• Новости

    Наши в Казани

    “Идел-Йорт 2020”

    21 декабрь көнне Казан шәһәренең Гәлиәскәр Камал исемендәге ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНДА  ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында үткәрелгән Ш. З. Закиров исемендәге “Идел-йорт 2020” төбәкара театр коллективларының ХХ юбилей бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләу тантанасы булып узды. Бу мәртәбәле чарада Менделеев районы Бәзәкә мәдәният йорты каршында  эшләп килүче “Елмай” театр коллективы да катнашты. Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектакле өчен  “Елмай” театр коллективы (җитәкчесе Г.Гомәрова) Катнашучы ДИПЛОМЫ һәм 20 меңгә сертификат; Җамал ролен башкарган актриса Фәймә Галимова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясе дипломы һәм 30 меңлек сертификат белән буләкләнде.

    Алга таба да тырыш хезмәтегезнең иҗат җимешләрен күрергә язсын, уңышлар сезгә авылдашлар!

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться