• Новости

    Улемсез полкта яна исем. Махмутов Нуриахмат Махмут улы

    Үлемсез полкта яңа исем:

     Мәхмүтов Нуриәхмәт Хаҗи улы

         Бәзәкә авылының Үлемсез полкы тагын бер исем белән тулыланды. Архив документларында авылдашыбыз Мәхмүтов Хаҗи Мәхмүт улының олы абыйсы Мәхмүтов Нуриәхмәт Мәхмүт улы (1899 елда туган) табылды. Ул документларда Бондюгтан Ленин поселогыннан РККАга мобилизацияләнгән. Башта аны 1942 елның 30 январендә Казанга Татар военкоматы карамагына җибәреләсе списокка кертәләр, ләкин нигәдер аннан сызып ташлыйлар һәм икенче команда белән 1942 елның 4 февралендә Татвоенкоматка җибәрәләләр. Бондюг военкоматының журналында Нуриәхмәт абыйның сугыш алдыннан Бондюг химзаводында атчы (возчик гужевого транспорта) булып эшләве турында язылган. Документларда Нуриәхмәт абыйның туган җире итеп Бәзәкә авылы түгел, ә ул яшәгән Бондюгның Ленин поселогы күрсәтелгән. Бу сугыш вакытында писарьларның игътибары җитеп бетмәү нәтиҗәседер.

         Алга таба сезне Нуриәхмәт абыйның тормышы турында Әнисә апа Мәхмүтованың язмасы белән таныштырып үтәбез.

    Мәхмүтов Нуриәхмәт Мәхмүт улы.

    Безнең бабабыз Ибраһимов Мәхмүт гаиләсендә үзе, хатыны, өч улы, ике кызы булган. Егерменче еллар башындагы ачлык бик күп кешене алып киткән. Аның өстенә тиф, холера эпидимиясе өстәлгән. Шул эпидимия вакытында башта безнең әтинең энесе 18 яшьлек Мулламөхәммәт вафат булган. Төпчек улыннан авыру йоктырган Мәхмүт бабай да, 50 яшенә җитәр-җитмәс, якты дөнья белән хушлашкан. Бу гражданнар сугышы вакытына туры килгән. Безнең авыл аркылы да Колчак гаскәрләре Себер ягына таба чигенеп үткәннәр.

    Авыл аклар гаскәрләре кулына күчкәндә яше җиткән егетләрне алар үз отрядларына мобилизацияләгәннәр. Татар крестьяннарын аклар олаучылар итеп кенә кулланганнар. Авылдан арба-дирбияләре белән җигүле атларны алып киткәндә, аларны карар өчен ир-егетләрне дә алганнар, ә болары, җаен табып, качып китү ягын караганнар. Безнең Нуриәхмәт абыйны да аклар үзләре белән ат карарга алып киткәннәр, ләкин, үзе сөйләвенчә, Сарапулга җиткәнче үк, атына атланып, качып кайта алган. Әтиебез Кызыл Армияга эләккән. 1922 елның көзендә ул Бәзәкәгә әйләнеп кайтканда өйдә әнисе Шәмсекамал әби, абыйсы Нуриәхмәт, ике сеңлесе Нурдидә белән Минеһәдия һәм яшь җиңгәсе Фатиха каршы алганнар. Коллективизация башлангач, Нуриәхмәт абый хатыны белән Бондюгка барып урнашкан. Аннан аны 1942 елда сугышка алганнар. Аннан ул исән-сау кире кайту бәхетенә ирешкән.

    Нуриәхмәт абый минем хәтеремдә бик җор, шат күңелле, бер дә күңелсезлеккә бирешми торган кеше булып калган. Соңгы елларында ул хатыны белән Казанда торды. Безгә һәр елны кунакка кайтканнарын хәтерлим. Мин Казанга апаларга кунакка баргач, мине үзләренә алып китә иде. Алар Казанның Киров районында тордылар. Бала күңелле булгангамы, минем белән үзләре торган җирне күрсәтеп, таныштырып йөрергә ярата иде. Өйдә дә төрле уеннар табып, минем күңелне табарга тырышты. Мине, яратып, “кычыткан чыпчыгы” дип атады. Аның Наилә һәм Фәйрүзә исемле ике кызы бар иде. Наилә апа Свердловскийдан ерак түгел Ирбит шәһәрендә, ә Фәйрүзә апа Таҗикстанның Дүшәмбе шәһәрендә яшәделәр. Алар да еш кына Бәзәкәгә кунакка кайттылар. Фәйрүзә апаның ире Исмәгыйл абый үзенең саратский гармуны белән кайта иде. Шундый матур, җиңел итеп уйнап, безнең күңелләрне күтәрергә, кичләрен урамда гармунында уйнап, күрше-күләнгә концертлар куярга яратты.

     Нуриәхмәт абый узган гасырның 60-нчы еллары тирәсендә Дүшәмбе шәһәренә кызына кунакка барып кайтканнан соң кисәк кенә авырый башлады. Озак та тормый, үлеп тә китте, Казанда күмелде. Урыны оҗмахта булсын Нуриәхмәт абыйның.

     

               Мәхмүтова Әнисә Хаҗи кызы, Алабуга шәһәре, 2021 ел, август

     Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться