• Новости

    Алтын туегыз белэн

                             А Л Т Ы Н    Т У Е Г Ы З    Б Е Л Ә Н,   Д У С Л А Р Ы М !

                    Венера белән сабакташым Мансурның бергә тормыш итә башлауларына ярты гасыр үтеп тә киткән. Үткән гомер... Бу бит бер олы кеше тормышы дигән сүз.

                Истәлекләр еракларга алып китте. Башлангыч классны бетереп, яраткан укытучыбыз Әминә апа канаты астыннан тау башындагы зур мәктәпкә укырга киттек. Без хәзер бик зур инде, имеш. Безне класс җитәкчебез Фәйзелхак абый каршы алды, без укыйсы класс бүлмәсе һәм мәктәп белән таныштырды. Шулай, мәктәп тормышына кереп киттек дигәндә, бер яңалыкка тап булдык. Бер көнне дәрескә килүгә безне Фәйзелхак абый җыеп алды да, безнең класста яңа укучы укыячагын, аның белән дус яшәргә, кыерсытмаска кирәклеген аңлатты һәм аны бүлмәгә чакырды. Аксыл чәчле, түгәрәк битле, бик чиста, пөхтә киенгән, мәктәп формасы кигән матур, оялчан бер малай килеп керде.  Фәйзелхак абый: “Бу малайның исеме Мансур, ул бик ерактан кайткан, сезнең белән укыячак, - диде. – Кем аның белән утыра?” – дип тә өстәде. Аның шулай дип соравы булды, күбебез, ояла-ояла булса да хәтта кызлар да: “Мин, мин...”- дип дәррәү кычкырып җибәрдек. Алар югары очта торалар икән, шуңа күрә шунда торучы малайларны сайлады. Ул русча укыган, шуңа күрәдер инде, аның сөйләшүе дә икенче төрле, матур иде.

     Менә шулай Мансур белән таныштык.  Аның бала чагы бик авыр булды. Балалык рәхәте бик эләкмәде аңа. Алардан ерак түгел торган кызларның аның тормышы турында сөйләгәннәре әле дә булса исемдә.  Мансурның әнисе иртәнге сәгать дүрттә – биштә эшкә китә, ә бу кечкенә малайның эше башлана: мал-туар карау, өйне, абзарны җыештыру, су ташу, ашарга пешерү, һ.б., һ.б. “Ул ипине дә үзе пешерә”,- дип тә өстәделәр.Аның өстенә ул бит әле 4 – 5 билгеләренә генә укый иде. Моңарчы андый эшләрне күрмәгән балага бик авыр бугандыр инде, билгеле. Аның тынычлыгына, сабырлыгына, әнисенә карата йомшак мөнәсәбәтенә исем китә иде.  Шул вакыттан ук мин аны ихтирам итә башладым. Һәм бүгенге көнгәчә минем аңа карата аеры җылы хисләрем сакланып калды. Шулай, ел артыннан ел узды.

    70-елларда комсомол туйлары модага кереп китте. 1971-елда мин институт бетереп Бәзәкәгә укытырга кайттым. Мансур мине үзләренең туена чакырды. “Колхоз комсомол туе үткәрергә булды, аны яңа клубта уздырабыз,”- диде. Бу минем өчен генә түге, башкалар өчен дә зур яңалык булды. Бәзәкәдә бүтән андый туйның булганын хәтерләмим. Миннән башка тагын берничә классташны да чакырган иде ул. Бик шәп итеп туйны уздырып җибәрдек. Эх, яшьлек, яшьлек… Кайда микән ул иң матур, иң җүләр чаклар?

    Венера белән туйда гына таныштык. Ул һәрвакыт ачык йөзле, кайчан карама гел эштә, күрешкәндә хәлләр сорашмыйча, озак итеп сөйләшмичә калмыйбыз. Ярты гасыр аз тормыш түгел. Төрле авырлыклар кичүе, сикәлтәле юлларны абынмыйча үтүе, гаиләне таратмыйча матур итеп 50 ел яшәве җиңел булмагандыр. Бер кыз, бер малай үстерделәр алар. Мансур әнә матур-матур шигырьләр дә яза. Картайдык, авырулар да көтеп кенә тора. Шулай булса да яшик әле, күңел картаймыйча гел җырлап торсын. Тормышлар хәзер аллага шөкер, яшәргә дә яшәргә генә.

    Дусларым, Мансур һәм Венера! Сәламәт булып, тагын яшәргә, сезнең белән күрешеп торырга язсын. Балаларыгызның ярдәмен тоеп яшәгез. Мин сезне бик хөрмәт итәм.

                                                  Махмутова Әнисә, Алабуга шәһәре, 8 октябрь 2021 ел. 









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться