• Новости

    Летопись Сталинградской битвы

       Сталинград сугышы елъязмасы

         2 февральдә Бөек Ватан сугышында Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 79 ел тула. Шул уңайдан  Бәзәкә китапханәсе урта мәктәп белән берлектә  7-8 сыйныф укучылары өчен “Сталинград сугышы елъязмасы” дигән телдән журнал -презентация үткәрде.

          Бөек Ватан сугышында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам, һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана.

         Чарада укучыларга генерал В.Чуйков җитәкләгән 62-нче армия, 59 көн буе Павлов йорты өчен барган канлы көрәш, аерым совет солдатларының каһарманлыгы, “яланаяклы гарнизон” малайларының батырлыгы, шул сугышта катнашкан авылдашыбыз Баһаутдинов Касыйм турында сөйләнде. 

    Баһаудинов Касыйм абый сугышка алынганда аңа 40 яшь була. Сугышка кадәр колхозда шофер булып эшләгән авылдашыбыз монда да  машина йөртә, мәкерле дошман ыжгырып ташланган шәһәргә сугыш кирәк-яраклары ташый. Бик күп йөк төягән аның автомашинасы, миналар һәм снарядлар шартлавы астында,чокырларны читләтеп үтә-үтә һәрвакыт частька кайта. Дошманның алтынчы армиясе чолганып алу аның сугышчан юлында иң истәлекле көннәрнең берсе була. Менә Җиңү бәйрәме. Мәскәүдә геройларны тәбриклиләр. Йөк машинасы рулендә Касыйм Баһаветдин улы. Сугыш юллары белән ул Германиягә барып җитә. Прагада, Будапештта һәм башка шәһәрләрдә була. Курку белмәс батыр сугышчы шоферның күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены, “За отвагу” һәм “За боевые заслуги” медальләре бизи. Касыйм Баһаветдин улына тапшырылган котлау грамотасына маршал Иван Конев үзе кул куя.

         Батырлык онытылмый. Сталинград сугышы каһарманнары батырлыгы балаларыбыз, оныкларыбыз хәтерләрендә яңарып, буыннан-буынга күчә барсын.

     

                     Фәния Бәшәрова (февраль 2022 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться