• Новости

    Ватан сакчыларына дан

    Ватан сакчыларына дан!

         23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан  Бәзәкә китапханәсендә “Защитникам Отечества – Слава”  (Ватан сакчыларына дан!) дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм  күзәтү үткәрелде.

     Китапханәче Ф.Бәшәрова  күргәмәгә куелган китаплар  аша бу бәйрәмнең әһәмияте, данлы Совет армиясенең үткәне, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән маршал Жуков һәм башка хәрби җитәкчеләр,  буйсынмас патриот-шагыйрь М.Җәлил, Җиңү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән  тыл хезмәтчәннәре, Әфган, Чечен сугышы ветераннары  турында сөйләде. Кече һәм урта яшьтәге балаларга патриотик рухтагы әдәбият укырга тәкъдим итте.

    Күргәзмәдә урын алган - авылдашыбыз, Балтыйк хәрби-диңгез флоты матросы,  старшина I-cтатьи запаса Халит Башаровның дембель альбомы, Төньяк флоты 58 нче отдельная рота охраны матросы  Рөстәм Шаймухаметовның хәрби формасы укучыларда зур кызыксыну уятты.

     (22 февраль 2022 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться