торалар.
    Барысы да буялганнар,
    Танымаслык булганнар.
    Төп нигезне үзгәртмичә
    Таштан салганнары да ,
    Арасында пулат кебек
    Зурайтылганнары да.
    Тәрәзәләре бизәлгән
    Төрле өлгеләр белән.
    Халкым бик мул яши, дим
    Шатланам чын күңелдән.

     

    АВЫЛЫМНЫҢ КИЧЛӘРЕ
    Гармун белән
    Җырлап йөрдек
    Урамнар яңгыратып.
    Иртә яткан кешеләрне
    Йокысыннан уятып.
    Үпкәләмәде
    Берсе дә,
    Тыңладылар яратып,
    Үзебез дә өйгә кайттык
    Күңелебезне басып.
    Күңелле иде
    Ул чаклар,
    Барыбызның яшь чаклар,
    Җырламый ничек түзәсең,
    Күңелдә моңлы җырлар.
    Гармунчыбыз
    Бигрәк оста,
    Уйный көйләр өздереп,
    Җырламыйм дисәң дә җырлыйсың,
    Ничек йөрисең түзеп.
    Менә шулай
    Моңлы үтте
    Яшьлегемнең хисләре,
    Әле дә һаман исемдә,
    Авылымның кичләре.

    Гомернең якты хатирәләре

    Мин аны беләм дә, белмим дә кебек. Аның безнең авыл кызы булуын, Үзәк урамда туып-үскән йорты барын беләм, чөнки көн дә аның яныннан үтеп йөрибез. Районыбызның бер колхозында озак еллар агроном булып эшләвеннән хәбәрдармын. Аны яхшы беләм дип әйтергә бу кадәр генә белү бик аз, әлбәттә. Соңгы вакытта без аның белән якыннан таныштык һәм аның тормыш –язмышын мин инде, чыннан да , беләм дип әйтә алам, сезне дә таныштырып узам.

    Язманың герое – Гафия Әхмәдиша кызы Буланова (Фәйрушина). Ул 1937 елда Бәзәкә авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әти-әнисен сөендереп, алты бала : өч ул һәм өч кыз үсә алар. Гафия – иң кечеләре. Әмма кайгы дигәнең дә ерак йөрми икән шул. Беркөн килеп, ул Әхмәдиша абзыйларның ишеген кага. Көтмәгәндә-уйламаганда әниләре вафат була. Йортка үги ана килә. Өлкән абый-апалар инде туган оядан чыгып киткәннәр. Газиз әнисен юксынып-сагынып өзгәләнүче үсмер кыз Гафиягә чит-ят ананың катылыгын, кырыслыгын күп тапкырлар татырга туры килә.

    Ниһаять, мәктәпне тәмамлап, кыз абыйлары янына,  Яшел Үзән районына китә, умартачылык курсларына укырга керә. Абыйсы – мәктәп директоры , җиңгәсе – укытучы, гаиләләре ишле. Гафия аларга сигезенче кеше булып килеп сыена. Әмма киң күңелле, ачык йөзле бу гаиләдә аңа кырын караучы булмый.

    Тиздән укуын тәмамлап  кыз умартачылыкта эшли башлый. Эш күп, умарталар гына да 1000 баш. Тырышып эшли, үзенең дә, абыйларының да йөзенә кызыллык китерәсе килми яшь белгечнең. Эше үзенә бик ошаса да бу белемнең генә аз икәнен аңлый кыз. Аның югары белем аласы килә. Һәм ул, абыйсыннан ачкыч алып кичләрен мәктәпкә бара һәм үзлегеннән имтиханнарга әзерләнә. Озакламый Казан авыл хуҗалыгы институтына имтиханнар бирә. Институтка керүен белгәч абыйсы: “Син кайчан әзерләнергә өлгердең соң?” дип шакката.

    Студент кыз тырышып укый, абыйларына матди авырлык китермәс өчен шәһәр мунчасы идәннәрен юа, яшәү өчен үзенә акча эшли.

    Кулына диплом алгач, аны,  үтә тырыш, яхшы укыган студент булганы өчен, фәнни эш белән дә кызыксынуын исәпкә алып , авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә станциясенә өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә алалар. Монда да ул үзен сынатмый. Ләкин алга таба биредә эшен дәвам итә алмый, чөнки әтисе чирләп китү сәбәпле , ул үзебезнең районга кайтырга мәҗбүр була. Тик туган авылында инде икенче бер яшь белгеч – Нурулла Баграмов эшли башлаган булып чыга һәм Гафияне Бигәш авылының “Азинский” совхозына агроном итеп билгелиләр. Шул көннән ул үзенә хас көч-куәт , ташып торган энергия һәм зур тырышлык белән, җиң сызганып, яраткан эшенә керешә.

    Гафия ханым гомере буе иген иккән кеше. Икмәкне тир түгеп табалар. Иген үстерү зур тырышлык, тәҗрибә, хезмәт сорый. Болары инде агроном апада ташып түгелерлек сыйфатлар.Ул, басуларда иген шаулап үссен, өстәлләребез мул булсын өчен үзе айлар буе хезмәт хакы алмаса да, бөтен зиһенен белемен, көчен эшкә җигә, зур уңышларга ирешә. Игенченең хезмәте табигать белән бәйле. Агроном Гафиянең дә һава шартлары көйсез булган елларда йокысы кача, тынычлыгы югала. Кырда мул иген үстерү, аны югалтуларсыз җыеп алу дигәндә ул күзләрен зәңгәр күктән алмый, борчыла, газаплана. Тәҗрибәле агроном механизаторлар, совхоз һәм район җитәкчелеге белән бер сүздә, элемтәдә булып аңлашып эшли. Көн-төн басу-кырлардан кайтмый эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Басулардагы муллык аны канатландыра, күңеленә көч-куәт өсти, борчу-мәшәкатьләрен оныттыра. Ул, теләсә кайсы ир заты да буйсындыра алмаган “тимер аты”  - бишекле авыр “Урал” мотоциклына җәһәт кенә менеп утыра да, кырларны-басуларны көнгә биш мәртәбә әйләнеп кайта. Башында чөеп бәйләгән ак яулыгы булмаса (каска кимәгән көннәрдә) бу көчле техника рулендә кечкенә генә хатын-кыз утырадыр дигән уй беркемнең дә башына килми мәгәр. (Менә шул “Урал” мотоциклы белән Бәзәкәгә, әтисе янына кайтып килгән вакытларын, урамнарны гөрләтеп-шаулатып узып киткәнен минем дә карап калганым булды).

    Менә шулай көн-төн тир түгеп, үз эшенә җанын бирердәй булып, Гафия Әхмәдиша кызы 1966 елдан 2000 елга кадәр агроном, бер ара авыл советы рәисе булып эшли. Тормыш иптәше белән биш кыз тәрбияләп үстерә. Ул “Ана даны”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән ханым. Татарстан хатын-кызларының II-съезды делегаты да ул. Хөкүмәтебез хезмәтен бәяләп биргән бүләкләр, мактау кәгазьләренең исәбе-саны юк.

    Гафия ханымның җаны йомылып яши торган түгел. Олыгайган көннәрдә балачак, яшьлек хатирәләрен, туган авылы Бәзәкәне сагыну, моңлану хисләре кулына каләм алырга мәҗбүр итә, ул шигырьләр яза башлый. (Менә шушы мәсьәлә буенча ул миңа мөрәҗәгать итте һәм без аның белән якыннан танышып киттек). Дөрес, бар шигырьләре дә камил булмаса да, ул үзе, балалары, якыннары өчен иҗат итеп, күңелен бушата, гомеренең якты хатирәләрен барлый, хис-кичерешләре якты нурга байый.

    9 сентябрьдә Гафия апага 80 яшь тула. Чын күңелдән аны бу олуг юбилей белән ихлас котлыйм. Алдагы гомерендә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар игелеге телим.

    Р.Мөхетдинова
    “Менделеевск яңалыклары” газетасы (2017 ел)
    Материалны “бизяки.рф” сайты өчен Ф.Башарова әзерләде.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться