• Новости

    Юбилеегыз белэн, хормэтле Мехаматнур хэзрэт!

    Юбилеегыз белән, хөрмәтле Мехаматнур хәзрәт!

    Бүген 27 майда авылыбызның хөрмәтле хәзрәте Мехаматнур абый Нәҗметдиновка 70 яшь тула. Мехаматнур абый район авылларындагы иң зур мәчетләрнең берсен җитәкләп, авылыбыз, аның кешеләре өчен бик күп изге эшләр эшли. Беренчедән, ул җитәкләгән мәчетебез һәр көнне авыл өстенә догаларын иңдереп тора. Ел саен ул Җиңү бәйрәме алдыннан авылның барлык 787 сугыш ветеранын искә алып мәчеттә догалар укыйлар. Бакыйлыкка киткән авылдашларыбызны һәрвакыт олылап, матур итеп озатуны да оештыра безнең мәчет. Соңгы вакытта зыяратны чистарту, аның коймаларын төзәтеп-турайтып буяу эшләренә авыл кешеләрен оештырды. Шуңа өстәп Мехаматнур абый әле безнең сайтта зур осталык белән язылган шигырьләре белән авылдашларны шатландыра да, тәрбияли дә.

    Хөрмәтле Мехаматнур абый! Барлык авылдашлар, сайт укучылыры исеменнән Сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Кылган күпсанлы изге гамәлләрегез, укыган догаларыгыз үзегезгә, балаларыгызга һәм оныкларыгызга йөз булып кайтсын! Ходай Тәгалә Сезгә, туганнарыгызны һәм авылдашларны шатландырып, ныклы сәламәтлек һәм озын бәхетле гомер бирсен!

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться