• Новости

    Хэтер сэгате

    Бөек Җиңүнең яшь каһарманнары

         Ватан сугышының яшь каһарманнары 12 ноябрь көнне Бәзәкә китапханәсе урта мәктәп белән берлектә “Бөек Җиңүнең яшь каһарманнары” проекты кысаларында “Ватан сугышының яшь каһарманнары” дигән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче Ф. Бәшәрова  кереш сүзендә Бөек Җиңү 27 миллион кеше тормышы бәрабәренә яулануы, балаларга сугыш китергән авырлыклар, оккупацияләнгән җирләрдәге яшүсмер һәм балаларның партизан отрядларындагы көрәшләре турында сөйләде. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән герой-пионерлар турындагы мәгълүмат электрон презентация белән тулыландырылды. Мәктәп укучысы Р. Хузяхранова М. Алигерның “Зоя” поэмасыннан өзек укыды. Чара соңында Ф. Башарова “В жизни всегда есть место подвигу» дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды, авыл китапханәсенә бизяки.рф сайты волонтерлары эшләп биргән, авылыбыз ветераннары турында мәгълүмат тупланган “Үлемсез полк” материаллары белән таныштырды һәм аларның бу хезмәте үзе үк бер батырлык булуын искәртте.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться