12 июнь көнне Бәзәкәдә сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Ул ерак балачакны хәтерләтеп, һәркемне туган авылына тарта, берләштерә, җыя торган бәйрәм. Сабантуйга бер атна кала, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән сабантуй өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөделәр.