• Новости

    Козге уйлар

    Көзге уйлар.

    Төрле төстә агач яфраклары,

    Алар көз җиткәнне белдерә.

    Коне буе яңгыр явып үтә,

    Җилләре дә үзәк өздерә.

    Урам буйлап тезелеп юкә үсә,

    Алар иде ап-ак чәчәктән.

    Сизелми дә калды көз җиткәне,

    Инде хәзер сары күлмәктән.

    Тәрәз каршымда кара урман,

    Нарат, чыршы һәрчак яшелдән.

    Калганнары көзнең явын алып

    Төрле матур төскә күмелгән.

    Җәй буена усак яфраклары,

    Хәер-дога кылып селкенә.

    Бүген инде кызгылт төскә керде,

    Саубуллашкан кебек тоела.

    Яшел килеш нарат белән чыршы,

    Һаман күккә таба үрелер.

    Каен, усак, юкә яфраклары,

    Келәм булып җиргә сибелер.

    Бәзәкә әрәмәмне искә алып,

    Сагышланам көзгә кергәндә.

    Чиләгемә сары яфрак тула

    Баланнарын җыеп йөргәндә.

    Яңгыр кебек сары яфрак ява,

    Урам тулган иде чәчәккә.

    Вакыт шулай бик тиз үтеп китте,

    Чөнки яшибез бит рәхәттә.

    Сизелми дә калды – җәйләр үтте.

    Үтеп китәр тиздән көзе дә.

    Аллаһымнан тазалыклар сорыйм,

    Язсын иде тагын күрергә!

     

    Фәния Латыпова (Каримова), Красноярск крае, Железногорск шәһәре. 2021 ел, октябрь

    Бу язманы әзерләп бирүче Гөлнәзирә Хромшинага зур рәхмәт!

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться