• Новости

    Файрушин Габделазал Ахмадиша улы ижаты

    Фәйрүшин Габделәзәл Әхмадиша улы иҗаты

    Рәисә

    Яшьлек сукмагының мәшәкатен
    Бергә үткәч кенә,
    Аерылгангамы соң, Рәисә?
    Үпкәләдеңме әллә, югыйсә?
    Көн дә юлга чыксам.
    Гел кире җил исә,
    Каргадыңмы әллә яисә? 

    Син үстергән гөлнең ал чәчәген
    Өзәргә кушкач та,
    Өзмәгәнгәме соң, Рәисә?
    Ачуландың мәллә югыйсә?
    Көн дә эштә чакта
    Гел кире җил исә.
    Каргавыңмы әллә яисә?

    Дистә еллар узып хәлләреңне
    Бер тапкыр да
    Белмәгәнгәме соң Рәисә?
    Рәнҗедеңме әллә югыйсә?
    Көн дә кичкә керсәм,
    Гел кире җил исә
    Каргадыңмы әллә яисә?

    Карауҗадан сәлам җибәрәм 

    Бик сагындым сине авылым,
    Әллә уйлагангамы?
    Ак балыклар төсле
    Ташу суларыңда
    Чумып уйнагангамы?

    Юксынам шул әле дә гомеремнең
    Үткәнгәме синдә яртысы?
    Һаман ай шикелле
    Шомлы төннәреңне
    Яктыртамы факел яктысы?

    Истән чыкмый әле дә күлләреңнән
    Якты күлең белән Пинәрәң.
    Авылдашларыма
    Якын дусларыма
    Ераклардан сәлам җибәрәм.

    Якын туганнарга
    Сагындырганнарга
    Карауҗадан сәлам җибәрәм.  

    Мин риза

    Мин телимен синең белән
    Чулман аша кичәргә.
    Мин риза син кайтарган
    Чишмә суын эчәргә. 

    Мин телимен синең белән
    Ал таңнарны көтәргә.
    Мин риза синең белән
    Җир читенә китәргә.

    Искән җилләр хыяллардан
    Чынлап әйләнер микән?
    Минем теләк хыяллардан
    Чынга әйләнер микән? 

    Аккан сулар кире кайтмый диләр

    Аккан сулар кире кайтмый, диләр.
    Болытларда,
    Кайта әле аның бөртеге.
    Синең белән узган гомеремнең
    Кайтса иде әле бер төне. 

    Искән җилләр кире кайтмый, диләр
    Җир әйләнеп,
    Кайта әле аның хәлсезе.
    Мин дә сиңа кайткан була идем.
    Булалмадым ярның әрсезе. 

    Яшь гомерләр ике килми, диләр
    Кемнәргәдер,
    Килә икән ул да яңадан да.
    Миңа да ул килгән төсле булыр
    Һичюгында булсаң җеназамда

    Татар кызы

    Стиляга кызлар кебек
    Кашларыңны каралтмыйсың.
    Серле күзең белән үзеңә
    Кемне генә каратмыйсың.
    Шул исәптән мине дә. 

    Кигән киемнәрең пөхтә,
    Кер тидереп каралтмыйсың.
    Ыспай сының белән үзеңә
    Кемне генә каратмыйсың.
    Шул исәптән мине дә. 

    Әдәпсезлекләр кыйланып
    Язмышыңны каралтмыйсың.
    Тыйнаклыгың белән үзеңә
    Кемне генә каратмыйсың.
    Шул исәптән мине дә. 

    Ефәк төсле чәчләреңне
    Пыр туздырып таратмыйсың.
    Уңганлыгың белән үзеңә
    Кемне генә каратмыйсың.
    Шул исәптән мине дә. 

    Кешедән кеше аралап
    Нурлы йөзең каралтмыйсың.
    Татлы телең белән үзеңә
    Кемне генә каратмыйсың.
    Шул исәптән мине дә.

    тулырак шигырьләр

    муза

    библиотека

    Бу шигырьләрне сайтка куярга Ф.Бәшәрова әзерләде. 2021 ел, апрель









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться