• Новости

    Туган яктан илхам алып. Иван Алексеев

    Иван Алексеев. Туган яктан илһам алып


         Бондюг төбәгендә яшәүче талантлы якташларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итеп бүген сезнең игътибарга Иске Гришкин авылыннан Иван Константинович Алексеев иҗатын тәкъдим итәбез.


         Иван Константинович Алексеев Иске Гришкин авылында үрнәк, эш сөючән , тату Алексеевлар гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга аваз сала. Туган авылы урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач Минзәлә совхоз техникумына кереп зоотехник-оештыручы һөнәрен үзләштерә. 1980 елны хезмәт биографиясен данлыклы "Азин" совхозында зоотехник буларак башлап җибәрә. Белемгә омтылышы көчле бу егет читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын да тәмамлый, ученый-агроном дипломына ия була. 5 ел агроном булып бөтен көчен биреп, җаны-тәне белән тырышып эшли .  Илебездә үзгәрешләр башланганнан соң 20 ел гомерен балаларга биология фәнен укытуга багышлый. Бүгенге көндә Иван Константинович лаеклы ялда.
         Иван Алексеевның шигырьләр язуына ни сәбәпче булуын "Мин - табигать баласы" китабына үзе язган "Кереш сүз"не укып белик.

    Кереш сүз
    Минем туган җирем Татарстанның бик матур төбәге – Менделеев районының Иске Гришкин (Бигәш) авылы. Иҗат серләрен ачкан зур дөньяның зәңгәр күкләре, ямьле елга-инешләре, шифалы чишмәләре, мәһабәт урманнары, чәчәкле болын-тугайлары, былбыллы әрәмәләре, тургайлы басу-кырлары күңелемә илһам бирә. Шуңа да миңа алар сабый чактан ук бик кадерле. Әлеге сихри дөнья мине күңелемдә, чын мәгънәсендә, үземә генә хас тойгылар һәм серле тылсымнар белән гомерлеккә урын алган. Кабат андый кичерешләрне башка җирдә татыганым юк әле. Монда һәр нәрсә җанлы, назлы, үзгә, хәтта чишмәләрнең дә телләре, тирәкләрнең күзләре бар. Җанны иркәләп, йөгерек сулары нидер көйлиләр, яфраклары кыштырдашып бертуктаусыз нидер сөйлиләр.
    Менә шундый халәттә ничек инде шигырь язмый түзәргә?! Үзем үскән бишегем – шигърият, тормыш – үзе бер поэзия! Кайвакыт аңа шул күзлек аша карау гына да җитәдер кебек. Мин балачактан ук поэзияне яратам. Үзем дә шигырьләр язам, алар аша үземнең хис-кичерешләремне, табигатькә булган тойгыларымны, гомумән, тормышка карашымны башкалар күңеленә җиткерәсем килә.
    Алексеев И.К.

    Туган ягым
    Минем өчен иң зур бәхет –
    Гомер итү туган җиремдә.
    Кирәк булуыңны тоеп яшәү
    Шушы газиз җиргә синең дә

    Кояш чыгып, алсу таң атуын
    Каршы алу үзе ни тора!
    Туган туфрагыңда шатлык арта,
    Кайгы-сагышлар да онытыла.

    Күкрәк тутырып суласаң
    Туган якның һавасын –
    Тәнгә сихәт, җанга рәхәт,
    Чиксез шатлык аласың.

    Болындагы кошлар җыры
    Күңелне дәртләндерә.
    Саф, чиста чишмә сулары
    Тәнгә көч-куәт бирә.

    Кая барсам, сагынып кайтам –
    Гашыйк табигатенә.
    Менә тагын шигырь яздым
    Туган як хөрмәтенә.

    Сары көз

    Сары төсләр сагыш билгесеме,
    Алтын төсе – байлык төсеме?
    Сагыш катыш шушы көннәрнең
    Аталадыр көз дип исеме.

    Сары төсләр байлык төсе бит ул,
    Туклык төсе бит ул җирләрнең.
    Нәтиҗәсе, зур шатлыгы бит ул
    Игенчеләр түккән тирләрнең.

    Сузып моңлы җырларын
    Кошлар китә җылы якка.
    Җәйнең хушлашу сагышы
    Һәрбер сары яфракта.

    Әһ, табигать, түз син, моңсуланма,
    Кышлар үтеп тагын яз җитәр.
    Иңнәреңә төшкән бу сагышны
    Сизмәссең дә әле, тиз үтәр.

    Мин –табигать баласы.

    Мин баласы шушы газизләрнең,
    Туып-үсеп шунда яшимен.
    Анам биргән күкрәк сөте белән,
    Күңелем белән аңа бәйлемен.

    Юк, мин көтмим өмет итеп,
    Кемдер бирер диеп бәхетне.
    Көч-куәтем җигеп, тирем түгеп,
    Мин ясармын үзем тәхетне.

    Абынмасам иде йөргән юлларымда –
    Миндә бары шул теләк.
    Гомер итсәм иде шушы җирдә
    Кешелеккә кылып игелек.

    Торган җирем шундый якын миңа,
    Матур чәчәк тулы болыннар.
    Мин гашыйк шушы гүзәл җиргә –
    Сез белегез шуны, туганнар!

    Әнием истәлегенә

    Балачак эзләремә басып,
    Туган нигеземә юл тоттым.
    Сөекле анам. Газиз туган йортым,
    Һич онытмыйм сезне, онытмыйм.

    Туган якка якынлашкан саен,
    Әнием кулын куеп кашына:
    “Нихәл, улым? Син икәнсең,” – диеп
    Чыгар төсле минем каршыма.

    Әйтергә дип килдем бүген сиңа
    Рәхмәтемнең иң-иң олысын.
    Мин һаман да тоям үземдә
    Кулларыңның назын, җылысын.

    Рәхмәтемне үзең исән чакта
    Белмим, нигә әйтә алмадым.
    Кичер мине, әнием! Тыныч йокла, -
    Әллә ничек вакыт тапмадым.

    Бик сагындым уйчан күзләреңне –
    Алар минем өчен бер генә.
    Еллар узып, үзем ата булгач,
    Төшендем мин алар серенә.

    Соңга калган тәүге хисләремне
    Җиткерәмен бүген күңелемнән.
    Шушы сиңа рәхмәтем булсын
    Үзең үстергән газиз улыңнан.


    Гармун

    Әй, син, гармун, минем күңелемне
    Үзгәртәсең ничә төрлегә:
    Я канатлар куеп очырасың,
    Я сагышка кабат төрәсең.

    Мин һаман да әле бер хыялый,
    Үзгәртсә дә еллар агышы;
    Һаман да бит йөрәк җилкенә
    Ишетелсә гармун тавышы.

    Бәйрәмнәрдә дәртле көйләреңә
    Сикереп –сикереп килә биисе.
    Айлы төндә моңлы көйләреңә
    Онытылып килә үксисе.

    Әй, син, гармун! Көмеш чыңнарыңа
    Кемнең генә күңеле ашкынмый;
    Үзәк өзгеч моңлы көйләреңә
    Кемнәр түзсен кушылып җырламый.

    Әй, кешеләр, онытмыйк без
    Гармунның көмеш чыңын:
    Ерак чорлар аша килгән
    Ул бит халкыбыз моңы.

    Сөйгәнемә

    Ничек узар иде гомер, белмим,
    Юлым сиңа туры килмәсә.
    Еллар буе синең сабыр җаның
    Наз җылысы миңа бирмәсә.

    Тормышымның якты киләчәген
    Синең белән бергә күрәмен.
    Бу дөньяда синең һәрвакытта
    Мине сөясеңне беләмен.

    Синең әйткән назлы сүзләрең
    Кайгы-сагышларны эретә.
    Күзләреңнән күзләремне алмый
    Карап торыр идем гомергә.

    Бу дөньяда бары сиңа гына
    Урын булыр йөрәк түремдә.
    Яшәү безгә тагын бирелсә,
    Сине сайлар идем гомергә.

    Син булганга ямьле көннәрем,
    Син булганга якты төннәрем.
    Кирәк түгел миңа алтын тәхет,
    Шундый дустым булуы зур бәхет.

    Рәхмәт, һәрчак аңлаганың өчен
    Караш ташлау белән күземә.
    Бары яхшылыклар гына булып
    Игелегең кайтсын үзеңә.

    Материалны әзерләүдә ярдәм күрсәткән Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Галина Ильиничнага зур рәхмәтем!

     

                                                                              Ф.З.Башарова

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться