• Новости

    Котэ белгэннэр полкы

    Хөрмәтле авылдашлар, еракта яшәүче якташлар!

    2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан “Сөембикә” журналы түбәндәге башлангыч белән чыкты.

    «Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» дигән флешмоб башлый. «Үлемсез полк» янәшәсендә алар да булырга тиеш! Газиз ирләрен, улларын, әтиләрен, ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатып, сулышлары белән тартып алырдай булып көтеп алучылар... Өчпочмаклы хатлар килүдән туктаса да, матчага кара кәгазь кыстырылса да, соңгы сулышкача көтеп яшәгән әниләр, әбиләр, апалар... Алар арасында сезнең якыннар да бардыр. Фотосын, алар турындагы истәлекләрне #сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы дигән хэштеглар белән ВКонтактедагы стенагызга урнаштырыгыз. Постыгыз югалмасын өчен #көтәбелгәннәрполкы дип безгә языгыз. Без бу язмаларны, фотосурәтләрне үзебезнең сайтта туплап барачакбыз. Тарих битләре алар исемнәрен дә сакласын!”

    Бәзәкә авылы китапханәсе сезне дә “Көтә белгәннәр полкы” дигән флешмобка кушылырга чакыра. Әниләрегез, әбиләрегез, апа-җиңгиләрегез турындагы истәлекләрне язып faniya-63@mail.ru адресы буенча электрон почтага юллый аласыз. Язарга мөмкинчелегегез булмаса авыл китапханәсенә рәхим итегез – бергә язарбыз, аннары “бизяки.рф” сайтына урнаштырып барырбыз. Ничек кенә булса да авылыбыз тарихының бер өлеше булган бу истәлекләр югалмасын, киләчәк буыннар өчен сакланып калсын иде.

                                                      Китапханәче Фәния Бәшәрова

    #cөембикәжурналы

    #көтәбелгәннәрполкы

    #Бәзәкәкөтәбелгәннәрполкы

     

    Шәфигуллина Маһирә Сибгәтулла кызы

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел үтсә дә  Җиңү яулаган батыр фронтовиклар,  көнне төнгә ялгап эшләгән һәм фронтны корал, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәре халык күңелендә яши, әледән-әле алар турында язмалар басылып тора. Мин дә үземнең әбием, туганнарым турындагы  истәлекләр белән бүлешергә булдым әле.

    Бабам Шәфигуллин Хөббихуҗа (1901-1943) сугышка киткәндә әбием Маһирә (1902-1996) 4 бала – Фатыйма (минем әнием), Рабига, Рифкәт, Зәйтүнә белән ялгыз кала.  1941 елның 4 июнендә туган Зәйтүнә бары 35 көнлек кенә була әле.  Шушы баланың бәхетеннән генә кайтсам иде, диеп соңгы тапкыр кулына алып, сөеп фронтка китә ул. Кайтырга насыйп булмый бабайга “Шафигуллин Хабри (Хафихузя) красноармеец 123 сп 62 сд погиб 14.08.1943 г., захоронен  в Калужской области Спас-Деменский района в деревне Потапово” дигән  кара кайгы кәгазе генә килә.

    Бабай китү белән әнине (Фатима) урман кисәргә җибәрәләр;өс-баш начар, чабаталары җиргә бозланып ката, ә шулай да 15 яшьлек кыз урман кисә, 16 яшь тулуга тракторга утыра. Әби көндезен кырда-басуда эшли, төннәрен чыра яктысында оекбаш бәйли  идем дип  искә ала иде ул дәһшәтле елларны. Кечкенә Зәйтунә, Рабига апасы белән Рифкәт абыйсы  карамагында кала.  Сугыш чорының барлык авырлыгын кичерә бу балалар. “Безгә барысы да эләкте - чабатасы да, кычытканы да, юасы да. Әле мин кечкенә, өйдә генә тора идем. Рабига апа юа җыярга китә, аның кайтканын “дүрт күз” белән көтәм. Ул кайтып капчыгын куя гына, мин кулыма юа эләктерәм дә ашы-ашый урамга чабам. Менә шуның белән үстек инде. Ул вакытта без бөтенебез дә тигез идек. Авылда күпме баланың әтиләре сугыштан кайтмый калды, барыбыз да ач-ялангач. Әле сугыш беткәннән соң да бик озакка барды  шундый тормыш. Әни безне туендыру, киендерү өчен колхоз эшеннән кайткач  куыксыз лампа яктысында төне буе бәйләү бәйли, кешегә өй юышырга йөри иде. Берүзенә 4 бала бит ул! Аннары, әрәмә коткарды инде безне: гөлҗимеш, балан җыя идек көзен”, дип сөйли хәзер Зәйтүнә апа.    Ачлы-туклы сугыш еллары..., шундый ук мәктәп еллары. Зәйтүнә апа башлангыч мәктәпне тамамлауга 1953 елда Рабига апа белән җизни Маһирә  әбине гаиләсе белән Ташкентка алып китә. Рифкәт абыйга 18 яшь тулу белән Перьм өлкәсе  76нче номерлы шахтага эшкә керә. Гремечи шахта поселыгына килеп урнашалар. Тиздән Зәйтунә апа да шкатур-маляр эшен үзләштереп эшли башлый. 1960 елда Зәйтунә апа Равиль җизни белән таныша hәм  гаилә корып яши башлыйлар. 1962 нче елда Рифкәт абый  әби hәм гаиләсен алып авылга кайтып нефтьчеләр промышленностенә эшкә керә. Шулай итеп әбиебез яңадан туган авылында тормышын дәвам итә.

    Әлбәттә, сугыш еллары, туганнарымның күргән-кичергәннәре турында Зәйтүнә апам сөйләмәсә мин белмәгән дә булыр идем. Әмма,  ниләр генә кичерсә дә туган ягын, туган авылын җир йөзендәге иң изге урын итеп  күңел түрендә саклап йөрткән апам истәлекләрен    минем белән уртаклашты.   Зәйтунә апаның гомере  Себер якларында үтә. Тырыш, эшчән апам “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Хезмәт ветераны” билгеләренә лаек була. Җизни белән 2 бала - Наиль hәм Любаны тәрбияләп үстерәләр. 

    Туган якларны сагыну сәбәпле Чиләбе өлкәсе Троицк шәhәренә 70нче елларда кайтып урнашалар алар. Балалар укып чыга, үзләре гаилә коралар.  Олыгаю сәбәпле Зәйтунә апага әбине тәрбия кылырга туры килә,1995 елда әби янына кайтып төпләнәләр алар. 93 яшьлек әбине  түрдә генә утыртып аңа кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Әби 1997 елда июль аенда  ак әби булып бакыйлыкка күчә. Зәйтунә апа үзе дә хәзер кадерле әни, 4 оныгына әби, 7 оныкчыгына ак әби ул. Ә безнең өчен кадерле әни кебек апа ул. Апабыз хәзер үзе дә өлкән яшьтә. Ләкин, бернигә карамастан hәрвакыт ачык, юмарт, шәфкатьле, туган җанлы. Бабайның бердәнбер рәсемен кулына алып, әти җаныем миңа әти назы күрергә насыйп булмады, әти сүзен әйтергә язмады диеп күкрәгенә кыса, аның рухына багышлап  хәер-дога кыла. Әбиебезне тәрбия итә алуына шөкер итеп яши.                                                                                     

                             Зөhрә Миннәхмәт кызы Сәлимуллина, 2021 ел, июнь 

    библиотека

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться