• Новости

    Альта Махмутованын мирасы. Тэрбия

    МӘХМҮТОВА     АЛЬТА   АПАНЫҢ   МИРАСЫ.

    Альта апаның безне калдырып киткәненә ярты елдан артык вакыт та үтеп китте. Менә аның язмаларын карап утырам. Күпме белем, күпме акыллы эшләр... Аларны кызыксынган кешеләргә җиткерәсе килә. Бәлки, укып, аның авторын яхшы сүз белән искә алырсыз.

    Бу язмамны Альта апа Казанда әзерләгән Риза Фәхреддин “милләт аналарын” тәрбияләү хакында” чыгышына таянып яздым. 

     

                                   Т Ә Р Б И Я

    ХIХ гасыр азагы — ХХ гасыр башы – татар иҗтимагый тормышында халыкның тарихи юлына яңача карау, күп кенә гадәт-карашларга яңа бәя бирү омтылышы үскән, “яңа кеше” тәрбияләүгә зур игътибар бирә башлаган чор.

    Бу процессның бер тармагы булып татар җәмгыятендә хатын-кызлар хәленә карата яңа караш барлыкка килү дә тора. Мисал итеп мөдәррис һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) әсәрләренә игътибар итәргә була. Ул хатын-кыз хокукларын беренчеләрдән булып яклап чыккан шәхес. XIX гасыр ахырында Р. Фәхреддин мөселман (татар) җәмгыятендәге тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышланган зур күләмле “Гыйльме әхлак” исемле хезмәтенең аерым кисәкләрен бастыра башлаган: “Китабел-игътибар” (1888), “Тәрбияле бала” (1889), “Тәрбияле ана” (1898), “Тәрбияле ата” (1898), “Тәрбияле хатын” (1899), “Шәкертлек адабе (Шәкертлек кагыйдәләре)” (1899), “Адабе тәгълим (Укыту кагыйдәләре)” (1902), “Гаилә” (1902), “Нәсыйхәт”, 1-3 кисәкләр (1903) һ.б. Бу китапчыкларның һәрберсендә әхлакый-тәрбияви проблемалар куелуы исемнәреннән үк күренә.

     Р. Фәхреддиннең хатын-кызны тәрбияләү турындагы язмасын, Альта апаның аңлатмасыннан чыгып, фәнни телдән гади телгә күчереп, аның эшләреннән күчермәләр алып, үземне борчыган уй-фикерләремне сайтны укучыларга җиткерәсем килде.

    Исламның төп чыганаклары булган Корьән һәм хәдисләргә мөрәҗәгать итеп, Р. Фәхреддин “хатын-кызлар ирләр кебек үк кеше хокукларына ия” дигән тезисны заманы өчен бик кыю рәвештә нигезләргә алынган. Тәрбия-әхлак мәсьәләләрен һәм, аларга бәйле рәвештә, хатын-кыз мәсьәләсен чишү юлларын эзләгәндә, кешеләргә Аллаһ биргән табигый хокукларына таянып эш итәргә кирәк дигән фикердә торган галим. Хатын-кызның “чәче озын, гакылы кыска” кебек гыйбарәләрне кулланып яшәгән җәмгыятьтә хатын-кыз мәсьәләсен кую үзе үк бик тәвәккәл адым буларак кабул ителә.

    Татар җәмгыятендә дөньяга яңа карашлар булдыру өчен бөтен җаны-тәне белән тырышучы галим камил шәхес тәрбияләүнең төп максаты булып гүзәл холык вә яхшы тәрбия тора дип аңлата. “Гүзәл тәрбия кылыр өчен мәктәп, гаилә, җәмгыять исемле өч төрле дәрес үтәргә мәҗбүрләр”,- ди ул. Әгәр дә бу дәресләрдән яхшыларын сайлый алсалар, шул нисбәттә тәрбияләре яхшы булыр, әгәр дә кайберләре бөтенләй бозык булса, шул нисбәттә тәрбияләре дә бозык булыр. “Тәрбиясе бозык кеше, табигый, бәхет вә сәгадәткә ирешә алмас”, - дип күрсәткән ул.

    Тәрбия эшенең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы икәнен галим “Адабе тәгълим” әсәрендә  түбәндәгечә тасвирлаган: “Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Сабанчы вә бакчачылар орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында ук тәрбия итү тиештер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”.

    Тәрбия, беренче чиратта, гаиләдә бирелә. “Гаилә - кечкенә бер дәүләт кебидер”, - дип билгеләгән Р. Фәхреддин. Гаиләдәге тәртип һәм тәрбия –  “гаилә башлыгы булган хатын вазифасыдыр”,- дип тә өстәгән. “Бала тәрбияләү – ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы”, - дип күрсәткән Риза-казый.  “Халыкның яхшы вә усал булуларында күп вакытта аналарның катышы буладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына түгел, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана буладыр, - дип ассызыклаган ул “Тәрбияле ана” әсәрендә. – Аналарның хезмәтләре иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер”. Шулай булгач, ана булачак кызларның үзләрен тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар кирәк дигән фикердә торган галим.

    1899 елда Р. Фәхреддин үзенең беренче “хикаят”ен – “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле әсәрен дә бастырып чыгарган. Әсәрнең бөтен эчтәлеге – хатын-кызлар да ирләрдән ким түгел, аларга бары тиешле тәрбия һәм яхшы белем генә җитми дигән фикергә нигезләнгән. Исеменнән үк күренгәнчә, әсәрнең төп каһарманы – хатын-кыз. Иранлы сәүдәгәр кызы Сәлимә - чибәр, акыллы, белемле туташ, туган теле булган фарсины гына түгел, гарәб, француз, инглиз телләрен дә камил үзләштергән, дөнья тарихы һәм мәдәниятыннан да яхшы хәбәрдар, икътисад һәм сәүдә эшләре белән дә тирәнтен таныш. Ул әтисе вафатыннан соң калган бай мал-мирас белән дә уңышлы идарә итә.

    Сәлимә - күркәм холыклы, итагатьле, гадел һәм гыйффәтле, кечкенәдән яхшы тәрбия алган шәхес. Бу гүзәл зат тирә-юньгә нур, игелеклелек, чисталык-сафлык тарата кебек. Чорының тормышны яңарта алырлык актив мәгърифәт идеалын гәүдәләндергән Сәлимә туташның киләчәктә абруйлы милләт анасы булачагында һич тә шик юк. Сәлимәне шулай идеальләштереп, Р. Фәхреддин кызларга үрнәк күрсәткән, укучыларының (бигрәк тә, хатын-кызларның) игътибарын белем алу, мәгърифәтнең зарурилыгына юнәлтергә тырышкан.

    Яшьләр Сәлимә дәрәҗәсендә белемле булсын өчен татарларда борынгыдан яшәп килгән укыту-тәрбия системасын тамырдан үзгәртергә кирәк дип санаган Р. Фәхреддин. “Дөнья тормышы өчен дин белән дөнья гыйлемен белергә кирәк, гыйлем белән күркәм холык кирәк - боларны бер-берсеннән аеру дөрес булмас”, - дип күрсәткән ул. Милләт алга китсен өчен, аның якты киләчәге өчен, беренче чиратта, яшь буынга нигезле белем һәм яхшы һөнәрләр бирергә кирәк дигән фикерне куәтләгән автор. “Русча яхшы белмәгәндә боларны мәйданга кую мөмкин түгеллеге шөбһәсез”, - дип тә ассызыклаган галим. Шулай күләме ягыннан бик зур булмаган әсәрдә язучы чорының иң мөһим мәсьәләләрен куя алган: укыту-тәрбия системасын яңа калыпларга салу, хатын-кызга мөнәсәбәтне үзгәртү һ.б. – бу үзгәрешләр барысы да халыкка хезмәт итүне күздә тотып эшләнергә тиеш булган.

    1903 елда Оренбургта басылып чыккан “Әсма яки гамәл вә җәза” исемле икенче әдәби әсәренең үзәгенә дә Р. Фәхреддин тәрбия һәм әхлак проблемаларын күтәргән. Гаиләне кечкенә бер дәүләт белән чагыштырган. Бу әсәрендә автор, Әсманы төрле ситуацияләргә куеп, аның тормышы үрнәгендә тәрбиянең төрле булуына укучының игътибарын юнәлткән, аларны укучы йөрәгенә барып җитәрлек итеп тасвирлаган. Яңа кеше тәрбияләү проблемасын Р. Фәхреддин хыялында туган мөселман ятим балалары өчен махсус салдырылган ятимханә (приют для сирот) аша тасвирлаган. Ир һәм кыз балалар өчен аерым бүлекләрдән торган бу ятимханә камил белем, күркәм әхлакый тәрбия белән бергә гамәли һөнәр дә бирә икән. Мондый мохиттә тәрбияләнгән яшь буын киләчәктә милләтнең асыл ул-кызлары булып җитешәчәгендә һич бер шиккә дә урын калдырмаган мәгърифәтче.

    Милләтне яңа дәвергә алып керәчәк буыннарны  тәрбияләү аерым шәхесне укытудан күпкә өстен булып чыга. Мәктәп тәрбиясен, яшьләргә төпле һәм нәтиҗәле белем бирүне Р.Фәхреддин хәлиткеч көч итеп сурәтләгән, аны җәмгыять алдында торган иҗтимагый бурыч буларак кабул итәргә өндәгән.

    Р.Фәхреддиннең 1903 елда басылып чыккан тагын бер хезмәте – “Мәшһүр хатыннар” – аеруча әһәмияткә ия. Ул мөселман дөньясында киң таралган традицион биобиблиографик әсәрләргә карый һәм галимнең танылган “Асар”ының дәвамы буларак кабул ителә ала. “Асар”ның беренче өлешендәге кереш сүзендә билгеләнгән максат – “гасырлар арасында үлчәү, чагыштыру, үрнәк йөртеп, зиһеннәрне кузгатмак һәм аң уятмак” – бу әсәренең дә максаты булып кала, чөнки – “әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кешеләрне оныткан кавем – яклаучысыз, әдәбияты булмаган милләт – рухсыз” була ди ул.

    “Мәшһүр хатыннар”га Р. Фәхреддин биргән аңлатма – “Ислам әсәрләрендә вә әһле исламга күпме хезмәт күрсәткән хатыннарның тәрҗемәи хәлләре бәян ителгән бер китаптыр. Кызым Зәйнәп өчен яздым”. Мондый китапларны уку бик җиңел булмас, - дип кисәткән галим. Алар вакыт уздыру өчен генә укылырга тиеш түгел. Ул очракта алардан бер файда да булмас иде. Мондый китапларны аңлап, туктый-туктый укырга кирәк, чөнки аларның нигезен үгет-нәсыйхәт тәшкил итә: укучы, китапта бирелгән биографияләр белән танышып, үрнәк, яки, яман кешенең тәрҗемәи хәле бирелгән очракта, гыйбрәт алып, тәҗрибә тупларга тиеш.

      Тәрбия турындагы сорауга җавап эзләгәндә заманны гаепләү дә, хәзинә-байлык юклыкны, фәкыйрьлекне сәбәп итеп күрсәтү дә “иң бөек ялган вә гаепләү һәм фәкать яла ягуга кайтып калыр”, - дип ассызыклаган ул.

    Милләтнең якты киләчәгенә, аның яшьләренә ышануын галим “Мәшһүр хатыннар”ның “Хатимә”сендә (эпилогында) белдергән. Аның фикеренчә, өлкәннәр 25-30 елда үткән юлны яшьләр 5-6 елда үтәчәкләр, милләт шулай бик тиз алга китәчәк. Татар тормышын яңартуда төп адымнарның берсе итеп мәгърифәтче хатын-кызга мөнәсәбәтне үзгәртүдә күргән. “Хатыннар хөрмәтле булсалар вә кагыйдә белән тәрбия кылсалар, һәр төрле  гыйлемнәрне өйрәнерләр”, - дип дәлилләгән Р. Фәхреддин бу фикерен. Хатын-кызга тирән белем, яхшы тәрбия бирү кирәклеген җәмгыятькә аңлату бик авыр эш икәнен дә кисәткән галим, чөнки, дигән ул, моның өчен халык арасында яшәп килгән стереотипларны үзгәртергә, дөньяга яңача караш тәрбияләргә кирәк.

    Шулай итеп, Р. Фәхреддин хатын-кызның балаларны тәрбияләүдәге ролен, ә алар тарафыннан тәрбияләнгән улларның һәм кызларның кылган эше тормышның никадәрле алга китүенә бәйле булуын үзенең әсәрләрендә бик ачык итеп аңлаткан. Аның ил алдына куйган бурычлары бүген дә бик актуаль булып кала. Башта хатын-кызны тәрбияләргә кирәк, ә аннан соң ул үз чиратында үзенең балаларын да тәрбияли. Ә бу илнең киләчәге.

    Дөрестән дә, бүгенге хатын-кызларга карыйсың да, исең китә: 100 ел элек галим киләчәк турында күрәзәче кебек язган. Кешене тәрбияләү авыр да, җиңел дә. Тәрбия үзеннән үзе бара кебек. Барлык тирә-юнь тәэсирендә кече яшьтән үк формалаша. Беркем дә: “Менә болай тәрбияләргә кирәк, менә тегеләй тәэсир итәргә кирәк”,- дип уйлап утырмый бит инде. Һәр кеше үзенең бар торышы белән - яхшымы ул, начармы - үрнәк булып тора. Иң элек балаларның ничек үсүе гаиләдән килә. Ата-ана нинди, бала да шундый. Кайбер чакта уйлыйсың: “Ата-анасы да, гаиләләре дә менә дигән, ни өчен бала шундый булып үсә?” Димәк, кайдадыр ниндидер проблема бар бу гаиләдә. Аннары бала тәрбияне мәктәптә, урамда ала. Күзәткәнегез бармы: телевизордан күрсәткән топ-шоуларның байтагына татар-башкорт милләтеннән булган хатын-кызлар килә, анда аларның тормыштагы хәлен күрсәтәләр. Алар күбесенчә исерек, таушалган йөзле. Өйләрендәге шакшылык, пычыракка шаккатасың. Ә балалары нинди хәлдә... Бездә хөкүмәтне гаепләргә яраталар. Ул өйне, балаларны чиста тотарга кем тиеш соң? Аларга яңа өй бирсәң дә эчеп, таратып бетерәчәкләр. Балаларын кемнән тапканнарын да белмиләр. Оялмыйча, кемнән кемне тудырганнарын тикшеререгә телевидениега киләләр. Аларга балалары да кирәкми бит, балаларга бирелә торган пособие гына кирәк. Шуларга карыйсың да, кызарып, борчылып утырасың. Ничек безнең халык, бигрәк тә хатын-кыз шундый хәлгә җиткән? Карарга, тыңларга оят. Милләтне кимсетәләр бит алар. Моңа, Р. Фәхреддин әйткәнчә, хәерчелек тә, акча җитмәү дә сәбәп түгел. Авыр тормышта торып та үз йөзен, үз юлын югалтмаган хатын-кызларыбыз күп безнең. Бу нәрсәдән килә соң? Демократия дибез. Кем ничек аңлый бит бу сүзне! Русча итеп әйтсәк: демократияне распущенность, вседозволенность дигән сүз белән тәнгәл китерергә ярамый бит инде. Болар барысы да тәрбиягә бәйләнгән дип уйлыйм мин. Р. Фәхреддиннең барлык язмалары да 100 ел элек язылган булсалар да бүген дә актуаль. Әгәр галим үзе бу хәлләрне күрсә, нәрсә дияр иде микән?!

     

                                                      Мәхмүтова Әнисә. 2021 ел, ноябрь

    знаменитости

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться