• Новости

    Бу кон мэнге истэ

    Бу көн мәңгегә истә.

    1941 нче ел, 22 нче июнь. Халыкка иң зур, күтәрә алмаслык кайгы көненә 80 ел. Бу коточкыч сугышка авылыбыздан кайнар күз яшьләре түгеп күпме ата-аналар балаларын озатканнар. Хатыннары ирләрен исән-сау җиңеп кайтыгыз дип, кемдер 4 бала, кемдер 3, 2 бала белән калганнар. Хәтта әле яңа гына өйләнешеп авырлы булып калып ирләре сугыш кырында үлеп калган, мәсәлән, Фатыйма апа, улы Муллаян 1942 нче елгы. Барысы да түзгәннәр, сугыш бетәр, озакка бармас дип өмет иткәннәр. Ачлыкта, ялангач булуларына карамастан сугышка киткән ирләре, абыйлары урынына, ат булмагач сыер җигеп, үз тормышларын гына түгел, колхозны да бетермәгәннәр. Сугыш кырына җибәрер өчен күпме ашлыклар тапшырганнар. Сугыш беткәнче түзгәннәр. Күпләр фашистларны тар-мар итеп кайтканнар, бәхетле гаиләләрдә яңа буыннар туа башлаган.

    Без сугыш чоры балалары. Сугыштан җиңеп кайтучыларга, сугыш кырында башларын салып калганнарга, башыбызны җиргә кадәр иеп рәхмәт әйтеп дога кылырга тиеш. Сугыш чоры балалары  - без дә бик күп калмадык инде, ихтирамлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз!

    Сугыш кырында ятып калганнарның кабере бар, “Память” китабыннан укып беләбез. Ә күпме хәбәрсез калганнар... Бер гаиләдән өчәр баласын югалткан ата-аналар бар. Ә бит аларны әти-әниләре соңгы сулышларына кадәр көткәннәр, өметләрен өзмәгәннәр.  Көтүләре бушка узгач, бакыйлыкта очрашырбыз, дип күзләре йомылган.

    Хәбәрсез югалуның ачысын мин үзем дә беләм. Минеке сугышта югалучылар белән чагыштырганда тырнактагы ак тап чаклы гына булса да, барыбер бик авыр булды. Шулай булгач ул әти-әниләрнең, апа-абыйларның хәлен бик яхшы аңлыйм.

    ...1994 нче ел, 20 нче май. 24 яшьлек йөрәк маем, Рәшитем, хәзер кайтам дип 5 сәгать 30 минутта өйдән чыгып китеп юкка чыкты. Кайтмагач, кайнар күз яшьләремне түгеп ауный-ауный еладым. Улымны көннәр, төннәр, еллар, атналар, айлар көттем. Ишек шакысалар балам кайтты дип өметләнеп йөгереп килеп ишек ачтым. Ул булмагач диванга ятып ярсып еладым.

    Рәхмәт Әхмәтгалиемә, күземә генә карап торды, газаплануларымны аңлады, эчмәде, тартмады, начар сүзләр әйтмәде.

    Бәлки иртәгә, бәлки иртәгә дип 5 ел тула язды. Әлеге билгесезлектән газаплануга күңелемә килгән сүзләрне ярсый-ярсый, кайнар күз яшьләремне түгеп, көйгә салып мөнәҗәт әйтеп йөрдем.

    Балама 1,5 яшь  чагында бер мордва әбисе “Син балаңның исемен алыштыр, юкса, 20 яшендә югалтырсың”,-диде. Мин ышанмадым. Ә чынлыкта ул 20 яшендә авыртып башы эшләмәде.

    1999 нчы елның 14 нче апрелендә телефон шалтырады. Милициядән “бөтен ягы белән сезнең улыгызга ошаган, иртәгә опознаниега килегез,- диделәр. Красноярск өлкәсе, Емельяновский районында югалган елның 3 нче июнендә бер балыкчы баламның гәүдәсенә тап була. Баламны 1994 елның 15 нче июнендә Красноярскийның билгесезләр зиратына 2840 нчы кеше итеп күмгәннәр. 1999 елда шушы хәбәрдән соң күршедә бергә уйнап үскән Тазиева Санияне (Киселевск шәһәрендә яши) чакырдым, 40 көненә чаклы мине юатып торды, аңа Аллаһының рәхмәте яусын.

         Аллаһы Тәгаләнең яхшы кешеләре каберен эзләп, табып, казып алырга булыштылар, Эммануэль исемле профессор кәфенгә төреп үзебезнең мөселман зиратына күмәргә булышты. Рәшитем әлеге зиратка 4 нче кеше булып күмелде.

    27 ел үтүгә карамастан хәзер дә йөрәгем әрни, сызлый. Шулай да үземне иң бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки бәбкәмнең кабере бар. Аллаһка шөкер, каберенә барып чәчкәләр куеп, дога кыла алам. Ә баламны алып кайтырга булышкан Медицина институтының профессорларына күктәге йолдызлар санынча рәхмәт, уңышлар, бәхетләр телим. Авыр көннәремдә хәлемне белеп, кайгымны уртаклашучыларга хәзерге көндә дә рәхмәтлемен.

    Телимен барыгызга да

    Якты көннәр, айлы төннәр.

    Күрмәгез беркайчан балалар кайгысы,

    Картлык хәсрәте.

     

    Рәшит бәете.

    Кеше барда уйный-көләм,
    Кеше күңелләрен күрәм.
    Кеше хәлен кеше белми,
    Үз хәлемне үзем беләм.
    Рәшит улым, үсеп җиттең,
    Үсеп җиттең, чыгып киттең.
    Ишекләр шакылган саен
    Син кайттың дип өмет иттем.
    Егерменче майлар иде,
    Җәй чәчәкләрен өзмәдең.
    Кигән киемнәрең күрсәм,
    Өзелә шул үзәкләрем.
    Рәшит улым, бәбекәем,
    Уйнап, көлепләр йөрмәдең.
    Бәхетсез ана икәнмен,
    Туйларыңны күрмәдем.
    Эчкәйләрем бигрәк яна,
    Һәр минутың искә алам.
    Авыр сүзләр әйткән булсам,
    Рәнҗемәче, зинһар, балам.
    Бер кайгысыз кеше булмый
    Кайгы кайгыга охшамый.
    Минеке көчледер кебек,
    Кабере юк, күңелем ышанмый.
    Зинһар өчен, укыгызчы,
    Минем мөнәҗәтләремне.
    Ходай сезгә күрсәтмәсен,
    Минем хәсрәтләремне.
    Кеше хәлен кеше белми,
    Яна бәгырем, уты сүнми.
    Сабырлар бирсәнә, Аллам!
    Сабырлар бирсәнә, Аллам!

    Сайтка салучыларым , укучыларым, туганнарым, авылдашларым, хәлебезне белеп торучылар! Сезгә шатлыклы, бәхетле көннәр телим, тазалык белән яшәвегезне Аллаһыдан сорыйм.

    Фәния Латыпова (Каримова). Железногорск шәһәре, Красноярск өлкәсе. 2021, июнь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться