• Новости

    Салимуллин Минахмат Хикматулла улы турында истэлеклэр

    Салимуллин Миннәхмәт Хикмәтулла улы турында истәлекләр


    Салимуллин Миннәхмәт Хикматулла улы 1923 елның 11 октяберендә Хикматулла бабай белән Сәбхиямал әби гаиләсендә 3-нче бала булып дөньяга килә. Аннан олы ике абыйсы- Гәрәй (1915) һәм Хәмәт (1920) була.
    1941 нче елның 20 ноябрендә 18 яше тулгач әти Бондюг районы военкаматы аша Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Аларны 7 класс белемле булуларын искә алып (ул вакытта 7 класс белем бүгенге югары белем дәрәҗәсендә саналгандыр?) Алабуга шәһәрендәге радиотелеграфистлар курсына җибәрәләр. Ни сәбәптәндер, бәлки рус телен бик яхшы белмәгәнгәме, группаларындагы күп кешене кире өйләренә кайтарып җибәрәләр. Түбәндәге архив документлары шундый фикергә китерә:
    Икенче тапкыр әтине РККА сафларына 1942 елның 4 маенда Можга шәһәрендә урнашкан 18-нче запас укчы бригаданың 38-нче запас укчы полкына башлангыч сугышчан әзерлек үтү өчен җибәрәләр. Шуннан ул марш ротасы составында 42-нче гвардияле укчы дивизиянең гвардияле аерым уку полкына җибәрелә һәм аннан шул ук дивизиянең 1-нче гвардияле укчы полкына күчерелә. Шушы полкта әти 1942 елның 20 июнендә присяга кабул итә.

    1942 елда госпиталендә 6 ай буе даваланганнан соң әти 2-нче группа инвалидлык белән сугышка  яраксыз дип табыла hәм тылга озатыла.

    Бик озак вакытлар алган яраларыннан интегеп, авырып яши. Өйләнеп, балалар туа башлагач 1950 елның августыннан Бәзәкә сельпосына караган магазинга сатучы булып урнаша. 1953 елның мартынан склад мөдире  вазифасын башкара. 1955 елның апрелендә Бондюг МТС –на учетчик булып кучә, ә инде 1958 елның  июненнән Бәзәкә авылындагы “Сталин” колхозына күчә. 10 ел буена колхозчыларның эшкәрткән, чәчкән, урган җирләрен үлчәп йөри.

    Бер ук вакытта колхоз машиналарын ягулык белән тәэмин итүдә дә эшли. 1969 елның сентябреннән 1970 елның маена кадәр МВД ТАССР зав.столовой вазифасын башкара.

    1970 елдан, авыру көчәю сәбәпле, 1979 елга кадәр кышларын Менделеевск химзаводына караган артельгә кәрзинкә үрә, ә җәйләрен “Кама” колхозы басуларын саклый, болынчыларга аш пешерә. 1979 елның  маеннан юл төзүчеләр отрядына эшкә алына hәм 1980 елның мартында Әлмәт нефтчеләренә стрелок булып күчә. 1986 елның январендә авыруы көчәю сәбәпле пенсиягә чыга. “Ветеран труда” медаленә лаек була. Сугыштан соң 35 еллык, 40 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә.

    Әтиебез үзенең кыска  гына булган гомерендә оста куллы, юаш, эшчән иде. Әниебез гел җаваплы эштә эшләү сәбәпле  мал-туар, кош-корт, балалр тәрбияләу аның өстенә күберәк тигәндер, мөгәен. Ул бер вакытта да бу хатын-кыз эше дип тормады: йорт эшләрен дә башкарды, ашау пешерде, оста итеп печән чабулары әледә күз алдымда. Балта эшен дә кешегә эшләтмәде, үзе төзеде, җиткерде.

    Ни кызганыч, әтиебез барлык оныкларын да күрә алмады. Сугышта алган яраларыннан, әрнеп-сызланып бакыйлыкка 1986 елның 19 апрелендә күчте.

    Авыр туфракларың җиңел, урының оҗмахларда  булсын иде, әтиебез. Синең якты истәлегең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

    ...1947 елда әтиебез Салимуллина Фатыйма белән тормыш кора. Фатыйма (Шафигуллина) 1926 елның 3 декабрендә Маhира әби hәм Хөппихуҗа бабай гаиләсендә 1-нче бала булып дөньяга килә. 15 яшеннән сугыш башлангач урман кисә, ә инде 16 яше тулгач тракторга утыра. Сугыш елларыннан соң да ул 1947 елга кадәр тракторда җир сөрә.

     Миннәхмәт белән Фатыйманың гаиләсендә 8 бала дөньяга килә:

    Галиәхмәт 04.02.1948 – 12.09.1968

    Мәүҗидә 1949 - 1952

    Минегәрәй 05.09.1951 – 11.10.1991

    Мәүҗидә 05.07.1953 (Нижневартовск шәhәрендә яши)

    Зөhрә 21.03.1955 (Алабугада яши)

    Зәнфирә 20.03.1957 (Алабугада яши)

    Мехаматнур 16.01.1960 (Менделеевск шәhәрендә яши)

    Гөлсәрия 15.05.1963 (Алабугада яши)

    Балалар үстерү белән  беррәттән әти белән әни Сабхиямал әбине дә урын өстендә 2 ел 6 ай тәрбия кылып, карап 1959 елның июлендә мәңгелеккә кадерләп озаталар. Фатыйма Салимуллина 1970 елга кадерле “Кама” колхозының склад мөдире булып эшли, шуннан соң беренчеләрдән булып “Беренче карлыгач” трактор бригадасында  тракторга утыра.

    1976 елда яңадан амбар мөдире булып хезмәт итүгә кучә. Алабугада почет тактасында рәсеме 1976 елда урын ала, 1975 елда Бөтенсоюз (СССР) трактористлар слетында катнаша, “Ветеран труда”, “За трудовое отличие”, күп санлы әниләр өчен бирелә торган медаль, орденнар  белән бүләкләнә.

    1986 елның 19 апрелендә әтиебезне тәрбияләп бакыйлыкка озата. Үзе 1992 елны 15 июнендә вафат була. Урыннары оҗмахта булып авыр туфраклары җиңел булсын, бу язулар аларга дога булып ирешсен иде.

          Зөһрә Миннәхмәт кызы Салимуллина, 2021 ел, май

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться