• Новости

    Китап аша табигать доньясына

    Китап аша табигать дөньясына 

    Бәзәкә китапханәчесе Ф.Бәшәрова “Ләйсән” балалар бакчасында нәниләрнең табигать турында белемнәрен арттыру максатында  “Китап аша табигать дөньясына” дигән китап күргәзмәсе-әңгәмә уздырды. Китапханәче балаларны табигать фәне  турындагы китаплар белән беррәттән матур әдәбият  белән дә таныштырды. Көн белән төн алмашуы, ел фасыллары, явым-төшем, табигать күренешләре  турында сөйләшкәннән соң балалар рус язучысы И.Соколов-Микитовның “Урманда” дигән китабыннан керпеләр тормышы турында хикәя  тыңладылар, “Кошлар” һәм “Агачлар”  дигән альбом белән таныштылар. Балалар кызыксынып тыңлау һәм актив катнашу нәтиҗәсендә әңгәмә кызыклы үтте.

    (ноябрь 2021 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться