• Новости

    Милэшнен сердэшлэре

    Кадерле сайт укучылырыбыз! Бүген, Ватанны саклаучылыр көне алдыннан, сезне Бәзәкә авылының хөрмәтле хәзрәте Мехаматнур абый Нәҗметдиновның шигыре белән таныштырып үтәсе килә.

     

    Миләшнең сердәшләре.

    Әфганда һәлак булган яшь егетләргә, солдатларга багышлыйм.

     

    Сыерчыклар кайта язлар килгәч,
    Сагынып көтә туган җирләре.

    Өй буенда миләшләргә кунып,
    Сайраулары, күнел серләре.
    Әллә шушы сыерчыклар булып,
    Кайтты микән яп-яшь егетләр.
    Әфганнарда һәлак булды алар,
    Цинк гробларда мәетләр.
    Сыерчыклар сайрый чут-чут итеп,
    Тетрәнә ана күңеле.
    Күзен йомса, басып тора улы,
    Карашлары аның сөйкемле.
    "Кайтырмын дип әйтеп киткән идем,
    Һәлак булдым ерак җирләрдә.
    Син гафу ит, әнкәй, солдатыңны,
    Кайталмадым туган якларга".
    Күз алдында басып торган улы,
    Әйтә кебек шушы сүзләрне.
    Битләреннән ага күз яшьләре,
    Яшь пәрдәсе каплый күзләрне.
    Сыерчыклар булып язлар килгәч,
    Кайтыр алар таныш миләшкә.
    Сагынулары җырларында булыр,
    Миләш булыр сезгә сердәшкә. 

      Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел,февраль

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться