• Новости

    Награды нашли своих героев

    3 геройга 76 елдан соң сугышчан орденнар тапшырылды

          Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә. Бу дәһшәтле сугышта Җиңү яулау өчен 780 нән артык бәзәкәле кулына корал алып фронтка китә, шуларның яртысы сугыш кырларында, концентрационный лагерьларда башларын сала, хәбәрсез югала. Бик күп авылдашларыбыз фронттагы батырлыклары өчен сугышчан бүләкләргә лаек була. Мәдәният йортының кече залында якташларыбыз-сугышчан бүләкләр кавалерлары галереясе ачылды. Бүгенге көндә билгеле булган информация буенча 89 авылдашыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Бу исемлек алга таба архив документлары нигезендә тулыландырылачак әле.

          Дәһшәтле сугышның соңгы көннәрендә безнең 3 авылдашыбыз: Гыймазетдинов Хәмәт Гыймазетдин улы, Зиннатуллин Минехан Зиннатулла улы һәм Шакиров Мирсәет Шакир улы күрсәткән батырлыклары өчен 3-нче дәрәҗәле  Дан ордены белән бүләкләнәләр. Ләкин алар өчесе дә каты яраланып госпитальдә дәвалану сәбәпле бу бүләкләрне ала алмыйча гына түгел, хәтта белмичә дә 1945 елның җәй айларында туган авыллары Бәзәкәгә кайтып китәләр. 76 елдан соң аларның сугышчан бүләкләрен балаларына һәм оныкларына Бәзәкә авылы сабантуена махсус килгән Менделеевск районы ветераннар советы һәм пенсионерлар союзы рәисе Кривилева Лариса Рифкатовна тапшырды.                                       

         Гыймазетдинов Хәмәт абзый сугышның икенче көнендә үк 1941 елның 23 июнендә фронтка китә һәм 1945 елның сентябрендә авылга Җиңү алып кайта. Россия Герое, башкорт халкы милли герое генерал Мингали Шәйморатов җитәкчелегендәге данлыклы 16-нчы гвардияле башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итә. 5 тапкыр яралана, 1944 елның октябрендә “За отвагу” медале белән бүләкләнә, 1945 елның май аенда 3-нче дәрәҗәле Дан орденына лаек була. Бу кадерле бүләкне Хәмәт абзыйның  улы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданы, барлык авыл чараларының юмарт иганәчесе Мөнәвир абый Гыймазетдинов туганнары, балалары һәм оныклары белән кабул итеп алды.

         Зиннатуллин Минехан абзый шулай ук фронтка сугышның беренче көннәрендә үк китә. Сугыш юллары буйлап ул Карелиядән Польшага кадәр барып җитә. 4 тапкыр яралана. 1944 елның августында “За отвагу” медале белән бүләкләнә, 1945 елның апрелендә 3-нче дәрәҗәле Дан орденына лаек була. Бүләкне  балаларына һәм оныкларына тапшыру өчен Минехан абыйның туганы Гиззатуллин Илгизгә тапшырдылар.

         Шакиров Мирсәет абзый сугышка 1944 елның августында фронтка эшләүче Урал заводыннан алына. 1-нче Украина фронтында хезмәт итә. Берлин өчен барган каты бәрелешләрдә катнашып “За отвагу” медале һәм 3-нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә. Әтиләренең кадерле бүләген Мирсәет абыйның улы Нурислам абыйга, хатыны Сәйдә апага һәм оныкларына тапшырдылар.

         Илебезнең бу зур бүләкләре геройларыбызның балалары һәм оныкларында әтиләренең һәм бабаларының якты истәлеге булып саклансын!

    _________________________________________________________

    НАГРАДНОЙ ЛИСТ

          Смелый сабельник 2-го эскадрона тов. Гимазутдинов в упорных и решительных боях с противником по завершению окружения г.Берлина и овладению г.Бранденбург показал себя способным, мужественным и решительным бойцом.

         В бою за г.Бранденбург 28 апреля 1945 года противник дважды переходил в контратаку. В этих боях по отражению контратаки тов. Гимазутдинов огнем из автомата уничтожил 9 солдат противника, чем самым способствовал отражению контратак и восстановлению положения боя по удержанию плацдарма для дальнейшего наступления.

         Тов. Гимазутдинов достоин правительственной награды- ордена Славы 3 степени.

          Командир 60-го гвардейского кавалерийского Померанского Краснознаменного ордена Суворова полка гвардии полковник Горлатов

    __________________________________________________________________

    НАГРАДНОЙ ЛИСТ

         Сержант Зиннатуллин в бою с немецкими захватчиками 27 марта 1945 года в районе г.Гдыня (Польша) при штурме одного укрепленного дома смело пробрался в расположение противника, внезапно открыл по нему огонь из автомата. Перепуганные немцы разбежались, оставив 6 гитлеровцев и 3-е сдались в плен. Будучи ранен остался в строю до окончания очищения города.

          Достоин награждения орденом Славы 3 степени.

          Командир 1080-го стрелкового полка полковник Пятов

    _________________________________________________________________

    НАГРАДНОЙ ЛИСТ

         Наводчик ручного пулемета 8-й стрелковой роты Шакиров в наступательных боях с 20 апреля 1945 года на Дрезденском (Германия) направлении стойко, проявляя исключительное мужество и отвагу, отражал многочисленные контратаки противника, уничтожил при этом из своего ручного пулемета более 20 вражеских солдат и офицеров. 25 апреля, отражая контратаку противника, был ранен, но с поля боя не ушел.

         Достоин правительственной награды- ордена Славы 3 степени.

         Командир 441-го стрелкового Краснознаменного полка подполковник Хусид









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться