• Новости

    Туган яктан илхам алып. Илгиз Абдуллин

    Илгиз Абдуллин. Туган яктан илһам алып. 

    Әдәби сәхифәне дәвам итеп бүген талантлы якташыбыз, - 4 җыентык авторы, Егор Уткин премиясе лауреаты, 21 җыр авторы Илгиз Абдуллин иҗатын тәкъдим итәбез.

     

    Үзем турында сүзем

    Мин 1935 елның 18 мартында Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туганмын. Әтием – укытучы, Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Әнием – колхозчы.

    1945 елны Бондюг районы Тойгуҗа җидееллык мәктәбенең беренче классына укырга кердем. 1952 елда аны тәмамладым. 1955-1958 елларда Совет Армиясендә хезмәт иттем. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укып, бухгалтер-экономистлыкка диплом алдым. Хәзерге вакытта “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” берләшмәсендә автотранспорт цехында экономист булып эшлим.

    ...Шагыйрь булу теләге кечкенәдән башланды. Шулай бервакыт Һ.Такташ кичәсе булачагын ишеттем. Сәхнәдән бер-бер артлы 7 нче класс укучылары Такташ шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә мин, кайчан Такташ чыгар икән, дип көттем... Шул кичәдән соң, Такташ кебек шигырьләр язасым килде. Урамда 1 нче класс укытучысын очратып, укырга алуын сорадым. Ул елларда укырга йөрмәүчеләр дә күп иде. Бәлки, мин дә укымый калган булыр идем. Шигырь язуны бик күп тапкыр ташладым. Бик күп еллар гел күңелдән нәрсә булса да уйланып йөрдем.

    Син – шигырь язучы, дип ярдәм итәрдәй кешеләрне дә табуы бик кыен. Язган шигырьләремнең бер өлешен туплап, аларны әдәбият сөючеләргә тәкъдим итмәкче булам.

    Автор

     

    Шигърияткә

    Туган ягым кышларында

    Җылы нурлы карым син,

    Ап-ак карлы язларымда

    Чәчәк аткан талым син,

    Чәчәк аткан талым син Ак каенның бөресенә

    Зар-интизар җаным син.

     

    Сандугачка кодрәт биргән

    Алсуланган таңым син,

    Газапларда яшәсәм дә

    Минем белән калдың син,

    Күңелемнең чишмәсенә

    Моң гөлләрен салдың син.

     

    Туган туфрак

    Җәйнең ямьле, рәхәт чагы,

    Бәрәңгеләр чәчәк ата,

    Яшел үлән җыя-җыя

    Күрше әби өйгә кайта.

     

    Каш өстенә кулын куеп,

    Карый да, бер көлеп куя.

    Ак чәчәкле яулыгына

    Күбәләкләр килеп куна.

     

    ***

    Әйләнгәли йорт алдында –

    Ишегалды яшел чирәм.

    Бәбкәләрен җыя-җыя,

    Ул сөйләшә казлар белән.

    Тупыллары тып-тын гына

    Тора кебек аны тыңлап,

    Каралтылар тирәсендә

    Тавыклары йөри җырлап.

    Туган туфрак, изге нигез

    Мирас булып калган аңа,

    Авыл яме, тынычлыгы

    Дәва кебек,

    Рәхәт җанга.

     

    Синең белән

    Минем хыял – яшел болын,

    Чәчәкләнгән яшел үлән;

    Шул болыннан синең белән

    Берәр чәчәк өзсәң икән.

     

    Минем хыял – татлы чишмә,

    Сукмагында яшел чирәм;

    Тик бер генә шул сукмактан

    Бергә кайтсак иде, иркәм.

     

    Минем хыял – саф-саф инеш,

    Тал тирәкле яшел ярлар;

    Синең белән сөйләшкәнгә

    Шаһит булсын иде алар.

     

    Кушымта

    Җырларымда изге теләк,

    Өмет белән үткән юллар,

    Йөрәгемдә илһамланды

    Гомер буе садә моңнар.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться