• Новости

    Мозафаров Мехаматдин Зариф улы- Курск дугасы очен «За отвагу» медале

    Мозафаров Мехаматдин Зариф улы- Курск дугасы өчен “За отвагу” медале

    Мозафаров Мехаметдин Зариф улы 1916 елда Бәзәкә авылында туа. Бәзәкә мәктәбендә 5 класс белем ала. А.Х.Мәхмүтованың “Бәзәкәм, туган бишегем” китабындагы “Вторая Всероссийская перепись 1917 года по Елабужскому уезду Вятской губернии деревни Бизяки- Подворная перепись”та (415 бит, п.51) болай дип язылган: “Музафаров Зариф, 45 лет. Жена 40 лет, 2 дочери 4 и 10 лет, сын 1 год (бу 1916 елда туган Мехаматдин абзый була инде)”.

    20 гасырның 30-нчы еллары азагында РККАда хезмәт итеп, аннан ВЛКСМ члены булып кайта. Тыныч тормышы озак дәвам итә алмый- Бөек Ватан сугышы башлангач, районнан беренче призыв белән, 24 июньдә Мехаметдин абзыйны Бондюг райвоенкоматы хәрби хезмәткә чакыра. Шул ук көнне аны, тәҗрибәле солдат һәм ВЛКСМ члены буларак,  15 кешедән торган 1188-нче команданың җитәкчесе итеп Озын Тау (Тихая Гора) пристаненнән Казанга 18-нче укчы дивизия штабына җибәрәләр. Архив документаларында аның командасында шулай ук күптән түгел генә солдат хезмәтеннән кайткан Бәзәкә егете Фатхуллин Нуриәхмәт абый булуы да күрсәтелгән. Шул ук 1941 елның 24 июнь көнне Мехаматдин абзый белән бергә Бондюг райвоенкоматы Бәзәкәдән Шакиров Кәрим абзыйны да хәрби хезмәткә чакырып башка команда белән 18-нче укчы дивизиягә җибәрә. Шулай итеп 3 бәзәкәле бер дивизиядә сугышчан юлларын башлыйлар.

    18-нче укчы дивизия инде 1941 елның июне уртасында, сугыш башланганчы ук, СССРның көнбатыш чикләренә күченергә приказ алган була һәм бу приказны үти башлап полкларын Орша шәһәренә озата башлый. Мозафаров Мехаметдин Зарип улы, Казанга килеп җитү белән, дивизиянең соңгы эшелоннарына утырып фронтка китә.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться