• Новости

    Фания Каримова: Железногорск

    Картада юк шәһәр.

    Железногорск! Үпкәләмә миңа!

    Барыбер Бәзәкәмне сагынам.

    Синең дә бит урман-күлләреңне,

    Халкыңны да бик нык яратам.

    Железногорск язга чыгу белән,

    Урамнары күмелә чәчәккә.

    Саф һавалы урманнарың синең,

    Мәңге калыр минем йөрәктә.

                 Латыйпова (Кәримова) Фәния

         Безнең шәһәребезне, заводларыбызны “сугыш чоры” балалары төзегән. Илебезнең кайсы гына шәһәреннән Железногорскида хезмәт итми калдылар микән стройбатта. Мин аларга рәхмәтлемен, урыннары җәннәттә булсын.

    Соцгород, Красноярск-26, Девятка, Атомград,  Железногорск – ничек кенә атамаганнар безнең шәһәрне.

         1990 елда 40 еллыгын уздырдык. Шул вакытта Железногорскига кунакка килгән безнең якташыбыз, татар һәм рус язучысы Роман Солнцев (чын исеме Ринат Харисович Суфиев 1939 елда Минзәлә районының Күзкәй авылында туа) язып калдырды: Есть город – легенды, о которых «вражеская» разведка всегда знала больше, чем «простой» человек, живущий, например, в дымным Красноярске, неподалёку от затаившегося в тайге, в горах маленького, великолепного города без названия.

    А красивое название когда-нибудь придумают потомки…»

          Сугыш бетүгә карамастан, яралары әле онытылып өлгермәгән вакытта “Атом”, “Гонка вооружение”, “Холодная война” дип куркыта башлаганнар.

    Безнең илгә бер генә минутка да калышырга ярамый, сак торырга кирәк булган. Шул вакытларда уңайлы урын эзләгәндә, разведчиклар тап булганнар безнең шәһәр төзеләчәк урынга.

         Нинди урын соң бу? Түгәрәкләнеп килгән кара урман, таулар, кыялар, көньяк-көнбатыш ягында шулай ук уралып ага торган Енисей елгасы. Шәһәр төзеләсе урын баткаклы, түмгәкле, мүкле котлован.

         1949 нчы елның маенда өстән вертолеттан карап үтсәләр, июль аенда килеп шәһәр, завод төзеләсе урыннарны билгеләп китәләр. 1950 нче елның май аенда белгечләр килеп, палаткаларда урнашалар. Иң беренче, тиз вакыт эчендә торыр өчен өйләр, тимер юллар, солдатларга бараклар төзүне бурыч итеп куялар. Эшелоны-эшелоны белән солдатлар килә төзергә. Бу объект “Сибхимстрой” дип атала, исеме почтовый ящик №9 була. Хәзер дә олылар Железногорскины “Девятка” дип әйтәләр. 1954 нче елда йортлар, учреждениелар, эшчеләр күбәя, эшчеләренә сайлау хокуклары бирелә.

         Безнең авылдашлар да бу төзүләрдә катнашкан, хезмәт хакы колхозларда “таяк” булган чорда, авылдан, колхоздан, кишлаклардан килгән солдат егетләр хезмәтләре беткәч шушы шәһәрдә эшкә калганнар. Бигрәк тә, Татарстаннан, Башкортстаннан күп калалар.

         1956 нчы елда “Дворец культуры» әзер була. Ничек слепкалар эшләве турында Гатауллин Мәгсүм абый үзе сөйләде: “Зур булмаган таулар арасыннын агып чыккан “Кантат” дип аталган елгабыз бар, ул сазлыклар аша агып, аңа берничә кечкенә елгалар кушылып Енисейга коя. Баткаклыкларны чистартып, котлованнар казып аның юлына дамба төзиләр”. 1959 елда шәһәрдә зур күлебез ачыла, хәзерге көндә дә аяк басар урын булмый анда, зурлар һәм балалар пляжда ял итәләр. Кояш нурында күз нурын алырлык ялтырап торган күлебездә төрле төстәге җилкәнле көймәләр ярышы була. Кыш көннәрендә машинада, мотоциклда ярышлар, солдат бәйрәмнәре үткәрәләр.

         Күлебезнең әйләнәсендә парк, стадион, көймә станциясе, спорт комплексы төзелгән, шулай ук күл әйләнәсендә урманнар сакланган. Ә юлның икенче ягында “хрущевкалар”, сөзәк тауларда 1,2,3,4 микрорайоннар салынган.

         Мин килгән елны (1966 ел) беренче, икенче микрорайоннар бар иде. Әйтәләр, проектта күлне шәһәр әйләнеп чыгачак, безнең өчен бу әкият булып тоелды. Әйе, әйләнеп чыкты йортлар, шулай ук, күл ягында урманнар сакланса, юл аша Ленинград проспекты. Монда инде 9 һәм 12 катлы йортлар.

         1994 нче елның 4 гыйнварыннан шәһәребез Железногорск исемен йөртә. Йортлар, заводлар төзүдә Бәзәкә егетләре Закиров Минехан (1942 нче елгы), авылдашым Гильфанов Габделхак (1936 нчы елгы), Салихәттәй улы Камалиев Рабагый (1937 нче елгы) көчләрен куйганнар. Шушы шәһәребезне төзүдә катнашкан бәзәкәлеләрем белән горурланам, урыннары оҗмагта булсын!

         Шулай ук, шәһәребездә “Научно-производственное объединение прикладной механики” яхшы гына эшләде. Бу заводка Казаннан Авиация институтыннан яхшы укучы студентларны сайлап, хәтта практикага ук алып киләләр. Касыймов Касыйм, Камалиев Юрис, Зиятдинов Дамир, Ким Григорий һ.б.. Укуларын бетергәч 3 ел эшлиләр, аннан бөтенләйгә шәһәрдә калалар, ә аннан аларның эшен уллары дәвам итә. Күбесе юк инде. Бу завод турында мин бары тик шуны язам, илебездәге спутникларның 80% шушы заводта эшләнә һәм аның начальнигы татар – Раис Муратович. Пресс-конференцияләр, видео-конференцияләр аның аша үткәрелә.

         2020 нче елда шәһәребезгә 70 ел булды. 120 000 кеше яши, матур, тыныч, чиста. 55 ел яшәү чорымдагыларны берничә бит кәгазьгә язып бетереп буламы соң инде? Шулай да, яшисе иде әле шатлык, тазалык белән шушы шәһәрдә!

    Минем хатымны сайтка салучыларга, укучыларга, хаталарымны төзәтүче Рәисәмә, кызларына, фотолар җибәрүче Әлфия Ахтямовага рәхмәтемне белдерәм, барыгызга да тазалык-саулык, уңышлар теләп калам.

            Фәния Латыпова (Каримова), Железногорск шәһәре, 2021 ел, февраль

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться