• Новости

    Юксынам дисен син... Фания Шакирова (сайт архивыннан)

    Хөрмәтле сайт кунаклары, бүген “Юксынам дисең син...” әдәби сәхифәсен авылдашыбыз Фәния апа Шакирова иҗаты белән дәвам итәргә уйладым. Уйладым да, китапханәдә еллар дәвамында газета-журналлар битендә басылган бәзәкәлеләр иҗатын туплап барган “Бәзәкә халкы иҗаты” дигән папканы кулыма алдым. Фәния апага багышланган файл шактый калын икән. Саргаеп киткән газета битләреннән  ап-ак яулыгын япкан Фәния апа моңсу гына карап тора. Уйга калдым, үзем дә истәлекләр язар чакка җиткәнмен түгелме?!.  Әле кәрәзле телефоннар юк вакытта районга төрле чараларга, очрашуларга Фәния апаны минем аша чакыра иделәр. Шунлыктан еш очрашып тора идек аның белән. Шигырьләр язуы, китабы басылып чыгу сәбәпле дә менгәли идем янына. Һәрвакыт өйалдына кадәр чыгып каршы ала, әйдәкләп өенә алып кереп түр өстәл артына мине утырта, үзе кул эшен алып каршыга урнаша иде. Аннары шигърияткә гашыйк Фәния белән шагыйрә Фәния арасында җылы әңгәмә башлана. Үз язмышын, ил язмышын шигырьләре белән бәйләп акрын гына сөйли ул, аннары эшен куеп кулына калын гына дәфтәр ала да, “бүген генә яздым, яңа табадан төшкән, тыңлап карале” дип шигырь укый башлый. Шулай бер утырганда ире Әхмәтгәрәй абыйга багышлап язган яңа шигырен укып күрсәтте. Шигыре күңелемә бик ошады да мин дә күчереп алдым.

     Кермә төшләремә

    Кермә, иркәм, кермә төшләремә,       
    Зиһеннәрем минем чуала.
    Төшләремә керсәң мин уйланам,
    Сагышларым кабат яңара.

    Кермә, иркәм, минем төшләремә,
    Төрлеләргә юрыйм, юрала.
    Сине уйлап янган йөрәккәем
    Хәсрәтләргә кабат урала.

    Кермә, иркәм, минем төшләремә,
    Мәңгелеккә киттең, юк чара.
    Сине уйлап күпме өзгзләнәм,
    Хәсрәтемә юк бит чик-чама.

    Кермә, иркәм, минем төшләремә,
    Өзгәләмә минем бәгъремне.
    Җәйләр җиткәч барырмын яныңа
    Мин карарга синең кабереңне.

    Инде мондый очрашулар өзелгәнгә дә күп еллар үтте.

    Ә әдәби сәхифәгә кереш сүз итеп авылдашыбыз, “Менделеевск яңалыклары” газетасы журналисты Рәхилә Мирзаянованың “Күңелләрдә шигырь уты бар” дигән язмасыннан Фәния Шакирова турында бер өзек урнаштырам.

          «Шагыйрә Фәния апа Шакирова дип сөйләгәндә, иң элек киң күңелле күршем искә төшә. Күршең үзеңнән яхшы булсын, диләр. Нәкъ аңа карата әйтелгән сүзләр бу.

    Фәния ханым да сугыш чоры баласы. Фашистларга каршы аяусыз көрәш башланганда аңа әле ике генә яшь була. Кызның әтисе канкойгыч бәрелешләрдә батырларча һәлак була. Һай, ул ятимлекнең ачылары! Ипигә туймаган чаклар...

    Тормыш Фәния апага рәхимсез була. Кияүгә чыгып, өч бала табып, инде аларның игелекләрен күрәбез дип кенә өметләнгәндә, җәмәгате Әхмәтгәрәй вакытсыз якты дөнья белән хушлаша. Сынмаска, сыгылмаска, балалар хакына түзәргә кирәк.

    Шундый чакларда аңа ярдәмгә моңлы җыр килә, Бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрен башкара Фәния. Җыр белән бергә күңелдә шигырь юллары да туа. Әнә, түр башындагы караватта чигүле тышлы мендәрләре тора. Тышларын, җан җылысын өреп, үзе чиккән иде бит. Әнә, кай арада үсеп җиткән диген, оныгы Раил, чуктай киенеп беренче тапкыр мәктәпкә барырга җыена. Шундый истәлекле мизгелләрне ничек шигырь юлларына салмыйсың инде! Фәния ханым иҗат иткән һәр шигырьнең үз тарихы бар. Туган ягы Бәзәкәгә, аның тарихи урыннары – ямьле Пинәрә буйлары, Тукмаклы урманы, Кызлар чокырына багышланганнары аеруча күңелгә якын. Алар барысы да авторның “Очар кошым” җыентыгында урын тапкан. Ирешелгәннәр чик түгел. Фәния ханым Шакирова киләчәктә дә аһәңле шигырьләре укучыларга барып ирешер дип өметләнеп калабыз.”

    АЛТЫН, КӨМЕШ

    Киерелеп печән чабам,
    Туган җир суларын эчәм,
    Үз илем һавасын исним,
    Үз җиремдә тормыш кичәм.
    Туган җирдә бик кадерле
    Эшләп йөргән бар эшем дә.
    Чит җирләрнең кирәк түгел
    Алтыны да, көмеше дә.
    Үз илемдә, туган җирдә,
    Авылымда миңа өлеш.
    Туган җирнең бар туфрагы
    Миңа алтын, миңа көмеш.

    ***
    Җәйләр җитсә сагынып, ямансулап
    Үткәннәрне искә аламын.
    Су астында калды күпме байлык-
    Шуны сагынып дөрләп янамын.
    Ташларына басып моңлы кошлар
    Каршылады алсу таңнарны.
    Тирә-юньдә шау чәчәкләр исе
    Сафландыра иде җаннарны.
    Җәйләүләрдә җәен утлап йөрде
    Сыерлары, көтү атлары.
    Ямьле иде Бәзәкә болыннары,
    Авылымның тирә-яклары.
    Болынга төштек кунакка баргандай,
    Кибән куйды уңган агайлар.
    Матур озын Кәдәнгеш күлендә
    Балык чирттерделәр малайлар.
    Бердәм булып кызлар, җыелышып
    Җыйдык печән , өйдек чүмәлә.
    Җанга шифа, тәнгә сихәт бирде,
    Коендырды күле Пинәрә.
    Шушы ямьле матур болыннарның
    Их саф иде шундый һавасы.
    Мәхәббәтен ача алмаганга
    Һавасының тиде дәвасы.
    Күбәләкләр чәчәкләргә кунып
    Гашыйк кыздай шашып очтылар.
    Сагынышып кайткан су кошлары
    Күлнең дулкыннарын кочтылар.
    Табигатьнең гүзәл кочагында
    Яшь колыннар чабып уйнады.
    Карлыган, җиләкләп чәйләр эчтек,
    Хозурланып йөрәк туймады.
    Учак ягып, балыклар пешереп,
    Бәрәңгеләр күмеп ашадык.
    Әллә, бәлки, ялгышлык беләндер
    Бар байлыкны суга ташладык...

    Материалны “бизяки.рф” сайты өчен Ф.Башарова әзерләде

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться