• Новости

    Юксынам дисен син...

         Хөрмәтле сайт кунаклары! “Юксынам дисең син...” әдәби сәхифәсен бу атнада читтә яшәүче авылдашыбыз Фәния апа Кәримова шигырьләре белән дәвам итәбез. Иң элек авылдашыбызның тормыш юлы белән танышып китик.

          Фәния апа  – сугыш чоры баласы, 1939 елның 31 июлендә колхозчы Гайшә апа белән Галиәхмәт абый Кәримовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Гаилә матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башланып китә, һәм озак та тормый 1941 елның 13 июлендә үк Галиәхмәт абыйны сугышка алалар. Бу вакытта хатыны Гайшә апа 3кызы - 1932 елгы Хәдичә, 1936 елгы Фәйрүзә, 1939 нчы елгы Фәния һәм әле ул чакта үзе дә белмичә дүртенчегә улы Шәрифҗан белән  авырлы булып кала.  Бик кечкенә булу сәбәпле Фәния апа сугыш чорын хәтерләми диярлек. Аннары, әниләре Гайшә апа уен-көлкеле, җор телле булуы өстенә бик акыллы да хатын була. Кечкенә балалары күңелен яраламаска тырышып, сугыш  һәм әтиләре турында берни дә сөйләми, зарланмый. Икенче яктан карасаң, зарланып торырга вакыты да калмагандыр, көне-төне эштә ул, 4 бала бит берүзе өстендә. Әни кеше балаларны карау, тамакларын туйдыру өчен бөтен көчен куя.      

          Фәния апа үзен-үзе белә башлаганнан бирле ачыктан-ачык бер күренешне хәтерли: менә күрше Гыйльминисаттәй кечкенә Фәнияне кулларына күтәреп балалар бакчасыннан алып кайтып бара, аның муенында сап-сары лимон төсендә гәрәбә төймә. Фәния нәни куллары белән шул гәрәбәне тарткалап уйный. Күрше әби аңа йомшак кына , менә кызым сугыш бетәр, синең әтиең дә кайтыр, кайтканда әниеңә менә шундый гәрәбә алып кайтыр, ди. Фәния әле ул чакта әти кешенең кем икәнен дә белми, ләкин әнисенең шундый төймә тагып йөрүен күзаллап  сөенә. Соңыннан, мәктәптә  укый, сугыш турында сөйләгәннәрне аңлый башлагач кына  әнисеннән әтисе турында сораштыра ул. Галиәхмәт абый сугыштан әйләнеп кайтмый, ятып кала. 4 баласын Гайшә апа берүзе тәрбияләп үстерә.

        Яше җиткәч Фәния апа иптәшләре белән югары мәктәпкә укырга бара. Еллар авыр, аякка-өскә кием юк, ризык та такы-токы гына. Әниләре көннәр буе колхоз эшендә. Шул чордагы укытучылар балаларга белем бирү белән беррәттән һәркайсы җылы сүзе, якты карашы, олыларча файдалы киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Аларның барысын да  зур хөрмәт белән искә ала бүген  Фәния апа. Тормышлары авыр булу сәбәпле Фәния апа 7 сыйныфны тәмамлагач укудан туктап 2 ел хат ташучы булып эшли. 8 сыйныфны яңадан 1941 елгылар белән укып бетерә. Җиңү яулаган солдат балаларының тормышы авыр була ул елларда. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыган сыйныфташлары Бикмухаметова Наҗия, Гайнетдинова Нурзия, Хөснетдинов Наильләр берсе дә югары уку йортларына китә алмыйлар, барысы да туган авылларында колхозда эшкә калалар. Фәния апа да сарык фермасына эшкә килә. Ләкин,  яшьлеккә  хыяллану хас бит. Авыл яшьләренең тормышы гөрләп торса да, коллективта  матур аралашып дус-тату эшләсәләр дә Фәния апа да читкә китеп акча эшләү, матур киенү, җитеш тормыш  турында хыяллана. Шул хыялларын тормышка ашырырга теләп  ул күрше Мәчтүрә әбигә Ирбиттан кунакка кайткан Минәхмәт абыйга ияреп авылдан чыгып китә. 1960 елда башта Чиләбегә килеп урнаша, 1966 елда Красноярск крае Железногорск каласына  күченә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда яши.

    Бөтен гомере хезмәттә үтә авылдашыбызның. Башта маляр булып эшли. Аннары татар кызының тырышлыгын, эш сөючән икәнен күреп   бригадир итеп билгелиләр.

    Ире Әхмәтгали белән икесе дә пенсиядә бүген, тормышлары җитеш. Чит җирләрдә татарлар үзара ярдәмләшеп, аралашып яшиләр, дин тоталар. Аллага шөкер, Фәния апа да 5 вакыт намазын, уразасын калдырмый. Шәһәрдә татар зираты булдыруга да ирешкәннәр. 

    Ләкин, бүгенге тормышы ничек кенә яхшы булса да күңелендә мәңге бетмәс яра - баласы хәсрәтен йөртә ул. Бердәнбер улы 20 яшендә чыгып  югала аның. Бик озак эзлиләр, эзләтәләр алар аны. Шул елларда никадәр ут йотып яшәгәнен, күпме күз яше түккәнен Фәния апа үзе генә белә.  5 елдан соң билгесез кешеләр каберлегеннән табып бирәләр Рәшитне, чынлап та ул икәнен ачыклыйлар, шәһәрнең татар зиратына 4 нче кеше итеп алып кайтып җирлиләр. Газиз улының гәүдәсе табылу, кабере булу  ана өчен зур бәхет бүген. Язмышы белән килешкән Фәния апа зарланмыйча, сыкранмыйча тормыштан ямь табып яшәргә тырыша.

    Яшьлегендә якты хыяллар артыннан чыгып киткән кыз бала гомере буе  туган ягын, туган авылын, якыннарын сагынып яши. Үзешчән сәнгатьтә катнашкан, актив яшәү рәвеше алып барган кеше буларак күңелендәге уйларын әкренләп кәгазь битенә төшерә, истәлекләр, шигырьләр яза башлый. Бу язманы әзерләгәндә Фәния апа белән аралашу шулкадәр ихлас  булды, әйтерсең гомер буе бер-беребезне белгәнбез. Бу ачык күңелле, мөлаем ападан   йөзләгән чакрымнар аша да җан җылысы бөркелеп тора иде.

    Материалны Ф.Башарова әзерләде.

    Гөлҗимешле  атау  (утрау)

    1. Кама суы  кимегән чакларда
      Таяк тотып чокып  атауга чыгабыз,
      Гөлҗимеше бик куп ,үзе эре
      Капчыклар тулганчы җыябыз.

     

    1. Кайчак суы арта ,җәяү чыгып булмый
      Бәнәт җиңгәй “лодка” дип көймэ чакыра,
      Миңа урын җитми нишләргә соң?
      Ябышып йөзәм көймә артына.

     

    1. Мин бик судан куркам,йөзә белмим,
      Башымда бары бер уй  болгана
      Кичләр җитә миңа ходай язган,
      Көймәгә ябышып йөзеп чыгарга.

     

    1. Аллаһыма шөкер тагын исән чыктым
      Кирэк комны ерып өскә менәргә,
      Мәсгүт абый күптән инде көтә
      Атка төяп алып китәргә.

     

    1. Туган – тумачалар ярдәм итте
      Сугыштан соң авыр елларда.
      Дога кылам булсын урыннары,
      Аллаһының оҗмахларында.

     

                         Кайтыр идем  авылыма.

    1. Чит шәһәрдә бик күп йөрдем инде,
      Хәттә урамнарын тарсынам.
      Бәзәкә авылыма кайтыр идем
      Бик күрәсем килә , сагынам.

     

    1. Бәзәкә авылыма кайтыр өчен,
      Риза булыр идем очарга
      Кайттыңмы  дип капка ачып көткән,
      Әнкәем юк шул кочарга.
    1. Еллар үтте күпме сулар акты
      Бәзәкәмне һич оныта алмам.
      Өйләр бикле,бер кемем калмады
      Авылыма инде кайта алмам.

                      Фәния Латыпова.

          Красноярский крае , Железногорск шәһәре.

     

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться