• Новости

    Юксынам дисен син... Мансур Хузиахметов

    Хөрмәтле сайт кунаклары, яраткан Бәзәкәбезгә багышлап язылган шигырьләрдән торган “Юксынам дисең син...” әдәби сәхифәсен авылдашыбыз Мансур Хаҗиәхмәтов иҗаты белән тәмамлыйбыз.

    Авыл өчен җан атып яши.

    Хаҗиәхмәтов Мансур  1947елның 5 сентябрендә Бәзәкә авылында туа. Әтисе Мөхәмәтдин – сугыш инвалиды, 1944 елда Бөек Ватан сугышында аягын калдырып кайткан була. Сугыштан соң  озак еллар заготовитель булып эшли.  Әнисе Нәсимә апа  колхозда хезмәт куя. Гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучылык аркасында ата-ана аерылыша, абыйсын һәм кечкенә Мансурны ияртеп әниләре  өйдән чыгып китә. Шулай итеп Мансур абыйга ятимлекне дә, үгилекне дә күрергә туры килә.

    3 класста укыганда, тормышлары бераз җайланганчы дип, үги атасының Киргизия ССР дан кайткан энесе аны үзенә ияртеп  алып китә. Хайдаркан дигән эшчеләр бистәсендә ят кешеләрдә Мансур абый кагылып-сугылып яшәсә дә  тырышып укый, рус телен камилләштерә, аккордеон курсларына яздыралар үзен. Ләкин сагыну-сагышларына дәва табалмый шул бала. 3 елдан соң поездга утыртып  кире авылга  кайтарып җибәрәләр аны. Кар күмгән салам түбәле туган авылына кайтып кергән көнне аннан да бәхетле кеше булмый. Бүтән туган авылымнан беркая да китмәм, дип ант итә ул шунда.  Мансур абый  Бәзәкә мәктәбендә укуын дәвам итә, яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамлый, аннары шоферлык курсларында укый.  Әлбәттә,  егет булгач читкә килеп акча эшләргә, җитеш тормышта яшәргә теләп ымсынган чаклары була аның, ләкин шул теләккә тормыш авырлыклары гел киртәләр булып тора, әллә, биргән анты җибәрми шунда. 1967 елда армия сафларына алына, 3 ел Мари илендә - Йошкар-Ола да хезмәт итеп кайта.  1970 елда, армиядән кайтканнан соң,  колхозда шофер булып эшли башлый. Күрше Алабуга районы кызы Венера  белән танышып матур гаилә коралар, 2 бала – уллары Ильсур һәм кызлары Эльмираны тәрбияләп үстерәләр. Үз гомерендә кайда гына эшләсә дә (шофер, кырчылык бригадасында бригадир, машина-трактор паркында мөдир, төзүче, терлекче) эшен намус белән башкара ул. 

    Бүгенге көндә Мансур абый лаеклы елда. Күп еллардан бирле ул авыл китапханәсенең актив укучысы. Әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләгән авыл мәктәбе укытучыларын иң җылы ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала ул.

    Авыл китапханәсендә һәрдаим төрле кичәләр уздырыла. Иҗат эше белән шөгыльләнгән авылдашларга багышлап “Һәр күңелдә шигырь уты яна” дигән кичә әзерләгәндә китапханәче аннан да сорап куя: “Мансур абый, сез шигырьләр язмыйсызмы?” Мансур абый, юк-юк диеп җавап бирсә дә, китапханәдән кайткач беренче тапкыр кулына каләм алып, күңеленә җыелган уй-фикерләрен ак кәгазьгә теркәп куярга була. Ә күңел буш түгел, дөньяга, яшәешкә битараф булмаган кеше күңелендә әллә никадәр әйтелмәгән уй-фикер бар, дөнья матурлыгына сокланудан, кичергән шатлык-куанычлардан, йөрәк әрнүләреннән, кайгы-хәсрәтләрдән җыелган хисләр өермәсе бөтенесе дә күңел дигән тирән күлдә саклана бит. Әле беркөн генә яшьлек дусты Сәетнурны мәңгелеккә югалтудан яраланган йөрәк әнә ничек сыкрый!..

    Шулай итеп Мансур абыйның беренче “Бергә үскән дусларыма багышлыйм” дигән шигыре языла. Аннан соң  гади генә шигырь юлларына гомер агышларын, яшәү мәгънәсе турында уйларын, туган як гүзәллеген, авылы урамнары матурлыгын, Кама суы күмгән әрәмәләрне, балыклы күлләрне сагынуын сала ул. Язганнары “Минем Бәзәкәм” сайтында куелып бара, авылдашлар иҗатын яратып кабул итәләр.  Мансур абый белән сөйләшеп утырганда аның бик күзәтүчән, үтә хисчән кеше булуына игътибар итми мөмкин түгел. Гомере авылда узган кеше буларак, тирә-яктагы матурлыкка ияләнсә дә ул,   язгы һавада карлыгачлар очышын да, иген кырында арышлар серләшүен дә, тук башакларда  була торган яшәү көчен дә маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә, соклана, шатлана белгән.  Ә хәзер сезнең игътибарга Мансур Хаҗиәхмәтовның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

    Ф.Башарова

     

    ***  

    Арыш басуында

    Шулай бервакытны туктадым мин
    Арыш басуының кырына.
    Алсуланып кояш чыгып килә
    Басуны күмеп алтын нурына 

    Басу өсләрендә рәшә дулкынлана,
    Дулкынлана җилдә сабаклар,
    Саклагыз сез безне, үстерегез
    Яшәү көче бирер башаклар!

    Башларын башка тигереп,
    Тук башаклар гүя серләшә,
    Ләззәтләнеп шулай серкәләнә алар,
    Хәтта, искән җилләр көнләшә. 

    Күрәсеңме, миндә байлыкны, дип
    Әйтә кебек арыш басуы.
    Сокланып мин озак карап тордым,
    Басылганчы йөрәк ярсуы. 

    ***

    Зәңгәр күлдә йөзә аккошлар,
    Кыр үрдәкләре куе камышта,
    Су өстендә тирбәлгән кояш назы,
    Ярсу йөрәгемне сала сагышка 

    Исәнме, кояш,
    Исәнме, мәрхәмәтле табигатем, дип
    Кычкырам мин урман-кырларга.
    Хыялланып яшьлегемә кайтам,
    Яшьлек чагыла матур җырларда. 

    Балачак авылым күз алдыма килә,
    Салам түбәле кечкенә өйләре.
    Сәке тулы бала-чагасы белән
    Салкын кышның айлы кичләре. 

    Сугыштан соңгы авыр елларда да
    Яшәде халык, түзде, сынмады,
    Чи тал, салам ягып өен җылытты.
    Чыра ягып җебен дә эрләде,
    Умач ясап ашын куертты. 

    Зур иде тук авыл, һәрбер өйдә
    Дистәләгән бала-чагалар.
    Бәбкә-үлән баскан урамнарда
    Уйный алар, йөгерә, чабалар. 

    Күп иде шул әби-чәбиләре,
    Бабайлары, карты-корысы.
    Шулай гөрләп яши бирде авыл,
    Калды анда яше, олысы.

    Бала чагым, яшьлек елларым гел
    Искә төшә моңсу чагында.
    Яланаяк чабып йөри идек
    Хәтфә кебек үлән чыгында.

    Алты йөздән артык лачыныңны
    Сугыш кырларына алдылар,
    Исәннәре кайтты, үлгәннәре
    Яу кырында ятып калдылар.

    Анда да син бирешмәдең, авылым,
    Артты синең кеше саны да,
    Эшчән халкың белән яшәдең син,
    Матурайдың, үстең тагын да.

    Ике меңнән артык эшчән халкың синең
    Иген икте, чапты печәнен.
    Зарланмады алар авырлыкка,
    Сөйләмәде ниләр күргәнен. 

    Кемнәр генә яшәмәде синдә,
    Чал тарихлы сөйгән авылым,
    Манаралы мәчетләр горур басып торды,
    Табигатьнең җиңеп җилен, давылын.

    Кая синең сабыр ак сакаллы
    Күп һөнәрле бөек бабайларың?!
    Кая синең батыр, нык йөрәкле
    Һәм көрәшче авыл малайларың? 

    Кая китте Имамилар,
    Кая соң ул Камалилар
    Солтан, Шуңкар  һәм Хаҗилар,
    Шәмсекамал һәм Маһилар,
    Ситдикалар һәм Камаллар,
    Алар авылның тарихы.
    Кая китеп югалдылар?

    Чал тарихлы авылым минем,
    Гөрләп үстең халкым белән.
    Беркая да таралмадык,
    Яшәде үз холкы белән. 

    Нишләдең син, авылым, нәрсә булды,
    Нигә ташлап китә яшьләрең?
    Биш йөз еллык тарихлы авыл бит син,
    Шундый данлы булып яшәдең. 

    Яшә, туган авылым, мәңге-мәңге.
    Халкың белән гөрләп гел бергә.
    Чәчәк атып яшә, сүнмә, картайма син,
    Мәңге яшә, авылым Бәзәкә!

    Материалны “бизяки.рф” сайты өчен Ф Башарова әзерләде.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться