• Новости

    Туган тел – кыйммэтле мирас

    Туган тел – кыйммәтле мирас.

         Бәзәкә китапханәсендә урта мәктәп белән берлектә, 1-нче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру өчен “Туган тел – кыйммәтле мирас” дип  аталган әдәби сәяхәт үткәрелде.

         Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Аны балага  әнисе бирә, ул -ананың балага иң зур бүләге. Туган телебез- татар теле, аның көче, матурлыгы, байлыгы; телебезне буыннар чылбыры аша безнең көннәргә китереп җиткергән халык авыз иҗаты, милли бәйрәмнәребез, күп гасырлык бай тарихыбыз турында   китапханәче “Туган тел – кыйммәтле мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша  җиткерде балаларга. Татар һәм рус халык әкиятләре буенча үткәрелгән  викторинада балалар теләп катнаштылар, бердәм һәм дөрес җавап бирделәр.

         Аннары китапханәче катнашучыларга көндәлекнең нинди әһәмияткә ия булуы һәм ни өчен кирәклеген аңлатып үтте,  куллану турында белешмә бирде. “Укучының мәдәни көндәлеге” балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, аларны рухи яктан баету, укучыда аралашу күнекмәләрен булдыру, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрварлык хисе тәрбияләү максатын күздә тота.

         Чара соңында балаларга кызыклы, мавыктыргыч әдәбият урын алган “Әйдәгез, танышыйк!” дигән китап киштәсендәге китаплар тәкъдим ителде.

     

                                                         Фәния Башарова, 2021 ел, октябрь

    библиотека

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться