• Новости

    Туган конегез белэн, Фания апа!

    Туган көнегез белән, Фәния апа!

         31 июльдә Бәзәкә авылында туып үскән, бүгенге көндә Красноярск краеның Железногорск шәһәрендә яшәүче Бизяки.рф сайтының актив корреспонденты Фәния апа Латыйповага 82 яшь тула. Мин Фәния апа һәм аның тормыш иптәше Әхмәтгали абый белән 1997 елда Красноярск краеның татар авылларында татарча концертлар куеп йөргәндә таныштым. Безнең үзешчән коллективлар 300-350 километрдагы татар авылларына баралар иде. Безне анда Казан артистларын каршылаган кебек каршылап, соңыннан өстәл артына утыртып сыйлап, аралашып, кунак итеп һәм рәхмәтләр әйтеп озаталар иде. Шулай без бергәләп озак еллар дәвамында бөтен Красноярск краендагы татар авылларын концертлар белән йөреп чыктык. Фәния апа безнең коллективларның лидеры иде ул вакытта.

         Бүген дә Фәния апа шәһәребезнең ихтирамлы шәхесе: күп татар гаиләләре аңа дога укуын сорап, үлем-китемне озатуны оештыруда ярдәм сорап киләләр. Барысына да ул вакытын да, юату сүзләре дә таба, акыллы киңәшен дә бирә. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: Фәния апа Железногорскида мөселман зыяратын ачтыруга да зур өлеш керткән кеше. Шул ук вакытта Фәния апа бик тырыш хатын да булып кала. Быел Әхмәтгали абый авырып киткәч, Фәния апа  аны больницаларга кадәр барып тәрбия итеп, аякка бастырды.

         Июль аенда Фәния апа белән Әхмәтгали абыйның тагын бер зур бәйрәмнәре булды: 24 июльдә Әхмәтгали абый белән тормыш коруларына 45 ел тулды. Шушы еллар дәвамында алар бөтен шәһәргә үрнәк гаилә булып тордылар.

         Мин Фәния апа белән Әхмәтгали абыйларны зур бәйрәмнәре белән котлыйм, алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып озак бергә-бергә гомер итсеннәр! 

    Әлфия Ахтямова, Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2021 ел, 30 июль

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться