• Новости

    Очрашырга насыйп булмады

          Очрашырга насыйп булмады.

           Бу дөньяда беркемнең дә
       Мәңге калмый гәүдәсе.
      Калса кала карар өчен
    Гәүдәсенең шәүләсе.
         Кирәк түгел бернәрсә дә
     Йомылгач күзләребез.
              Сагынганда алып укыр өчен
                  Кала безнең язган сүзләребез.

        Әнәйләрне сагынып искә алабыз, балачакта йомшак, җылы куеннарында кочаклап йоклатуларын, тәмле ашаулар пешереп ашатуларын, читләргә киткәч сагынып каршы алуларын, ә киткәндә елашып аерылышуларны. Менә безнең өчен җырлап йөргән мөнәҗәтләреннән бер куплет:

    Еларсың, балам, еларсың,
    Китәсең бит аерылып.
    Озаткачтын мин карармын
    Син киткән юлларга каерылып.

         Ә менә баланы, йөрәк пәраңны туган көненнән алып, соңгы көненә кадәр һәр мизгелен, хәтта аяк бармагына кадәр исеңдә тотасың. Йөрәк әрнүенә түзә алмагач фотосүрәтләрен алып кат-кат карыйсың, язган сүзләрен укыйсың. Менә вакытсыз үлгән улымның бер юлы: “Мамочка, я больше тебя никогда не буду огорчать. Клянусь, клянусь. Твой Рашит”.

         Ә менә Альтабызның “Бәзәкәм- туган бишегем” исемле китабы миңа истәлек булып калды. Ул китапта барчасының да фотосурәтләре. Мин бит аларның барысын да беләм, карап искә алам.

         Ничек аның башлары җиткән, барысын төгәл итеп язарга күпме көч куярга кирәк булган. Бәзәкәнең биш гасырдан да артык тарихын җөпләп язган. Күпме кешеләрнең аянычлы тормышларын язып узган, сугыш чорының күтәрә алмаслык авырлыкларын тасвирлаган.

         Без сугыш чоры балалары бергә уйнап үссәк тә, сугыш, әтәйләр, ашау, ачлык турында уенга мавыгыптыр инде сөйләшмәдек. Ә бит, югыйсә, Альта белән Алиса да бик җиңел тормышта булмаганнар. Хаҗи абыйның пленнан кайтуы, Оркыя апаның авытуы безгә мәгълүм түгел иде.

         Альта  бит барысын да кабат үз йөрәге аша үткәргән, аның сәламәтлеге дә какшагандыр. Хәтта укыганда да әзер китапны кире кайта-кайта укыйсың, аңларга тырышасың. Мин аңа мең-мең рәхмәтемне әйтеп шалтыраттым. Ул бит һәрбер кешенең, күршеләрнең яхшылыгын гына яза, минем әнәй турында да нинди җылы сүзләр белән искә ала, ирексездән күзләр яшь белән тула. Шулай ук, сеңлесе Әнисә дә әниемне Гайшәттәй дип җылы, ягымлы сүзләр белән исенә төшерә. Кайвакыт Альтадан кемне булса да сорап, яисә тарихыбыз турында бик аңламаган җирен сорап шалтыратам. “Фәния, син ул китапны яттан беләсең бугай инде”,-ди торган иде.

         Шундый зур кеше булуына карамастан, кайвакыт: “Син миңа озак шалтыратмадың”,- дигәч, мин “Оялам синнән”-, диюгә, “Оялма, нигә оялырга, без бит барыбыз да бер”, - ди иде. “Бер очта бергә уйнап үстек”, - диде. “Кайчанрак кайтасың, үземә кунакка килерсең, 1-2 кич кунарсың, сөйләшербез туйганчы”,- диде.

         Аяныч хәл, очраша алмадык.10 апрель көнне шундый авыр хәбәрне ишетергә туры килде. Алиса белән Әнисә икенче тапкыр әниләрен югалттылар. Альтага хәер-дога кылып торырмын, урыны оҗмагның түрендә булсын. Бар булган гомеремдә ул минем йөрәк түремдә сакланачак...

    Әнисә җаным! Сиңа бик авыр хәл
    Андый чакта килә елап үксисе.
    Сабырлык өчен бер юаныч бар,
    Зыяратыбызда күмелгән гәүдәсе.
    Мин дә үкенәм очраша алмауга,
    Тавышларын онытмам гомергә.
    Әгәр кайта алсам Бәзәкәмә
    Дога кылырмын барып каберенә. 

    Фания Латыпова (Каримова).

    Красноярск крае, Железногорск, апрель, 2021

     Подробнее

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться