• Новости

    Татарстан моселманнарынын 8-нче корылтае

    Татарстан мөселманнарының 8-нче корылтае

          Әссәламәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтух.

          Хөрмәтле авылдашлар!

        2021 елның 12 апрелендә Казан шәһәрендә 8-нче Татарстан мөселманнарының корылтае узды. Корылтайда Татарстанның барлык районнарыннан, шәһәрләреннән имам-мөхтәсиблар, имам-хатыйблар катнашты. Шулай ук корылтайда зур кунак Татарстан Президенты Нургали улы Рөстәм Миннеханов та катнашты. Корылтайны баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде. Килгән кунакларны һәм корылтай делегатларын  Р.Н.Миннеханов котлады.

         Корылтай түбәндәге сорауларны карады:

    1. Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең отчеты;
    2. Татарстан Диния нәзарәте мөфтиен яңа срокка сайлау;
    3. Татарстанның Диния нәзарәтенең баш казыен сайлау;
    4. Татарстан Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясен сайлау;
    5. Башка сораулар;
    6. Дин әһелләрен, имам- мөхтәсибләрне, имам-хатыйбларны бүләкләү.

         Корылтай Диния нәзарәт мөфтие Камиль хәзрәт Самигуллинның отчетын тыңлагач, аны алдагы срокка мөфтий итеп сайлады. Баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.

         Соңыннан бер төркем дин әһелләренә төрле бүләкләр тапшырдылар.

                                        Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов, 13 апрель, 2021 ел

     

         Бүләкләнүчеләр арасында Бәзәкә авыл мәчете имам-хатыйбы Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов та бар: ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медале кавалеры булды. Бөтен авыл халкы исеменнән Мехаматнур хәзрәтне шул югары бүләге белән котлыйбыз һәм аңа алдагы эшләрендә дә яңа уңышлар, ныклы сәламтәтлек телибез!

    мәчет тормышы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться