• Новости

    Гармунчы моны

    Гармунчы моңы

    Агидель сулары ага,

    Колач җәеп як якка.

    Гармун моңнары тарала,

    Тибрәлеп тирә якка.

    Яшь егетнең иңнәреннән,

    Тарала гармун моңы.

    Кызлар гармунга кушыла,

    Тибрәлә җыр шаукымы.

    Җәлләп тартма гармуныңны,

    Айлы җылы кичләрдә.

    Су өстендә дулкыннар,

    Тибрәлсен, уйна әйдә.

    Тигереп суга башларын,

    Җырларны тыңлый таллар.

    Агидель сулары буйлап,

    Тавышсыз ага саллар.

    Су өстенә төшкән ай да,

    Ага моңга кушылып.

    Яр буенда зифа таллар,

    Моңны көтәр сагынып.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, август

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться