Сез булырсыз хәер-догада
“Картлар йорты”на бер анасын,
Китереп куйды газиз баласы.
Тәрәзәгә карап күз яшьләрен,
Тыялмады аның анасы.
“Балам”,-диде,- “син бит йөрәк пәрам,
Ник ташладың газиз әнкәңне?
Сине карап төннәр йокламадым,
Җил кермәсен, яптым пәрдәмне.”
Елый ана, елый өзгәләнеп,
Күз яшьләре тама битеннән.
Туган өен сагына, күршеләрен,
Газиз бала китми каршыннан.
Көтә ана йөрәкләре белән,
Күңеле аның һаман балада.
“Исән булса, килер”,-дия ана,
“Вакыты юктыр, эшли калада”.
Газиз әнкәйләрне яныгыздан,
Җибәрмәгез, авыр булса да.
Исән чакта хәер-фатихасын,
Алып калыйк якты дөньяда.
Кемнәрнеке “картлар йортлары”нда,
Соң түгел бит барып алырга.
Ана күңеле сезне гафу итәр,
Сез булырсыз хәер-догада.
Бакыйлыкка күчкән әнкәйләрдән
Гафу сорыйк, булса гаепләр.
Дога кылыйк күз яшьләре белән,
Раббым бирер безгә саваплар.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 25.08.2021