• Новости

    Джалилю - 115

                                    Каләм белән җиңдек дошманны

                                            

    Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук билгеле , үзенә ихтирам уята торган шәхесләр бар. Безнең татар халкында да күп алар, һәм шуларның берсе, әлбәттә, патриот-шагыйрь Муса Җәлил. Татар халкында инде берничә буын аның шигырьләрен ятлап үсте. Алар безне кыю, батыр булырга өндәде, аның шигырьләре бездә туган илгә мәхәббәт тәрбияләде.

    М.Җәлил шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, аларны төрле милләт халыклары укый. 2021 елның 15 февралендә М.Җәлилнең тууына 115 ел тула. Шул уңайдан һәм 2021 ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак Алабуга китапханәләр системасы “Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз” дигән Төбәкара акция оештырды һәм акциядә Бәзәкә авылы китапханәсе дә катнашты. Моның өчен “Каләм белән җиңдек дошманны” дигән поэзия сәгате үткәрде. Чарада авылыбызның өлкән яшьтәге укучылары Ф.Галимова, Т.Сибгәтуллина, В.Гәрәева, Р.Хөрмәтуллина, Ә.Закирова, Ф.Бәшәрова катнашты. Алар Җәлилнең тоткынлыкта вакытта язылган шигырьләрен “Моабит дәфтәрләре” китабыннан  укыдылар. Авылдашларның  укуларын "Бизякинская сельская библиотека"  битеннән кереп карый аласыз.  (февраль 2021)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться