• Новости

    Кыш бабай

    Кыш бабай

    Кар бураннары уйната,
    Ак сакаллы Кыш бабай.
    Кар өстендә шуа, ауный,
    Яратып малай-шалай.
    Тәрәзәнең пыяласын,
    Челтәрли бизәкләргә.
    Алар бигрәк инде охшаш,
    Күктәге йолдызларга.
    Сызгыртып үтә басудан,
    Кагыла болыннарга.
    Агачларны ап-ак тунга,
    Кидерә урманнарда.
    Юлларны күмә карларга,
    Тигезли чокырларны.
    Чеметә колак-борынны,
    Иркәләп балаларны.
    Кар бураннары туздыра,
    Селкетеп тун җиңнәрен.
    Елгаларга нык күперләр,
    Сала суык төннәрен.
    Җил белән бергә сызгыртып,
    Чакыра ул Кар кызын.
    Адашыр карлы урманда,
    Үз янымда бул, кызым.
    Утырып җитез атларга,
    Әйләнәләр бар җирне.
    Яңа елда кунакка кил,
    Көтеп алабыз Сезне!

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, декабрь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться