• Новости

    Салимов (Салимуллин) Гэрэй Хикмэт улы: плен газаплары

    Салимов Гәрәй Хикмәт улы. Плен газаплары...

    Пленга төшкән Гәрәй абыйны көнбатыш Литвадагы Погегяй шәһәре янындагы “Офлаг-53”ка җибәрәләр. Бу яман даны чыккан “Үлем лагере” турында интернетта түбәндәге язмалар бар:

    В 1,5 км от г. Пагегяй (Литва) в годы Великой Отечественной войны действовал «OFLAGER-53» – офицерский лагерь для военнопленных, филиал одного из крупнейших концентрационных лагерей фашистской Германии Бухенвальда, место уничтожения советских солдат и офицеров.

    Икенче фараз. 1941 елның октябрь аенда “Офлаг-53” лагереннан качу оештыручы бер төркем офицерларны һәм солдатларны немецлар атып үтерәләр. Шулар арасында Гәрәй абый да булуы мөмкин. Түбәндә бу качуны оештыручыларның берсе турында трофей документлар арасында табылган язманы китерәбез (Гәрәй абый да, качу оештыручылар да октябрь аенда атып үтереләләр).

    Өченче фараз. Гәрәй абый яралардан һәм ачлыктан үлгән булуы мөмкин.

    Шулай итеп ерак Литва җирендә көче ташып торган, матур һәм бәхетле тормыш корырга хыялланган Гәрәй Хикмәт улы Салимовның (Салимуллин) гомере фаҗыйгале өзелә. Аның кайтуын яраткан кызы Зәйтүнә сугыш беткәч тә күп еллар кияүгә чыкмый көтә.

    ...80 ел үткәч кенә без Гәрәй абыйның кайда үлгәнен һәм күмелгәнен белә алдык. Алла боерса, аның мәңгелеккә киткән җирен дә барып күрү дә насыйп булыр әле.

    Миннур Хәмәт кызы Гайфетдинова (Салимуллина),  2021 ел, апрель

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться