• Новости

    Тэмэкене ташлагыз

                                      Тәмәкене ташлагыз

    Тәмәкенең кеше организмына зур зыян салуы турында белмәгән кеше юктыр. Никотин организмга эләгүгә үк 15 секунд эчендә баш миенә барып җитә. Шуңа да кеше тәмәкегә бик тиз күнегә һәм кыска вакыт эчендә ул гадәткә әверелә. Еллар дәвамында тәмәке тарту  исә үпкәдә яман шеш, инфарк, инсульт, шикәр диабеты һ.б. авырулар китереп чыгара. Шуның өстенә тәмәкедән тартучы гына түгел, аның якыннары да зыян күрә.

    Шуларны истә тотып 26 январь көнне Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәчесе “Тәмәкене ташлагыз” дигән кызыклы фактлар сәгате үткәрде. Слайд презентациясе аша укучылар тәмәкенең организмга тискәре йогынтысы турындагы фактлар белән беррәттән тәмәке китергән чыгымнар, төрле илләрдә үткәрелгән көрәш чаралары белән дә таныштылар. Китапханәче тәмәкене ташлау чаралары булып физкультура, хезмәт, спорт торуын әйтеп үтте, үз-үзен кулга алып ел саен миллионлаган кешенең тәмәкене ташлавы турында сөйләде, ә иң яхшысы яшьтән үк дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген ассызыклады. Чарада урта һәм югары сыйныф укучылары катнашты. (26.01.2021)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться