• Новости

    Юксынам дисен син...

    Хөрмәтле сайт кунаклары, бүген “Юксынам дисең син...” әдәби сәхифәсен дәвам итеп сезнең игътибарга  Фәйзелхак абый Хөснетдиновның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Иң элек, аның белән таныш булмаган яшь буын өчен, Р.Мөхетдинованың “Укытучым, кадерлем...” китабыннан  хөрмәтле укытучы турында язылган бер өзек тәкъдим итәбез.

    “Фәйзелхак Хөснетдинов 1916 елда Бәзәкәдә ишле балалы  гаиләдә туа. Әтисе Гыйльфан абыйның кайчандыр мәчеттә балалар укытуы бу гаиләгә бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәтләр китерә. 1929 елның шомлы бер төнендә, барлык мал-мөлкәтен тартып алып, йорт хуҗасын алып чыгып китәләр. Гыйльфан ага суга төшкәндәй юкка чыга. Ата-анасыз калган дүрт бала (әниләре элегрәк үлгән була) карт әбиләре карамагында кала. Әтисез калган гаиләне өйләреннән куып чыгаралар. Алар унбер ел кеше мунчаларында яшәргә мәҗбүр булалар. Өстәвенә, “Мулла, мәзин баласы” дигән кара тамга, кая гына барсалар да артларыннан ияреп йөри. Андыйларга совет мәктәбендә урын юк, янәсе.

    Җидееллык мәктәпне Фәйзелхак районда оештырылган бердәнбер колхозчы яшьләр мәктәбендә, Камай авылында төгәлли. Аңа ул вакытта 18 яшь була. Аннан соң Алабуга Китапханәчеләр техникумында белем ала, Казан педагогия институтында укый. Армия сафларына алыну сәбәпле, укуын төгәлләргә өлгерми кала.

    Яшь солдат Бөек Ватан сугышының утлы-канлы мәхшәрен үз җилкәсендә татый. Сугыш хәлләре турында искә төшергәндә, ул һәрчак, тирән көрсенеп, болай дип искә ала иде.

    • Сугышта иң аянычы – шәһәрләрне, авылларны дошманга калдырып чигенү, үз халкыңа ярдәм итә алмау чарасызлыгы, якын дусларны югалту әрнүләре...

    Әмма Фәйзелхак абый Җиңү көненең киләчәгенә бөтен күңеле белән ышана. Шул ышаныч аңа меңнәрчә чакрымнарны үтәргә, яраланып, әсир төшкәннән соң, концлагерьларда күргән түзә алмаслык михнәтләрне җиңәргә ярдәм итә.

    Туган авылына 1946 елның июнендә генә әйләнеп кайта. Озак еллар дәвамында аңа, тоткынлыктан исән котылган кеше буларак, сәяси эзәрлекләүләрне, НКВД тикшеренүләрен күп татырга туры килә.

    Әмма ничек авыр булмасын, Фәйзедхак Хөснетдинов барысына да түзә, киләчәк гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый, шушы юлдан беркайчан да тайпылмый.

    1946 елның 1 сентябреннән ул Абалач мәктәбендә укыта башлый. Биредә Татар Тәкәше кызы укытучы Зәйтүнә Галиева белән гомер кора, тормыш йөген икәүләп тарталар.

    ...Алга таба Фәйзелхак Хөснетдинов, туган авылына кайтып, озак еллар дә дәвамында Бәзәкә урта мәктәбендә укыта. Бер үк вакытта, читтән торып, Мөскәүдә чит телләр өйрәнү буенча ике еллык курсларны тәмамлый

    ...Фәйзелхак Хөснетдинов бөтен барлыгын мәгарифкә багышлаган, үтә кешелекле, гаҗәеп ягымлы, изге күңелле иде. Дәресләрен искиткеч мавыктыргыч, гади, аңлаешлы итеп уздыра, уртача өлгерүче балаларны да сөендереп-үсендереп җибәрә белә иде. Җылы сүзле, игътибарлы, эзләнүчән укытучы белеме, сабырлыгы аша балаларга немец теле фәнен яраттыра алды. Без – аның укучылары, моңа бөтенебез дә шаһит. Әле дә хәтеремдә, укытучыбыз Гёте шигырьләрен татарчага үзе тәрҗемә итә иде.

    ... Фәйзелхак Хөснетдинов һәрчак хөр күңелле, көчле рухлы, тормышка гашыйк кеше булды. Язмыш биреп торган сынаулар алдында сынмады, сыгылмады, авырлыкларга бирешмәде. Үлемне күп мәртәбәләр күргән солдат буларак, ул яшәүнең  тәмен-ямен белде, тормышка гашыйк иде. Кешеләрне яратты, олы белән олы, кече белән кече була белде.

    ... 1977 елда пенсиягә киткәннән соң  да, ул тыныч , җай гына яшәү рәвешен түгел, ә киресенчә, тынгысыз, тулы тормыш белән яшәүне сайлады. Мәктәптә укучылар алдында чыгышлар ясый, әле ветераннар, әле авыл халкы арасында булды. Табигатьне яратучы зат, көннәр буе алма бакчасында мәш килде, кортлары белән “сөйләште”. Һәвәскәр бакчачы да иде әле ул: җиләк-җимеш агачларының  серләрен белде, әллә ничә сорт алмагачлар үстерде. Ә көзләрен балын, алмаларын күршеләргә мул өләшә иде.

    Хисле-моңлы җан буларак, шигърият өлкәсендә дә укытучыбыз безгә матур-матур шигъри тәлгәшләрен  бүләк итте. Аның күркәм шигырьләрен туплап, укучысы – АДПУ доценты Сәлахетдин Таҗиев, остазына чиксез рәхмәт хисләре белдереп, “Ядкарь булып яшьләргә” исемле китап итеп чыгарды”.

    ЮКСЫНУ

    Мәктәп торган биек тауга карап
    Ник юксына икән күңелем ?
    Балаларга тәүге белем биреп
    Узгангамы шунда гомерем ?
    Көзләр җиткән саен сиңа киләм,
    Нигез ташың гына калса да.
    Ни булган соң тауда басып торсаң,
    Истәлеккә генә булса да ?
    Ак тәрәзә, зәңгәр капкаларың
    Әйләнгәндер инде күмергә.
    Балаларың сукмак өзмәс иде
    Исән булсаң синнән гомергә.
    Бакчаларың кыргый урман булган,
    Коймаларың сүтеп алганнар.
    Каеннарың тора башын иеп,
    Гүя алар ятим калганнар.
    Каеннарга карап басып торам,
    Фикер йөри артта еракта.
    Күз алдымнан уза барсы, кинәт
    Җиз кыңгырау чыңлый колакта.
    Яңа мәктәп – матур һәм зур бина,
    Булып торам анда еш кына.
    Әллә инде бергә картайганга,
    Күңел никтер тегесен юксына...

     САГЫНДЫРА МИНЕ

    Давыл тынды, Берлин күге зәңгәр
    Без торабыз Ватан сагында.
    Сагыну хисе әмма тынгы бирми,
    Җанга көндез, кичен, таңында.
    Сагындырды мине туган ягым,
    Төшкә керә бала чакларым.
    Кама буе, күлләр, төнбоеклар,
    Бөдрә таллар, туган якларым.
    Сагындырды мине зәңгәр урман,
    Авылымның алсу таңнары.
    Сагындырды мине таныш җырлар.
    Үз халкымның талгын моңнары.
    Сагындырды мине хәтфә болын,
    Колхозымның иркен кырлары.
    Сагындырды авылым егетләре,
    Яулык болгап калган кызлары.
    Сагындырды мине авылдашлар,
    Улын көтеп калган аналар.
    Сагындырды мине җиз кыңгырау,
    Сумка тоткан нәни балалар.
    Давыл тынгач, тыныч язлар килде,
    Кошлар очты безнең якларга.
    Кошлар белән яуда җиңеп чыккан
    Дуслар кайтты туган якларга.
    Киек казлар узды, кайталар, дип ,
    Зәңгәр урман торды тын карап.
    Авылдашлар безне каршы алды,
    Җиз кыңгырау килде шалтырап.
    Авыр еллар инде артта калды,
    Ал таң атты авылым күгендә.
    Матур кызның чәчәк тоттырганы
    Күз алдымда әле бүген дә.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться