• Новости

    Пэйгамбэрлэр бутэн жиргэ килмэс

    Пәйгамбәрләр бүтән җиргә килмәс

    Горур басып авыл урамында,
    Ямьләндереп тирә-якларны,
    Манаралы айлы мәчетебез
    Читкә куа туган шомнарны.
    Без үскәндә надан, динсез үстек,
    Динне сорап авыз ачмадык.
    Мәчетләр юк, кисек манаралар,
    Мулла, имамнарны күрмәдек.
    Мулла, ишаннардан көлде халык,
    Көлде укып бары китаптан.
    Муллалардан түгел, үз-үзеңнән
    Нәрсә сорап була наданнан?
    Соңгы еллар үзгәртүләр кертте,
    Дингә караш ныклап үзгәрде.
    Авыл, шәһәрләрдә зур мәчетләр,
    Динебезне өскә күтәрде.
    Мәчетләргә йөрсен яшьләр, картлар,
    Ул бит шуның өчен салынган.
    Буш мәчетнең кемгә кирәге бар,
    Тәүбә, намаз көтә халыктан.
    Пәйгамбәрләр бүтән җиргә килмәс,
    Килгәннәргә тотыйк без җавап.
    Коръән укып ачыйк күзебезне,
    Аз булса да алыйк без савап.
    Татар халкы! Ислам динен безгә,
    Күтәрергә кирәк биеккә.
    Телебезне саклап, динебезне яклап,
    Кирәк бергә бердәм яшәргә!

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, март.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться