• Новости

    Сабантуй 2021. Ат чабышы

    Сабантуй-2021: ат чабышлары нәтиҗәләре

         Бүген 2021 елгы сабантуй ат чабышына нәтиҗә ясап, бәйрәмне матур итеп уздырырга үзләренең өлешләрен керткән якташларга, авылдашларга рәхмәт сүзләре әйтеп китәсе килә. Авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов барлык сорауларны бик тиз чишергә булышты. Аерым итеп оештыру комитеты әгъзаларенә, шундый катлаулы эшне үз өсләренә алып, бәйрәмне матур итеп уздырган өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә: Раиф Хикматов- баш судья эшен төгәл итеп ашкарды, Розалия Насифуллина тавыш көчәйткеч аппаратураны көйләп куйды, Ясминур Гиззатуллина- ат чабышының алыштыргысыз комментаторы, Роберт Шаймехаметов традиция буенча фуралардан трибуналар ясап куйды .

         Атларны тәрбияләү, соңыннан аларның чабышына авылдашларны, сабантуй кунакларын сокландыру бик күп чыгымнар һәм атларга мәхәббәт  сорый. Рәхмәт барлык ат хуҗаларына безнең сабантуйны олылап, атларыгызны безгә алып килгән өчен! Рәхмәт безнең жокейларыбызга-алар бит безне матур итеп чабулары белән шатландыру өчен ел дәвамында әзерләнделәр. Беркемгә дә сер түгел, сабантуйга матур атлар, җайдаклар килсен өчен, аның бүләкләре дә саллы булырга тиеш. Ә инде бу эшне киң күңелле, авылыбызны, ат чабышын чын күңелдән яратучы иганәчеләрдән башка ерып чыгып булмый. Алда әйтелгән барлык булышчыларыбыз белән сезне бераз соңрак таныштырып китәрмен. Хәзер ат чабышы нәтиҗәләре белән таныштырып китәм.

          Ат чабышлары быел да 2 номинациядә үтте:

         “Бәзәкә атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Марат “Драйв” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. “Талтиннар” нәселе исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Кәлимуллиннар гаиләсе);

    2 урын: жокей Тазиев Мансур “Санабелҗ” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. “Күчәгәрләр” нәселе исемендәге приз- 10 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Рушан һәм Гөлназ Гильмановлар);

    3 урын: жокей Ишмурзин Радик “Фемида” исемле атта. Ат хуҗасы- ООО “Колхоз “Кама”. Бәзәкәдә гомер буе ат чабышларында катнашкан авылдашыбыз Насыйров Нәкип Миннәхмәт улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Нәҗмиевлар гаиләсе).

    4 урын: жокей Сорокин Петр “Машка” исемле атта. Ат хуҗасы- Минешаехов Фәрит

    Сугышта хәбәрсез югалган Идаев Минһаҗетдин Гайнетдин улы исемендәге приз (иганәчесе- Гайнетдинов Минегали Гиляҗетдин улы). Шулай ук бу чабышта соңгы килгән атка авылыбызның мәчет шурасы (Набиуллин Габделхай абый, Бикмөхәмәтов Саетҗан абый), татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итеп, махсус призлар- одеяло һәм тукыма бүләк итте.

          “Кунак атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Мансур “Авангард” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар (Менделеевск районы, Ык Тамагы). Бөек Ватан сугышы һәм данлыклы 112-нче гвардия Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны, 3 дәрәҗә Дан ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры Гимазетдинов Хәмәт Гимади улы исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат. (иганәчесе- Россиянең Һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины, “Подряд” фирмасының генераль директоры Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы)

    2 урын: жокей Сорокин Петр “Буян” исемле атта (Менделеевск районы, Сәйтәк). Ат хуҗасы- Сорокин Петр. Мамадыш районында 25 ел буена алдынгы колхоз рәисе булып эшләгән Мирзаянов Мөхәмәтша Мирзаян улы исемендәге приз- кыйммәтле бүләк (иганәчесе- Калимуллин Фәрит Рәшит улы);

    3 урын: жокей Захаров Руслан “Астра” исемле атта. Ат хуҗасы- Захаров Руслан (Менделеевск районы, Мари Тәкәш). Бәзәкә егете, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителгән, Кызыл Байрак ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры офицер- танкист Гильфанов Муллаян Биктимер улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Шакиров Рәфиснур Хаҗи улы);

    Бу соңгы килгән атка да авылыбызның мәчет шурасы (Набиуллин Габделхай абый, Бикмөхәмәтов Саетҗан абый), татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итеп, махсус призлар- одеяло һәм тукыма бүләк итте.

         Ат чабышларын уздыруга үз хезмәтләрен керткән барлык якташларга тагын бер кат зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

        Әйдәгез әле, якташлар, алдагы елларда да сабантуйларны, ат чабышларын шулай үк гөрләтеп, матур итеп үткәрик!                   

                  Ат чабышын оештыру комитеты рәисе Рәфиснур Тазиев

    Җилләр белән ярышып, узышып,
    Атлар чаба ярсып юллардан,
    Көмеш дагалардан чаң сибелә,
    Нур сибелә ефәк яллардан.

    Их, шул атлар туктап торсачы,
    Ялларына тасма үрергә!
    Йөгәннәргә көмеш тәңкә тезеп,
    Кем кидергән чуклы дилбегә?

    Дугаларда чыңлый кыңгыраулар,
    Җилфердиләр җилдә чукларын.
    Сердәш итеп серләр сөйлисем бар.
    Эх, туктачы, зинһар, чаптарым!

    Туп-туп басып туры атлар килә,
    Кара дугалары пар икән,
    Пар атларда җилеп, җилдереп,
    Их!.. Яшьлектә генә кал икән…

      (Нәфисә Хәбибдиярова)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться